【タタール語ニュース】戦争はタタール語学習にどう影響しているか?

Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре: Казанга барып булмый, ләкин дөньяда татар теле белән кызыксыну саклана


「私はタタール語を話します」運動の様子(2023年)

 

2023年5月15日付 Азатлык радиосы


Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре бүгенге сугыш һәм аның Татарстанга, татар теленә тәэсире турында ни уйлый? Сугыш татар теленә нинди зыян сала ала? Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре белән сөйләштек.

タタール語を学んだ外国人は、こんにちの戦争とそのタタールスタンとタタール語への影響についてどう考えているのか?戦争はタタール語にどのような害を与えるのか?我々はタタール語を学んだ外国人と話した。

 

Соңгы дистә елда татар теленә игътибар дөньяның төрле почмакларында күзәтелә башлады, татарча өйрәнүче чит ил кешеләре саны да артты. Азатлык алар турында күп язды: Финляндиядән Робин Истон, Британиядән Адам Лентон, Франциядән Бернард Монот, Испаниядән Ириа Мартинез, Италиядән Маттео Бенусси һәм башка мисаллар күп.

ここ10年、タタール語への関心が世界のいたるところで見られ始め、タタール語を学ぶ外国人の数も増えた。我々はこれまで、フィンランドのロビン・イストンさん、イギリスのアダム・レントンさん、フランスのベルナルド・モノットさん、スペインのイリア・マルティネズさん、イタリアのマッテオ・ベヌッスィさん、その他多くをとりあげた。

 

Аерым игътибарны татар телен өйрәнүче һәм татарча камил сөйләшүче япон кешеләре җәлеп итә. Алар арасында Азатлык укучыларына бик яхшы таныш булган Юто Хишияма, Мидзуки Накамура-Сакурама, Чихиро Тагучи һәм башкалар. Япон кешеләре татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңүләр яулау белән генә тукталмыйча, Япониядә дә татар телен тарата: алар японнар өчен дәреслекләр чыгара, университетларда татар теле дәресләрен оештыра, башка төрле чаралар әзерли.

特に注目されるのは、タタール語を学び、完璧に話す日本人である。彼らの中で我々の読者によく知られているのは、菱山さん、櫻間さん、田口さんなどだ。日本人は国際タタール語オリンピックで優勝するだけにとどまらず、日本でもタタール語を広めている。彼らは日本人のための教科書を出版し、大学でタタール語の授業を開き、他の様々なイベントを準備している。


Чит ил кешеләренең татар телен өйрәнү мотивациясе бик төрле. Кемдер татар телен ишетеп, аның матурлыгына сокланып өйрәндем дисә, кемнәрдер Казанга төрле програмнар белән килеп, телне биредә үзләштерде. Күбесенчә бу фән өлкәсендә эшләүче кешеләр.

外国人がタタール語を学ぶモチベーションは様々だ。ある人はタタール語を聞いて、その美しさに魅了されて学ぶ一方、ある人はカザンに様々なプログラムで来て、タタール語もそこで覚えた。多くの場合、彼らは学術分野で働いている人たちだ。

 

2022 елда дөнья үзгәрде. Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Казанга Көнбатыштан һәм Япониядән студентлар килә алмый, Халыкара татар теле олимпиадасына да катнашучылар бары тик берничә илдән генә килә. Русиянең халыкара изоляциясе Казанга да, татар теленең дөньяда яңгыравына да нык бәрә.

ところが、2022年に世界は変わってしまった。ウクライナに対してロシアが始めた戦争の影響で、カザンに西側諸国や日本から学生たちが来ることができず、国際タタール語オリンピックにも参加者はたった数ヶ国からしか来ていない。ロシアの国際的孤立はカザンにもタタール語が世界で話されることにも大きな打撃を与えている。

 

Бу шартларда Азатлык элек татар телен өйрәнгән кешеләр белән сөйләшеп, алардан бүгенге вазгыятьнең татар теленә ничек тәэсир итүе, сугыш һәм изоляция халәтендә татар телен өйрәнү мөмкинлекләренең ничек үзгәрүен сорашты.

このような状況で我々はタタール語を学んだ外国人と話し、こんにちの状況がタタール語にどのように影響しているか、戦争と孤立の下でタタール語を学ぶ機会がどのように変わっているかを尋ねた。

 

"Сугыш булмаса, Казанга барыр идем" диючеләр бар

Татар телен үзлектән өйрәнгән Юто Хишияма 2014 елда Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулый. Шуннан соң ул ике ел Казан университетында, татар филологиясе юнәлешендә белем алды. Юто – Япониядә татар телен популярлаштыручы кеше, 2020 елдан ул Токионың чит телләр университетында татар теле дәресләрен укыта, японнар өчен махсус курслар оештыра, татар теле һәм Татарстан турында китаплар чыгара.

