【タタール語記事】トルコ人の若者たちはタタール語をなぜ学ぶのか?

Төрек яшьләре татар телен нигә өйрәнә?




2023年1月8日付 Азалтык Радиосы


Төркия галимнәре арасында татар телен, мәдәниятен, татарның тарихын өйрәнүчеләр хакында Азатлыкның элегрәк язганы бар иде. Татар теле белән кызыксынучы, татарчаны үзлегеннән өйрәнүче төрек яшьләре дә бар Төркиядә. Бүген сезне шулар белән таныштырабыз.

トルコの学者の中に、タタール語・タタール文化・タタール史を研究する人がいることについては以前取り上げたが、タタール語に興味を持ち、タタール語を自ら学んでいるトルコの若者たちもトルコにはいる。今回はそのような人たちを紹介したい。


Гамзә Нур Налбант, Искешәһәр

Гамзә татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәте хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Искешәһәрдәге казантатарлары музей-йортында ул даими кунак кына түгел, төрле чараларны оештыручы да. Татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу, Вахит Ирдән әфәнделәр белән ул күптән таныш, татар йорты җитәкчеләре Гамзәгә татар-төрек дәресләрен оештыруны да, татарча диктант укуны да, яңа килгән татар мөһаҗирләрен җыеп таныштыруны да ышанып тапшыра. Ул гына түгел, Гамзә Искешәһәр татарларының Telegram каналын да алып бара.

ガムゼ・ヌル・ナルバントさん
(トルコ・エスキシェヒル在住)

ガムゼさんはタタール語とタタール文化への愛について何時間も話すことができる。エスキシェヒルにあるカザン・タタール博物館で彼女は、常連客であるだけでなく、様々なイベントの開催者でもある。彼女はタタール人コミュニティの代表であるヴェダット・ドグ氏、ヴァヒット・イルデン氏と以前から知り合いで、タタール博物館の運営者たちはガムゼさんを信頼し、タタール・トルコに関する授業の開催、タタール語ディクテーションの読み上げ、新しく来たタタール移民との交流を任せている。それだけではなく、ガムゼさんはエスキシェヒル・タタール人らのテレグラム・チャンネルも運営している。


Гамзәнең татар теленә, милләтенә мәхәббәте сөйләшә башлаганчы ук сизелә: аның букчасына Татарстан әләме эленгән, муенында – Казан дизайнерлары яулыгы, телефонында – Кол Шәриф мәчете сурәте. Без аның белән, рус-төрек сүзләрен кыстырмыйча, саф татар телендә сөйләшәбез.

ガムゼさんのタタール語、タタール民族への愛は、話し始める前にすでに感じられていた。彼女のトートバッグにはタタールスタン国旗のリボンがつけられていて、首にはカザンのデザイナーたちのスカーフ、携帯電話にはクル=シャリフ・モスクの画像があった。私たちは彼女と、ロシア語やトルコ語の単語を混ぜずに、きれいなタタール語で話した。




— Мин үзем тюрколог, магистратурада укыйм. Мәктәптән үк төрки телләрне өйрәнергә хыяллана идем, остазларыма да әйтә идем. Татар, казакъ, үзбәк халык җырларын тыңлый идем, ник мин боларны аңламыйм, болар да бит төрки телләр дип елый идем, өйрәнәчәкмен дип максат куйдым. Ул вакытта интернеттан Азәрбәйҗанда дуслар таптым. Университетка кергәндә, без 33 белгечлек сайлый алабыз, мин бөтенесенә дә тюркология дип яздым. Беренче итеп Истанбул университетына язган идем, алар мине кабул итте. Беренче курсның беренче семестры, дәресне көтәбез. Мин утырган җиремнән артыма борылып карадым да, анда казакъ кызларын күрдем дә, казакъ телен сайладым. Бер елга укырга Казакъстанга бардым, андагы барлык төрки халыклар белән дә таныштым. Уйгырлар да яши анда, татарлар да – татарлар сабантуйлар уздыра анда, татар авыллары бар, уйгыр авыллары бар. Үзбәкстанда, Кыргызстанда да булдым. Ул чакта да татар җырларын тыңлый идем, татар теле миңа һәрвакыт бик якын булды.


私はテュルク学者で、修士課程で学んでいます。学校にいるときからすでにテュルク諸語を学ぶことを夢見ていて、先生たちにもそのことを話していました。タタール、カザフ、ウズベクの民謡を聞いていましたが、「なぜ私はこれらの言語が分からないんだろう、これらもテュルク諸語なのに」と泣いていました。習得するぞ、と目標を定めました。その時に、インターネットでアゼルバイジャン人の友達を作りました。大学に入るときに私たちは33の専門を選べますが、私はそのすべてにテュルク学と書きました。まずイスタンブール大学に出し、合格しました。1年生の1学期、授業を待っていたとき、座っていた場所から後ろに振り返って見ると、そこにカザフ人の女の子たちがいたので、カザフ語を選びました。1年間カザフスタンに留学し、そこにいるすべてのテュルク民族と知り合いになりました。ウイグル人もタタール人もそこに暮らしています。タタール人はそこでサバントゥイを行っていますし、タタール人の村もあります。ウイグル人の村もあります。ウズベキスタンとキルギスにも行きました。その時にも、私はタタールの歌を聞いていました。タタール語は私にとっていつも身近でした。


Төркиягә кайтканда мин инде казакъ телендә сөйләшә ала идем. "Булды, казакъ телен өйрәндем, татар телендә дә сөйләшә өйрәнергә кирәк", дидем, чөнки татарча җырларны тыңлаганда сүзләрен аңлый башладым. Җырлардан соң татар телендә сөйләшеп китү миңа бик уңай булды. Интернеттан дуслар таптым.

