Казанда «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгы тәкъдим ителде
2022年3月13日付 Татар-информ
Китапка унтугыз авторның Казан тарихына һәм шәхесләренә багышланган хикәятләре кергән.
コミックスには、カザンの歴史や人物に関する19の作者の物語が収録されている。
Журналист, музыкант Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова уллары Шәүкәткә багышлап комикслар җыентыгы бастырып чыгарган. Яңа китапның презентациясе Милли китапханәдә үтте.
ジャーナリストで音楽家のラディフ・カシャポフさんとレギナ・ガヤゾワさんが、息子のシャウカット君に捧げたコミックスが出版された。コミックスのプレゼンが、国立図書館で行われた。
«2021 елда балабыз тугач безнең балаларга кызыклы булган һәм татар теленә багышланган проект ясыйсыбыз килде. Китапханәдә комикслар киштәләренең һәрвакыт буш булуын күреп без комикслар китабы ясарга булдык», — дип «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгын тәкъдим итте Регина Гаязова.
「2021年に子供が生まれると、子供たちにとって面白いタタール語のプロジェクトを作りたいと思いました。図書館でコミックスの棚がいつも空なのを見て、私たちはコミックスを作ることにしました」と、レギナさんは「タタール語のコミックス:カザンの物語」を紹介した。
«Җыентыкка унтугыз авторның иҗаты керде. Иң зур рәхмәтебез аларга. Алар Казаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Чаллыдан һәм Мәскәүдән. Рәсемнәренә карап авторларның да ниндилеген тоя аласыз», — диде ул алар белән таныштырып. Рәссамнарга китапның авторлык экземплярлары тапшырылды.
「コミックスには19の作者の作品が収録されています。彼らに一番感謝したいです。彼らは、カザン、ウリヤノフスク州、ナーベレジヌイェ・チェルヌィ、モスクワの出身です。絵を見て、作者がどんなであるかも感じられるでしょう」と、彼女は作者らを紹介した。作者らには著者献本が送られた。
«Проектта катнашырга теләк белдергән авторлар белән эшли башладык. Аларга Казан тарихы буенча лекция һәм Иске татар бистәсе буенча экскурсия оештырылды», — дип китап тарихы турында сөйләде проектның кураторы Рәдиф Кашапов.
「私たちは、プロジェクトへの参加を希望した作者らと作業を始めました。彼らには、カザンの歴史に関するレクチャーや、旧タタール人街区へのツアーが行われました」と、プロジェクトのキュレーターであるラディフさんが、コミックス制作の経緯について話した。
Җыентыкка Радик Мусин белән Илшат Сәетовның «Замансу чорларда Тәңре белән Умай», Зәлия Галимованың «Казан мәчесе», Азат Ибәтуллинның «Шаһиәхмәт» һәм башкаларның Казан тарихына һәм шәхесләренә багышланган хикәятләре кергән.
コミックスにはラディック・ムスィンさんとイルシャット・サイェトフさんの「ザマンスゥ時代のテンレ神とウマイ神」、ザリヤ・ガリモワさんの「カザンのネコ」、アザット・イバトゥッリンさんの「シャヒアフメット」など、カザンの歴史や人物に関する物語が収録されている。
Китаплар шулай ук Казан мэриясенә, Милли китапханәгә бүләк ителде.
コミックスは、カザン市や国立図書館にも寄贈された。
Китап Казан мэриясенең «Үз телем» гранты хисабына эшләнгән. Китап 1000 данә тираж белән басылып чыккан.
コミックスはカザン市の補助金によって制作された。印刷部数は1000部。
訳者:boltwatts
出典:https://tatar-inform.tatar/news/culture/13-03-2022/kazanda-tatarcha-komikslar-kazan-hik-yal-re-yentygy-t-k-dim-itelde-5851207
コメント
コメントを投稿