【タタール語記事】「なぜ来た村」「クマ焦がし村」… 変な村名の由来とは?

Сасыборын, Аю көйдергән, Виноград: авылыгызның исеме сәер, кемнәр куйган?





20191216日付 Шәһри Казан


<中略>


Сәер атамалы авыллар республикада күп алар. Әмма күбесе үзгәртелгән яки ул авыллар юкка чыккан. Мөслим районында Сасыборын авылы булган, аның хәзерге исеме – Елгабаш. Азнакай районының Буклы авылы Ташлыярга әйләнгән, ул авыл бөтенләй юк инде хәзер. Мөслим районындагы Никкилдем дә хәзер үз исеме белән аталмый. Игенче дигән исем куйганнар. Атамасының тарихы исә болайрак. Анда иң беренче булып Иске Чакмак авылыннан Хафиз Ситдыйков күчеп утырган. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да күрше Тойгелдегә чыга торган булган. Эчәргә коесы да юк. Шуңа да: «Ай-һай, ник килдем мин монда», – дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлый.

変な名前の村はタタールスタンにたくさんある。しかし、多くは改名されたか、消滅してしまった。ムスリム郡にはサスボルン(臭い鼻)村があったが、今の名前はユルガバシュ(川頭)村だ。アズナカイ郡のブクル(うんこあり)村はタシュルヤル(石ありの岸)村に変わったが、この村はもうない。ムスリム郡にあるニッキルデム(なぜ来た)村も名前が変わり、今はイゲンシェ(農夫)村と呼ばれている。名前の由来は次の通りだ。そこに一番最初に他の村からハフィズという男が移住した。たった一人の住人となった彼はサモワール(伝統的な給茶機)を沸かすために木炭が必要になると隣村に行っていた。飲むための井戸もない。そのため、「あーあ、なぜ来たんだろう(ニッキルデム)、俺はこんなところに」と愚痴を言っていたそうだ。やがて人々の間でも村はニッキルデム(なぜ来た)村と呼ばれ始めた。


Апас районында да бар кызыклы авыл исемнәре. Аю Көйдергән авылының атамасы турында районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногмановтан сорадык.

アパス郡にも面白い村名がある。アユウ・キョイデルゲン(クマ焦がし)村の名前について、郡の故郷学習博物館の館長ラミスさんに聞いた。


– Безнең төбәктә куе урманнар булган. Халык, чукындырудан качып, урман эченә китеп яшәгән. Аюлар аларның умарталарына, терлекләренә һөҗүм итә торган була. Моннан тәмам туйган халык тирән итеп чокыр казып, алдавыч ясый, өстен салам белән каплыйлар. Аюның бер килүендә аның алдавычка төшеп киткәнен көтеп торалар да саламга ут төртәләр. Шуннан аю көч-хәл белән кача һәм башка авылга килеп аптыратмый. Шуннан башкалар бу авыл турында аюны көйдергән авыл дип сөйли башлый һәм атамасы да шулай булып кала. Кайберәүләр Аю кудырган дип тә йөртә аны, – дип сөйләде безгә Рәмис абый.

「私たちの地域には濃い森がありました。人々は(ロシア正教への)改宗から逃れ、森の中に来て住み始めました。そこではクマが住民の養蜂箱や家畜を攻撃していました。これに耐えられなくなった住民は深い穴を掘って罠を作り、上を藁で覆いました。クマが落とし穴に落ちるのを待ち、藁に火をつけました。クマはなんとか穴から逃げ、もう村に来て住民を困らせることはなくなりました。それから、他の人たちはこの村についてアユウ・キョイデルゲン(クマを焦がした)村と話し始め、それが名前になりました。一部はアユウ・クウドゥルガン(クマ追っ払い)村と呼んでいます」とラミスさんは話した。


訳者:boltwatts

コメント