Галим: Кырым ханлыгы көнчыгыш Европа тарихында зур роль уйнаган көчле дәүләт булган
2022年2月11日付 Татар-информ
Мәрҗани исемендәге Тарих институтында
«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабы тәкъдим ителде.
(タタールスタンの首都カザンにある)マルジャーニー歴史研究所で、「クリミア・ハン国(15-18世紀)」という本が発表された。
Мәскәүдәге Шәрык дәүләт музее директорының
урынбасары Илья Зайцев Кырым ханлыгын көнчыгыш Европа тарихында зур роль
уйнаган көчле дәүләт булганын әйтте.
モスクワにある国立東洋美術館のイリヤ・ザイツェフ副館長は、クリミア・ハン国が東欧史で大きな役割を果たした強国であったと述べた。
«Кырым ханлыгы көнчыгыш Европа тарихында
зур роль уйнаган көчле дәүләт булган. Анда төрле халыклар дусларча яшәгән һәм
төрле мәдәниятләр, диннәр телләр үсешенә урын булган», — диде тарих фәннәре
докторы Илья Зайцев.
「クリミア・ハン国は、東欧史で大きな役割を果たした強国でした。そこは様々な民族が友好的に暮らし、様々な文化、宗教、言語が発展した場所でした」と、歴史学博士のイリヤ氏は述べた。
Галим Кырым ханлыгы тарихы озак еллар буе
игътибар читендә булганын әйтте. «Империя елларында да, Советлар Союзы
заманында да Кырым ханлыгы тарихы — кыйналучы малай хәлендә булган. Тарих
фәнендә Алтын Урдага бәхет ничек елмаймаган булса, Кырым ханлыгы да шундый ук хәлдә.
Аны да бөтен гөнаһларда гаепләгәннәр», — диде ул.
イリヤ氏によると、クリミア・ハン国の歴史は長年注目されてこなかった。「帝政時代もソ連時代も、クリミア・ハン国の歴史はいじめられっ子のような状態でした。歴史学での扱いは、ジョチ・ウルスと同じように不遇でした。(クリミア・ハン国もジョチ・ウルスと同様に)すべての罪を着せられていました」と彼は話す。
Илья Зайцев сүзләренчә, Мәрҗани исемендәге
Тарих институты тырышлыгы белән Кырым ханлыгы турында яман мифлар җимерелә
бара. «Уйлавымча, тиздән Кырым ханлыгына алга киткән дәүләт булган дип
караячаклар», — диде ул «Кырым татарлары тарихы» күп томлыгының «Кырым ханлыгы
(XV–XVIII гасырлар)» китабын тәкъдим итү чарасында.
イリヤ氏によると、マルジャーニー歴史研究所の尽力で、クリミア・ハン国についての悪い神話が壊されつつあるという。「私の考えでは、クリミア・ハン国は先進的な国であったとみなされるようになるでしょう」と、彼はシリーズ「クリミア・タタール人の歴史」のうちの1巻「クリミア・ハン国(15-18世紀)」の発表イベントで述べた。
Кырым ханлыгы – Алтын Урда җимерелгәннән
соң, 1441 елда барлыкка килгән һәм Россия империясе составына кергәнче 1783
елга кадәр яшәгән дәүләт.
クリミア・ハン国は、ジョチ・ウルス分裂後、1441年に建国され、ロシア帝国に併合される1783年まで存続した国家。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