【タタール語ニュース】タタール語オリンピック:戦争で分断されるタタール世界

Татар теле олимпиадасы: сугыш аркасында татар дөньясы тарая




2023年5月1日付 Азатлык радиосы


Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадага быел күпчелек илләрдән килмәделәр. Сәбәбе - сугыш. Быел аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та читләтеп узды. Ә аның сәбәбе аңлашылмый. Азатлык татар дөньясы өчен мөһим булган вакыйганың ни өчен дәрәҗәсе кимүен тикшерде.

今年の国際タタール語オリンピックには多くの国から参加がなかった。理由は、戦争である。今年はタタールスタンのルスタム・ミンニハノフ首長も登場しなかったが、その理由は不明である。我々は、タタール世界にとって重要なこのイベントの地位がなぜ下がっているのかを調べた。


<中略:以下、櫻間瑞希さんのインタビュー抜粋>


Мидзуки Сакурама-Накамуро 2017 елда Татар теле олимпиадасында катнашып, җиңү яулавы аркасында татар дөньясы мине үз колачына алды, үзенең кадерле кешесе буларак кабул итте дип рәхмәт белән искә алды Азатлыкка һәм Татар теле олимпиадасы нәрсәсе белән әһәмиятле булганын аңлатты.

櫻間瑞希さんは2017年、タタール語オリンピックに参加し優勝したことで、タタール世界が自身を迎え入れてくれた、(タタール世界の)大切な一員として受け入れてくれた、と感謝して回想した。そして、タタール語オリンピックがなぜ重要であったのかを説明した。

 

— Бу чара татар дөньясының никадәр зур, бай, катлаулы икәнен күрсәтте. Татарлар — уникаль халык һәм шул үзәнчелек* аларның телендә чагыла, ә тел — ул мәдәният. Ул башка бер җирдә дә юк. Татарларны аңлар, тояр өчен телләрен белергә кирәк. Татарлар хакында башкаларга башка телдә сөйләве дә авыр, ягъни тулы итеп тасвирлау җиңел түгел.

「このイベントは、タタール世界がどれほど大きく豊かで多様であるかを示してくれました。タタール人はユニークな民族で、その特徴は彼らの言語に反映されています。言語というのは文化です。それは他のどこにもありません。タタール人を理解し感じるためには、彼らの言語を知ることが必要です。タタール人について他の人に他の言語で話すことは難しいのです。つまり、完全に説明することは簡単ではないということです。」

 

Япониядә татар телен өйрәнеп, аннары Казандагы олимпиадада катнашкач кына, татарлар өчен чын мәгънәсендә тел һәм мәдәниятнең никадәр саклануы мөһим булуын аңладым, — дип аңлата Мидзуки. — Минем өчен олимпиадада катнашуның мөһимлеге төрле җирләрдән килгән татар кешеләре белән очрашу, танышуга да бәйле. Татарстан, Русия эчендә, читтә дә татар дусларым белән аралашам. Һәр җирдә татар өчен телне өйрәнүнең шарты төрле, әмма татарлар кайда яшәсә дә, нинди кыенлыклар кичерсә дә, телне белергә кирәк дип яши. Килеп чыгамы, юкмы - икенче мәсьәлә.

「日本でタタール語を学び、その後カザンでオリンピックに参加して初めて、タタール人にとって本当の意味で言語と文化がどの程度守られるかということが重要なのかを理解しました」と櫻間さんは説明する。「私にとってオリンピックに参加することの重要性は、様々な場所から来たタタールの人たちと出会うことや知り合うことにもあります。タタールスタンやロシアだけでなく、外国に住むタタールの友人たちともやり取りしています。タタール人にとってタタール語を学ぶ条件はところにより様々ですが、タタール人はどこに住んでいても、どんな困難に直面しても、タタール語を学ぶことは必要だと思って暮らしています。うまくいくかどうかはまた別の問題ですが。」

 

Мине кайвакыт Япония җәмгыятендә чит кеше буларак кабул итәләр. Ә татарлар мине үзенеке ди, татар-япон кешесе итеп танылдым алар арасында. Бу тәҗрибә үземә дә кызык, уникаль күренеш һәм ерактагы бер милләт мине үз итүе кадерле. Татар телен өйрәнүем дәвам итә.

「私は日本社会で時々外国人として受け入れられていますが、タタールの人たちは私を自分たちの人間だと言ってくれており、私は彼らの間でタタール日本人として知られています。この経験は私自身にとっても面白くユニークな現象で、遠くにいる民族が私を仲間に入れてくれたことはかけがえのないことです。(このようなこともあって)私はタタール語を学び続けています。」

 



Олимпиадада Гран-при бүләге үземә ышаныч бирде. Минем хакта Япония медиасы да язды. Алар өчен бу күрелмәгән хәл, кем ул татарлар, нинди ул татар теле, бу япон кешесә* нәрсәгә кирәк — әллә нинди сораулар бирелде һәм бирелә. Рәхәтләнеп җавап бирәм, бу японнарга татарлар, Татарстан, татар теле турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Алар арасында минем кебек татар телен өйрәнүчеләр барлыкка килә алса, мин шат кына.

