【タタール語ニュース】東京外大でバシキール語とチュヴァシ語の講座が開講される

Токио университетында башкорт һәм чуаш телләре курслары оештырыла



2022年7月6日付 Азатлык радиосы


Моңарчы Токио чит телләр университетында татар теле дәресләре дә оештырылды, алар шулай ук дәвам итә.

これまで東京外国語大学ではタタール語の授業も行われており、それも継続している。


Токио чит телләр университетында (TUFS) бу җәйдә башкорт һәм чуаш телләре кыска курслары оештырылачак. Алар онлайн рәвештә Open Academy платформасы белән оештырыла. Бу хакта Азатлыкка әлеге курслар укытучысы Юто Хишияма хәбәр итте.

東京外国語大学ではこの夏、バシキール語とチュヴァシ語の短期講座が、オープンアカデミーのオンライン講座として行われる。これについて、講座を担当する菱山さんが我々に伝えた。


— Мин бу университетта татар телен 2021 елның апрель аеннан бирле укытам. Быел башкорт һәм чуаш телләрен дә укыту теләге туды. Университет бу тәкъдимемне хуплады, — дип сөйләде Хишияма.

「私はこの大学でタタール語の講座を2021年4月から担当しています。今年はバシキール語とチュヴァシ語の講座もやってみようと思いました。大学はこの提案を承認してくれました」と菱山さんは話した。


Токиода татар теле дәресләре турында Азатлык инде язган иде. Аны укыту университетта дәвам итә. Быелгы курсларга татар теленә 11, башкорт теленә 17, чуаш теленә 22 кеше язылды. Дәресләр август азагында башланачак. Дәресләр түләүле, алар онлайн рәвештә оештырылачак.

タタール語講座についてはすでに我々は記事を書いており、これは同大学で続いている。今年夏のタタール語講座には11人、バシキール語講座には17人、チュヴァシ語講座には22人が申し込んだ。講座は8月に始まる。
講座は有料で、オンラインで行われる。


— Курслар япон телендә үткәреләчәк, шуңа язылучыларның күпчелеге – японнар. Кайберәүләр башкорт һәм чуаш телләре дәресләренә татар теле курсларыннан соң язылды. Алар гомумән телләр белән кызыксыналар, телләр өйрәнергә яраталар, — дип аңлатты Азатлыкка Юто Хишияма.

「講座は日本語で行われ、受講者の多くは日本人です。何人かの方はタタール語を受講された後にバシキール語とチュヴァシ語の講座に申し込まれました。彼らは言語に興味をお
持ちで、言語学習が好きな方々です」と菱山さんは我々に説明した。


Ул укытуда үзе төзегән дәреслекләр кулланырга җыена. Моңарчы татар теленнән язылган дәреслектән тыш, хәзерге вакытта Хишияма башкорт һәм чуаш теләреннән японча дәреслек төзи.

彼は講座で自作の教科書を使う予定だ。タタール語の教科書に加え、現在菱山さんはバシキール語とチュヴァシ語の教科書も作っている。


2021 елда Юто Хишияма Токио чит телләр университетында түләүле татар теле дәресләрен башлаган иде. Өч курс дәвамында татар телен 36 кеше өйрәнде, ди ул.

2021年に菱山さんは東京外国語大学で有料のタタール語講座を開いた。これまで開いた3回の講座で36人がタタール語を学んだという。


Түләүле курслардан тыш татар теле университетның үзендә дә укытыла.

有料講座のほか、タタール語は大学の授業としても教えられている


<後略>


訳者:boltwatts
出典:https://www.azatliq.org/a/31931314.html

コメント