「戦争がなければカザンに行くのに」と言う人たちがいる

タタール語を独学した菱山湧人さんは2014年に国際タタール語オリンピックで優勝する。その後、彼は2年間カザン大学で、タタール語学の分野で学んだ。菱山さんは日本でタタール語を広めている人物で、2020年から彼は東京外国語大学でタタール語の授業を教えており、日本人のための講座を開き、タタール語とタタールスタンについての本を出している。

 

オリンピック授賞式での菱山さん(2014年)

Юто сүзләренчә, хәзерге вакытта Русиянең халыкара изоляциядә булуы читтәгеләр өчен, татар телен өйрәнүчеләр өчен проблем тудыра, алар Татарстанга, Казанга бара алмый, бу исә тел өйрәнү мотивациясенә тискәре йогынты ясый. Халыкара татар теле олимпиадасына катнашу мөмкинлеге дә хәзер өзелде.

菱山さんによると、現在ロシアが国際的に孤立していることが、外国にいる人やタタール語学習者にとって問題となっており、彼らがタタールスタンに行けないことが言語を学ぶモチベーションに否定的な影響を与えているという。国際タタール語オリンピックに参加する機会も今は絶たれてしまった。

 

Фәнни тикшеренүләр алып бару өчен мин Идел буе республикаларына бара алмыйм

— Үзем өчен хәзер иң кыены – фәнни тикшеренүләр эшләрен алып бару өчен мин Идел буе республикаларына бара алмыйм. Бу семестрда минем татар теле дәресләренә биш кеше йөри. Алар арасында да "сугыш булмаса, Казанга барыр идем" диючеләр бар. Тел өйрәнүчеләр өчен бу мөһим проблем, — ди ул.

研究のために私は沿ヴォルガ地域の共和国に行くことができない

「私自身にとって今最も困難なことは、研究のために沿ヴォルガ地域の共和国に行けないことです。今学期、私のタタール語の授業には5人が参加しています。彼らの間にも、『戦争がなければカザンに行くのに』と言う人たちがいます。言語を学ぶ人たちにとってこれは重要な問題です」と彼は言う。

 

Юто үзе бу уку елдан башлап Идел буе халыклары телләренең фәнни тикшеренү эшен алып бара. Татар теле белән бергә ул башкорт, чуаш, мари һәм удмурт телләре тикшеренүен башкара. Моның өчен төбәкләргә бару, бу халык вәкилләре белән аралашу, материаллар җыю бик кирәк булса да, хәзергә мондый мөмкинлекләр булмавы кызганыч, ди ул.

菱山さんは今年度から沿ヴォルガ地域の諸言語を研究する仕事をしている。タタール語に加え、彼はバシキール語、チュヴァシ語、マリ語、ウドムルト語の研究を行っている。そのために現地に行くこと、これらの民族と交流すること、資料を集めることが必要だが、今のところそのような可能性がないことは残念だ、と彼は言う。

 

— Гомумән, чит илләрдә яшәүче татарлар белән Русиядәге татарлар арасында аралашу кими бара. Миңа калса, бу да татар теленең үсешенә начар йогынты ясый. Чит ил татарларына Казанга килеп, татарча аралашу, төрле чараларда катнашу мөһим бит, хәзер күп кенә илдәге татарларның мондый мөмкинлеге юк, — дип саный Юто Хишияма.

「そもそも、外国に住むタタール人とロシアにいるタタール人の間で交流が減ってきています。私からすれば、これもタタール語の発展に悪影響を与えています。外国のタタール人にとって、カザンに来て、タタール語で交流すること、色々なイベントに参加することが重要ですが、今は多くの国のタタール人にはこのような機会がありません」と菱山さんは考えている。

 

"Мәскәү илнең күпмилләтле булуын күрсәтү өчен күп көч куя"

Тумышы белән Британиядән булган Адам Лентон хәзерге вакытта Джордж Вашингтон университетында сәясәт фәннәре кандидаты. Тиздән ул Уэйк Форест университетында (Төньяк Каролина) профессор ярдәмчесе позициясендә эшли башлый. Адам берничә ел Казанда укыган, монда ул татар телен дә үзләштергән.

「モスクワはロシアが多民族国家であることを示すのに力を入れている」

イギリス生まれのアダム・レントンさんは現在ジョージ・ワシントン大学の政治学博士である。間もなく彼はウェイクフォレスト大学(ノースカロライナ州)で助教授として働き始める。アダムさんは数年間カザンで学び、そこでタタール語も身につけた。

 

アダム・レントンさん

Русиянең сугышы аның татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртмәде, киресенчә, ул хәзер дә мөмкинлек булганда, татарча бераз укырга яки берәр нәрсә карарга тырыша. Урыс теле белән сугыш арасында да бәйләнеш сизмим, ди ул, эше буенча ул даими урыс телен куллана.