「オリンピックでグランプリを受賞したことは、私に自信を与えてくれました。私は日本のメディアにも取り上げられました。彼らにとってこれはいまだかつてないことで、タタール人って誰?タタール語ってどんな言語?これは日本人になぜ必要なの?といった様々な質問がされましたし、(今も)されています。日本人にタタール人・タタールスタン・タタール語について話す機会になるので、私は喜んで答えています。日本人の中から私のようにタタール語を学ぶ人たちが出てこれば、私はただただ嬉しいです。」

 

Мидзуки татар теле олимпиадасының чикләре кими барганына борчыла, киресенчә, киң колач җәеп үсеш алырга тиеш булган чараның кысрыклана баруы тискәре күренеш дип сөйләде. Аныңча, Русиянең сугыш сәясәте аркасында татарларның бер өлеше бу чарада катнаша алмавы аянычлы хәл, бу татар дөньясын аеру, ди ул.

櫻間さんはタタール語オリンピックの輪が狭まっていくことを懸念しており、(本来は)逆に広く盛り上がっていくべきイベントが制限されていくことはネガティブな現象だと話した。彼女によれば、ロシアが戦争を行っているせいでタタール人の一部がこのイベントに参加できないことは嘆かわしい状況であり、これはタタール世界の分断である、と彼女は言う。

 

— Русия өчен "дус булмаган дәүләт"ләрдә яшәүче татарларның Татарстанга бара алмавы, Русиядә яшәүче татарлар белән араларның өзелүе — зур булган татар дөньясын аеру, бүлгәләү. Күп кеше Татарстанга кайта алмый. Бер ел кайтмый, икенче ел килеп чыкмый, аннары аралашу туктарга да мөмкин. Болай булуын теләмим, — ди Мидзуки. — Татар теле олимпиадасы күп кешенең үзаңына уңай тәэсир итте дип саныйм. Бу ярышта катнашып, татар булуы белән горурланып, киләчәктә татарны танытам, Татарстанга ярдәм итәм дип хыял, максат белән яши башлаучылар шактый булды. Бик илһамландыра ул олимпиада! Хәзер исә ерак чит ил кешеләре читләштерелә булып чыга.

「ロシアにとっての『非友好国』に住むタタール人がタタールスタンに行けないこと、ロシアに住んでいるタタール人とのつながりが切れることは、大きなタタール世界を分断し、バラバラにしてしまうことです。多くの人がタタールスタンに帰ることができません。1年帰らない、2年目もうまくいかない、となると、その後交流が止まってしまうかもしれません。このようになることを私は望みません」と櫻間さんは言う。「タタール語オリンピックは多くの人のアイデンティティーにポジティブな影響を与えたと私は考えています。このコンテストに参加し、タタールであることに誇りを持って、将来タタールを紹介しよう、タタールスタンを支援しよう、といった夢や目標を持ち始める人がかなり多かったのです。オリンピックというのはとても鼓舞してくれるのです。今はというと、遠くの外国人は疎外されてしまっています。」

 

Узган елларда мин олимпиада турында, анда катнашучылар турында күп укый идем, аларның социаль челтәрләрендә язмаларны барлый идем. Быел күренми. Медиа да аз яктыртты дигән хис калды. Әллә катнашучылар саны да аз булганга бәйле булдымы бу, белмим… Татарча медианы укыйм, әмма алар да күбрәк сугыш турында яза. Аны аклап язуларны аеруча күңелем кабул итми. Татарстаннан Украинага баручы солдатлар, сугышта үлгән татарлар турында, аларның гаиләләре турындагы язмаларны уку кыен.

「以前まで私はオリンピックやその参加者たちについて沢山読んでいましたし、彼らのSNSの投稿をチェックしていました。今年は見られません。メディアもあまり取り上げなかったような印象です。参加者の数が少なかったからなのかどうか、分かりません。タタール語メディアを読みますが、それらも多くは戦争について書いています。戦争を正当化して書いているのが特に受け入れられません。タタールスタンからウクライナに行く兵士、戦争で亡くなったタタール人、彼らの家族についての記事を読むのはつらいです。」


<後略>


* 原文ママ(正しくはそれぞれ үзенчәлек, кешесенә)


訳者:タタール語翻訳班
出典:https://www.azatliq.org/a/32385973.html

コメント