Камилә Вәлиеваның туганнары: «Шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан сындырдылар аны»
2022年2月18日付 интертат
Пекиндагы Олимпиадада Россия данын яклап
катнашканнан соң, Камилә Вәлиева бөтен дөньяга танылган спортчыга әйләнде.
Уңышлы чыгыш ясаганнан соң аның анализларында тыелган матдә табылуын хәбәр
иттеләр. Аның турында кемнәр генә нинди генә сүзләр язмады: тырыш һәм чыдам
кызчыкның уңышына сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә, аяк чалырга тырышучылар да булды.
Берничә көн дәвам иткән стресс шартлары аның чыгышна тәэсир итми калмады,
билгеле. Кичә Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча
ирекле программада дүртенче урынны алды. Ул үз программасында берничә хата
җибәрде. Шулай да, Казан кызы Пекин Олимпиадасындагы команда зачетында Олимпия
чемпионы булып тора.
北京オリンピック(フィギュア女子団体)にロシア
(ROC) 代表として参加した後、カミラ・ワリエワは世界中に知られた選手となった。素晴らしい演技の後、彼女の検体から禁止薬物が検出されたことが報じられると、あらゆる人によってあらゆることが書かれた。努力家で忍耐強い彼女の成功を喜ぶ人も悲しむ人も、足元をすくおうとする人もいた。数日続いたストレスは、演技に影響しないはずがなかった。彼女は昨日行われた北京オリンピックのフィギュア女子シングル・フリーでいくつかのミスをし、4位となった。それでも、彼女は北京オリンピックの団体で金メダリストである。
<中略>
Камиләнең Тәүгелде авылындагы барлык
туганнары да кызчыкның чыгышын тын да алмый карап бара, берсен дә калдырганнары
юк икән:
(タタールスタンの)テウゲルデ村にいるワリエワ選手の親族は全員、彼女の演技を息をのんで見守っており、一つも見逃すことはなかったそうだ。
— Без аның өчен җан атабыз. Исән-сау гына
булсын. Камиләнең Тәүгелде авылында да кунакта булганы бар: 3 яшьлек чагында
әнисе, дәү әнисе белән кайткан иделәр.
「私達は彼女を応援しています。元気でいてくれればいいです。カミラは村に来たことがあります。3歳の時にお母さん、おばあちゃんと一緒に帰省しました」
| 祖母のガリヤさんと |
<中略>
Камиләне кайбер мәгълүмат чараларында
«русская» диюләре йөрәкне әрнетте. Әлфинур апа белән Гомәр абый бу мәсьәләгә
шартлатып нокта куйды:
ワリエワ選手を、一部のメディアが「ロシア人」と言うのは心を締め付けた。エルフィヌルさんとゴメルさんは、この問題に舌を鳴らして終止符を打った。
— Камилә — татар кызы. Башка милләттән
диләр икән — дөрес түгел. Дәү әтисе Әнвәр абый да, дәү әнисе Галия апа да —
татар. Безнең канда башка милләтләр юк. Камиләнең тырышлыгы бабасыннандыр дип
уйлыйбыз, безнең әткәйнең бер җитешсез җире дә юк: бала тапкач, бишекләргә
кадәр үзе ясап куйган иде, — дип искә алды алар.
「カミラはタタール人です。他の民族というのは正しくありません。おじいさんのエンウェルも、おばあさんのガリヤもタタール人です。私達には他の民族の血は流れていません。カミラの努力家なところは、おじいさんゆずりだと私達は思っています。お父さんには足りないところが一つもありませんでした。子供が生まれると、ゆりかごまで自分で作っていました」と彼らは回想した。
Камиләнең уңай нәтиҗә биргән допинг-тестына
да туганнары нык гаҗәпләнде:
ワリエワ選手の陽性となったドーピング検査にも、親族らはとても驚いた。
— Без моңа нык каршы торабыз. Бу хәлнең
булуы мөмкин түгел, безнең нәселебездә авыру кешеләр юк. Бу хәбәргә бер дә
ышанмадык. Ышана торган әйбер түгел. Без, гади колхозчылар, аңламыйбыз инде. Ул
уңышка тир түгеп ирешкән кыз. Аннан соң, шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан
сындырдылар аны. Әле дә, Сөбханаллаһ, беренче урын алган иде. Камиләбезне
телевизор экраннарыннан бик кызганып карадык, — диде Әлфинур апа белән Гомәр
абый.
「私達はこれに断固反対します。こんなことはありえません。私達の間に病気の人はいません。このニュースは全く信じませんでした。信じられるようなものではありません。普通の農民である私達には分かりません。彼女は汗を流して成功を掴んだ子です。その後、滑れないほど心を折られたのです。幸い、すばらしいことに1位をとりました。私達はカミラを、かわいそうだと思いながらテレビで見ていました」
Камиләнең анализында тыелган матдәләр
табылуын «ул бабасының даруларын эчәргә мөмкин», дип аңлаттылар. «Ул бабасының
чашкасыннан су эчәргә мөмкинме», — дигән сорауга туганнары: «Насретдин бабайның
абыйсы Зиннур абый Мәскәүдә тора иде, ул инде вафат. Балалары белән аралашкан юк.
Башка бабайны белмибез, әтисе ягыннан булмаса гына», — дигән фараз ясады.
ワリエワ選手の検体から禁止薬物が見つかったことについて、「彼女は祖父の薬を飲んだ可能性がある」との説明がなされた。「彼女が祖父の茶碗から水を飲むということはありえますか?」という質問に親族らは、「ナスレッディンおじいさんの兄ズィンヌルさんがモスクワに住んでいましたが、彼はもう亡くなっています。子供たちと話したことはありません。他のおじいさんを私達は知りません、父方でなければですが」と予想した。
<後略>
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