ロシアの戦争は、彼のタタール語への関わり方を変えなかった。逆に、彼は今も機会があればタタール語を少し読んだり、または何かを見るようにしている。ロシア語と戦争との間にもつながりを感じない、と彼は言う。仕事中、彼はいつもロシア語を使っている。

 

Русия башлаган сугыш илдәге урыстан башка милләтләргә тәэсир итү мәсьәләсендә ике юнәлеш бар, ди сәясәт белгече.

ロシアが始めた戦争が国内のロシア人以外の民族に与える影響については、2つの方向性がある、と政治学者のアダムさんは言う。

 

Милли азчылыкларның бер өлешендә Мәскәү нарративына ышанучылар да аз түгел

— Русия хәзер дөньяда элекке заманнар белән чагыштырганда күбрәк "һомоген" (бертөрле) булып кабул ителә. Илдә сәяси оппозиция юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта, Мәскәү илнең күпмилләтле булуын күрсәтү өчен күп көч куя, мисал өчен Путинның узган елның мартында ясаган "мин — лак, дагенстанлы, чечен, ингуш..." чыгышын гына искә төшереп була. Милли азчылыкларның бер өлешендә бу нарративка ышанучылар да аз түгел дип күренә.

少数民族の一部にはモスクワのナラティブを信じる人たちも少なくない

「ロシアはいま世界において、以前の時代と比べるとより『均質』だと認識されています。ロシアには政治的反対派がいないようなものです。同時にモスクワは、ロシアが多民族であることを示すのに力を入れています。例えば、プーチンが去年の3月に行った『私はラク人だ、ダゲスタン人だ、チェチェン人だ、イングーシ人だ』という発言を思い出すことができます。少数民族の一部において、このナラティブを信じる人たちも少なくないように見えます」

 

Икенче яктан, сугыш Русия милләтләрен хәзерге режим һәм Русиянең үзенә мөнәсәбәте үзгәртүгә дә китерә, — дип Адам Лентон.

他方で戦争は、ロシアの諸民族が現体制やロシアそのものへの関わりを変える原因にもなっています、とアダムさんは言う。

 

Русия сугыш башлаганнан соң чит илләрдә фәнни даирәдә Русия милләтләре, милли төбәкләр һәм халыклар турында күбрәк өйрәнә, сораша башладылар, ди ул.

ロシアが戦争を始めると、外国の学術界でロシアの諸民族や民族地域についてより多くの研究や調査が始まった、と彼は言う。

 

Татарстан, Бурятия, Дагестан турында белүчеләр нык артты

— 2022 елның февраленә кадәр минем фәнни даирәдә Чечня һәм, бәлки, хәтта Татарстан турында белүчеләр күп булмады. Бу темага мәгълүмат бик аз булган, миңа кешеләргә тикшеренүемне аңлатканда, иң гади нәрсәләрдән башларга кирәк иде. Бу проблем хәтта Русияне өйрәнүче белгечләр арасында да булган. Хәзер исә вазгыять нык үзгәрде: Татарстан, Бурятия, Дагыстан турында белүчеләр, бу төбәкләр белән кызыксынучылар нык артты, — дип сөйли галим.

タタールスタン、ブリヤート共和国、ダゲスタンについて知っている人がかなり増えた

20222月まで、私の分野でチェチェン共和国や、おそらくタタールスタンについてさえ知っている人は多くなかったです。このテーマの情報はとても少なく、人々に自分の研究を説明するときには、最も基本的なことから始める必要がありました。この問題は、ロシアを研究する専門家らの間にさえもありました。今はというと、状況が大きく変わりました。タタールスタン、ブリヤート共和国、ダゲスタンについて知っている人たち、これらの地域に関心がある人たちが大いに増えました」とアダムさんは話す。

 

Русиянең милләтләре Русиягә карата гомум тискәре караш шаукымына эләкми, дип саный белгеч. Илдәге милли республикалар, халыклар, телләр турында күбрәк кеше белгәч, милли азчылыклар "аваз"ына күбрәк кеше игътибар итә башлаячак, ди ул.

ロシアの諸民族はロシアに対する否定的な見方の対象にはなっていないとアダムさんは考えている。ロシアの民族共和国、諸民族、諸言語についてより多くの人が知ると、少数民族の「声」により多くの人が注意をし始めると、彼は話す。


Адам үзе Казанга якын арада кайта алмаячагын әйтә. Ул этник азчылыкларны өйрәнә, сугыш турында яза, шуңа бу аның өчен имин булмаячак, ди галим.

