Халыкара татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы: Татар телен яратканга килдем
2022年4月18日付 Татар-информ
Гамзә Нур Налбант быел татар теле олимпиадасында чит илдән офлайн катнашучы бердәнбер кеше.
ガムゼ・ヌル・ナルバントさんは、今年タタール語オリンピックに外国から対面で参加する唯一の参加者だ。
Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада башланды. Бүген катнашучылар олимпиаданың гамәли биремнәрен эшләде. Олимпиадага Төркиянең Искешәһәреннән килгән Гамзә Нур Налбант Татарстанга татар телен һәм татарларны яратканга килүен әйтте.
カザンで第9回国際タタール語オリンピックが始まった。今日、参加者らはオリンピックの試験問題を解いた。オリンピックにトルコのエスキシェヒルから来たガムゼ・ヌル・ナルバントさんは、タタールスタンにタタール語とタタール人が好きだから来たと述べた。
«Татар телен, Татарстанны яратам. Шуның өчен бирегә килдем. Татарлар белән күрешергә хыялландым, татар дусларым да бар, алар белән көн саен татарча аралаштым. Грамматика буенча китаплар укыдым, әзерләндем. Татар телен 2018 елдан өйрәнәм. Аның төрки тел белән тугандаш булуы өйрәнүдә ярдәм итте. Моннан тыш, казах телен дә беләм, шуңа күрә барлык төрки телләрне аңлау җиңел бирелә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
「タタール語とタタールスタンが好きなのでここに来ました。タタールの人たちと会うのを夢見ていました。タタール人の友人たちもいます。彼らと毎日タタール語でやり取りしました。文法書を読んで準備しました。タタール語は2018年から学んでいます。テュルク諸語なので勉強しやすかったです。他にカザフ語もできるので、すべてのテュルク諸語を理解するのは簡単です」と、彼女は記者に話した。
Гамзә биремнәрдән курыкмавын, кулыннан килгәнен барын да эшләячәген әйтте. «Татар халкы тарихы, аларның бәйрәмнәре, милли ашлары, гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре турындагы бирем истә калды. Бер биремдә үзеңнең халкыңның милли ашларын татар ашлары белән чагыштырып күрсәтергә кирәк иде», - дип сөйләде ул. Иртәгә катнашучылар олимпиаданың иҗади этабын үтәячәк.
ガムゼさんは(オリンピックの)問題を恐れず、できる限りすべてをこなすと述べた。「タタール民族の歴史、祭り、民族料理、伝統や習慣、宗教行事についての問題が記憶に残っています。ある問題では、自分の民族の料理をタタール料理と比較して示さなければなりませんでした」と彼女は話した。明日オリンピックの参加者らは、芸術部門の審査を受ける。
Искәртеп үтик, Гамзә Нур Налбант – Халыкара олимпиадага чит илдән килгән бердәнбер катнашучы. Калган чит ил катнашучылары (Австралия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия) олимпиадада онлайн катнаша. Гамзә «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә барлык төрки телләрне өйрәнергә теләвен әйткән иде.
ガムゼ・ヌル・ナルバントさんは、オリンピックに外国から来た唯一の参加者だ。他の外国(オーストラリア、カザフスタン、キルギス、トルコ)からの参加者は、オンラインで参加している。ガムゼさんは記者に、すべてのテュルク諸語を学びたいと述べていた。
Татарстанның мәгариф һәм фән министры олимпиада ачылышында яшьләр арасында телгә булган мәхәббәтнең артуын әйтте. «Мөмкинлекләр азрак була башласа, аңлашылмаучанлыклар туа икән, ул вакытта халыкның үзаңы арта. Олимпиада алга таба да дәвам итәчәк. Алар безнең киләчәгебез», - диде Илсур Һадиуллин.
タタールスタン教育科学相はオリンピックの開会式で、若者たちの間で言語への愛が深まっていると述べた。「可能性が少なくなり始めれば、誤解が生じるならば、その時に人々の自己意識は向上します。オリンピックはこれからも続きます。彼らは我々の未来です」と、イルスル・ハディウッリン大臣は述べた。
«Бер кызыбыз Төркиядән килде. Төрек милләтеннән булып, татар теленә мәхәббәтен үстереп, аны башка халыкларга тарата, телебезне җиткерергә омтыла. Безнең телебез шулкадәр матур, камил. Туган телебез аша һәрберебезгә иман сеңгән. Монда килдегез икән, барыгыз да җиңүче. Телгә булган ихтирамны сүндермичә, үзегездән соң килгән буынга шуны җиткерә белсәгез, безнең милләт яшәячәк», - диде министр.
「一人の女の子がトルコから来ました。トルコ人でありながら、タタール語への愛を育み、それを他の民族に広め、我々の言語を届けようとしています。我々の言語はとても美しく、完璧です。母語を通して我々全員に信仰が伝わっています。ここに来たのなら、皆さん全員が勝者です。言語への敬意を失わず、後の世代にそれを伝えられれば、我々の民族は存続します」と大臣は述べた。
Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә. Олимпиадада республикада, Россия һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.
国際タタール語オリンピックは2012年から、タタールスタン共和国教育科学省によって毎年行われている。オリンピックにはタタールスタン、ロシア、外国に住む生徒や学生が参加する。
Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынаша.
今年のオリンピックには、タタールスタン共和国から280人、ロシアの他の地域から150人の生徒らが参加。加えて大学生が46人、5つの外国から15人が参加し、競い合っている。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