トルコに帰国したとき、私はすでにカザフ語を話すことができていました。「よし、カザフ語は覚えたし、タタール語も話せるようにならなきゃ」と思いました。なぜなら、タタール語の歌を聞いた時に、単語を理解し始めていたからです。歌を聞いていたので、それからタタール語での会話を覚えるのは私にとってとても簡単でした。インターネットで友達も見つけました。


<中略>


Хәзер мин иске татар теле белән хәзерге татар телен чагыштырып диссертация язам. Казанда, бик күп җирдә эзли торгач, китапханәләрнең берсендә гарәп хәрефләре белән иске татар телендә язылган 16-17нче гасыр кулъязмасын таптым. Бер генә кулъязма түгел, яртысы бер җирдә, яртысы икенче җирдә. Көн саен берәр битен килеп төшерә идем, хәзер шул фотолардан укыйм. Ә Казанга апрельдә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына кайткан идем.

今、私は古いタタール語と今のタタール語を比べて論文を書いています。カザンの様々な場所で探していると、ある図書館で、アラビア文字の古いタタール語で書かれた16-17世紀の手記を見つけました。一つだけの手記ではなく、半分は一つの場所にあり、もう半分は別の場所にあります。毎日来て1ページずつ写真を撮っていました。今はその写真から読み取っています。カザンには、4月のタタール語・文学オリンピックに参加するためにまた行きました。


Гамзә – халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының гран-при иясе.

ガムゼさんは、国際タタール語・文学オリンピックでグランプリを受賞した。


— Ул кулъязманы башта төрек теленә тәрҗемә итәм, аннары хәзерге татар теленә. Иске татар телендә булса да, чагатай теле белән дә уртаклыклары бик күп, гарәп, фарсы сүзләре бар. Ул төрек теле белән хәзерге татар теле арасында кебек.

その手記をまずトルコ語に翻訳し、次に現代タタール語に訳しています。古いタタール語はチャガタイ語とも共通点がとても多く、アラビア語とペルシャ語の単語があります。トルコ語と現代タタール語との間のような感じです。


<中略>


Казанга бару минем иң зур хыялым иде. Мәктәптә укыганда да, минем менә шушы мәчетне күрәсем килә дип, әнигә Кол Шәриф мәчетен күрсәтә идем. Казанда яшәргә хыялланам. Татарстандагы язучылар белән элемтәләр бар, анда дусларым бик күп, иң якын дустым – татар. Аның әти-әнисен беләм, ул минем әти-әниләремне белә. Китаплар сорап, киңәш сорап татар галимнәренә дә язам. Татар әдәбиятын укып барырга тырышам: әкиятләрдән башлап, хәзерге шигырьләргә кадәр.

カザンに行くことは、私の一番大きな夢でした。学校で学んでいるときも、まさにこのモスクが見たいと、母にクル=シャリフ・モスクを見せていました。カザンに住むことを夢見ています。タタールスタンにいる作家たちとつながりがあり、現地には友達がたくさんいます。最も親しい友達はタタール人です。私はその人の両親を知っており、その人は私の両親を知っています。書籍や助言を求めて、タタール人の学者に連絡することもあります。物語から、現代の詩まで、タタール文学を読むようにしています。


Гамзә ерак бабалары арасында татарлар булу ихтималын да инкарь итми:

ガムゼさんは遠い祖先の中にタタール人がいる可能性も否定していない。


— Минем әти тарафлары 16нчы гасырда Идел якларыннан килгән, шуны гына беләм. Коньяда йорт биргәч, шунда урнашканнар. Коньядан Балканга, Балканнан Бурсага күченгәннәр. Бик ерак бабамнар бу. Мин сораштырган кешеләр Идел буйлап килгәннәрен генә беләләр. Кайсы төбәктән булуларын хәзерге буынга җиткерүче булмаган. Әле ярый Идел исеме калган, анысын да белмәс идем. Аның татар булуы да мөмкин.

私の父方は、16世紀にヴォルガ地方から来たそうで、それだけ知っています。コンヤに家を建てると、そこに住み着いたそうです。彼らはコンヤからバルカンへ、バルカンからブルサへ移住したそうです。私のとても遠い祖先です。私が尋ねた人たちは、彼らがヴォルガ川に沿って来たことだけを知っています。彼らがどの地域出身であるかを、今の世代に伝える人はいませんでした。よいことに、ヴォルガという名前は残りましたが、(そうでなければ)それも私は知らなかったでしょう。彼らはタタール人かもしれませんね。


訳者:タタール語翻訳班8名

コメント