アダムさんは、自身がカザンに近いうちに帰れないだろうと話す。彼は少数民族を研究し、戦争について書いているので、カザンに行くことは安全ではないと彼は話す。

 

Татарстан үз суверенитетын югалтуны халыкара чаралар белән "компенсацияләде"

— Бер яктан, Татарстан мөһим үзәк булып калачак, ул әлегә кадәр Мәскәү өчен мөһим, өстәвенә, Русия Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш белән элемтәләрне үстерергә тели, бу эштә Татарстанның роле дә бар. Икенче яктан, Татарстан соңгы елларда игътибарны халыкара чараларга юнәлтте, бу эш өчен зур инфраструктура, спорт биналары һәм башкалар төзелде. Минемчә, Татарстан үз суверенитетын югалтуны азмы-күпме бу проектлар белән "компенсацияләде". Изоляция шартларында бу инфраструктуралар белән ни булачак – ачык сорау, — дип сөйләде Азатлыкка Адам Лентон.

タタールスタンは自身の主権喪失を国際的なイベントで「埋め合わせた」

「ある面からは、タタールスタンは重要な中心として残るでしょう。タタールスタンは今までモスクワにとって重要だからです。その上、ロシアは中央アジアや中東と関係を強化することを望んでおり、そこにはタタールスタンの役割もあるからです。別の面からは、タタールスタンはここ数年、国際的なイベントに注力しました。そのために大規模なインフラやスポーツ施設などが作られました。私は、タタールスタンが自身の主権喪失を、多かれ少なかれこれらのプロジェクトで『埋め合わせた』と考えています。孤立している状況において、これらのインフラがどうなるのかは、オープン・クエスチョンです」とアダム・レントンさんは述べた。

 

"Күп кешедә Татарстан белән аралашу туктарга да мөмкин"

2017 елда татар теленнән халыкара олимпиадада җиңү яулаган Мидзуки Сакурама-Накамура да бүгенге сәяси вазгыять аркасында Татарстанга бара алучылар санының нык кимүен, бу олимпиада катнашучыларга да тәэсир итүен әйтә.

「多くの人のタタールスタンとのやりとりが止まってしまうかもしれない」

2017年に国際タタール語オリンピックで優勝した櫻間瑞希さんも、今日の政治情勢のせいでタタールスタンに行ける人の数がかなり減り、これがオリンピックの参加者にも影響すると述べた。

 

櫻間瑞希さん

— Күп кенә татарның Татарстанга бара алмавы, Русиядә яшәүче татарлар белән араларның өзелүе — зур булган татар дөньясын аеру, бүлгәләү. Күп кеше Татарстанга кайта алмый. Бер ел кайтмый, икенче ел килеп чыкмый, аннары аралашу туктарга да мөмкин. Болай булуын теләмим, — ди Мидзуки.

「多くのタタール人がタタールスタンに行けないこと、ロシアに住むタタール人との関係が断たれることは、大きなタタール世界を分断し、バラバラにすることです。多くの人がタタールスタンに帰ることができません。このようになることを私は望みません」と櫻間さんは言う。

 

Ул үзе татарлар һәм татар телен яратучылар өчен чараларның күбрәк үткәрелүен теләр иде, бу татар теленең дөньда абруен күтәрә. Ләкин татар матбугаты да бүгенге көндә татар теле, халыкара олимпиада турында язу белән түгел, Русия башлаган сугышны аклау белән шөгыльләнә, ди ул.

彼女自身は、タタール人やタタール語を愛する人たちのためにイベントがより多く行われることを望んでおり、これがタタール語の世界での地位を引き上げると考えている。しかし、タタールメディアも今日、タタール語や国際オリンピックについて書くのではなく、ロシアが始めた戦争を正当化しようと努めている、と彼女は話す。

 

Татар матбугаты күбрәк Русия башлаган сугышны аклау белән шөгыльләнә

— Сугышта үлгән татар гаскәриләре турында уку бик кыен. Яңалыклардан сугышны нәфрәттән аклый торган фикерләрне күрү дә җиңел түгел. Әлбәттә, мин шуны беләм: дәүләт медиа чараларында кайбер журналист дусларым хәзерге хәлгә карата төрле хисләр кичерәләр, гәрчә алар моны күрсәтмәсә дә. Авторитар режимда зур хакимияткә каршы тору да бик авыр, һәм дәүләт идеологиясе һәрвакыт шәхес идеологиясенә туры килми, — дип сөйләде Азатлыкка Мидзуки.

タタールメディアはロシアが始めた戦争を正当化することに努めている

「戦争で亡くなったタタール人兵士について読むのはとてもつらいです。ニュースで、戦争を正当化する意見を見ることも簡単ではありません。もちろん私は、国営メディアで働く一部のジャーナリストの友人らが、見せはしませんが現状に対して様々な思いを持っていることを知っています。権威主義体制で巨大な権力に立ち向かうのはとても難しく、国家のイデオロギーが常に個人のイデオロギーと一致するわけではありません」と櫻間さんは話した。


訳者:タタール語翻訳班
出典:https://www.azatliq.org/a/32391361.html

コメント