【タタール語ニュース】タタール語オリンピック、今年の参加国は旧ソ連諸国のみ

Халыкара татар теле олимпиадасында Татарстан, Башкортстан һәм Казакъстан укучылары җиңде



2023年4月25日付 Азатлык радиосы

Олимпиадада катнашучы илләр саны елдан-ел кими. Быел бары БДБ илләреннән генә укучылар үз көчен сынады.

タタール語オリンピックへの参加国数は年々減少しており、今年の参加者はCIS諸国からのみであった。


Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узды.

今日、国際タタール語・文学オリンピックの授賞式がセイデシュ文化センターで行われた。


Олимпиаданың гран-приена Казакъстанның Актүбә шәһәреннән Азат Әхмәтҗанов, Башкортстанның Әлшәй районы Торынташ авылыннан Ләйсән Галимова һәм Татарстанның Казандагы "Адымнар" мәктәбеннән Ихтыяр Кыямов лаек булган.

カザフスタン出身のアザットさん、バシコルトスタン出身のレイセンさん、タタールスタン出身のイフティヤルさんがグランプリを受賞した。


Моннан тыш, олимпиаданың призерлары дип 46 кеше аталган. Русия төбәкләреннән исә 31 укучыны махсус бүләкләгәннәр.

他に46人が入賞し、ロシアの諸地域から参加した31人の生徒も特別賞を受賞した。


Бүләкләү чарасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов олимпиада катнашучылар географиясе киңәйде дип белдерде. Аның сүзләренчә, олимпиаданың барлык өлешендә барлыгы 12 мең укучы үз көчен сынап караган.

授賞式ではタタールスタン国家評議会のマラット・エフメトフ副議長が、オリンピック参加者の裾野は広がったと述べた。マラット副議長によると、オリンピックのすべての過程には合計で1万2000人の生徒・学生が参加した。


Быел татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада 22-25 апрельдә Казанда узды. Анда барлыгы 500 кеше катнашкан. Татарстаннан 8-11 сыйныфта белем алучы 220 кеше, Русия төбәкләреннән — 220, чит илләрдән — Казакъстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстаннан — 11 мәктәп укучысы һәм студент катнашкан. Шулай ук Татарстан һәм Русия югары уку йортларыннан 49 студент үз көчен сынаган.

今年の国際タタール語・文学オリンピックは4月22-25日にカザンで行われ、500人が参加した。タタールスタンから220人の8-11年生が、ロシアの他の地域から220人が、外国(カザフスタン、キルギス、アゼルバイジャン、ウズベキスタン)から11人の生徒・学生が参加した。また、タタールスタンおよびロシアの大学などからも49人の学生が参加した。


Шул ук вакытта элек олимпиадада чит илләрдә яшәүчеләр күбрәк катнаша иде. Узган елларда Япония, Төркия, Австралия, Финляндия, Канада, Германия, Эстония, Франция, АКШтан укучылар да катнашты. Халыкара татар теле олимпиадасы 2012 елдан бирле үткәрелә.

以前は外国からの参加者がより多かった。過去の大会には日本、トルコ、オーストラリア、フィンランド、カナダ、ドイツ、エストニア、フランス、アメリカの学生も参加していた。国際タタール語オリンピックは2012年から行われている。


【訳者注】日本からは2014年の第2回大会から2021年の第8回大会まで7回連続で参加があり、3人がグランプリを受賞している。


訳者:boltwatts

コメント