Зөлфия Вәлиева: Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килә башлады
![]() |
ドラマでロシア人を演じたズルフィヤさん |
2021年10月28日付 Tatar-inform
«Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлагач,
«Анастасия» ролен уйнаган Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага кинода русча
сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килгән.
タタールのドラマ Бер-бер хәл(とある出来事)の放送が始まると、(ロシア人女性)アナスタスィーヤの役を演じたズルフィヤ・ワリエワさんがドラマでロシア語を話したことに、SNSで批判が寄せられた。
«Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль
челтәрләрдә миңа шелтәләр килә башлады. Рус кызы русча сөйләшмичә, нинди телдә
сөйләшсен инде? Реакция беренче сериядән үк китте. Мин халкымны шундый тиз
реакцияле булганы өчен яратам», — диде Зөлфия Вәлиева «Татар-информ»
агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
「ドラマでロシア語を話したので、SNSで私に批判が来はじめました。ロシア人女性がロシア語を話さずに、どの言語で話せと言うのでしょうか?反応は第1話からありました。私は、ここまで早く反応するタタールの人たちが好きです」とズルフィヤさんは
Tatar-inform で行われた会見で話した。
«Бер-бер хәл» сериалының эчтәлеген бераз
ачып, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин төп
героиняның сериал азагында татарча сөйләшә башлаячагын әйтте.
映画会社の社長レオナルド・デウレトシンさんは、Бер-бер хәл(とある出来事)の内容を少し紹介し、ヒロイン(アナスタスィーヤ)がドラマの最後でタタール語を話し始めると述べた。
«Сериалның төп идеясе — яшь, бигрәк тә
катнаш гаиләләрдә туган тел проблемасы бик үткен торуын күрсәтү иде. Тамашачы
татар теленең мөһимлеген аңлаячак», — диде Леонард Дәүләтшин.
「ドラマの主なアイデアは、異民族間結婚の家族における母語の問題がとても深刻であることを示すことでした。視聴者は、タタール語の重要性を理解するでしょう」とレオナルドさんは話した。
Зөлфия Вәлиева серияләрнең кыска булуына да
халык шелтә белдергәнен әйтте. Алар рекламаны исәпләмичә 26 минут бара.
Сериалны төшерүчеләр моны телевидение форматы, дип аңлатты.
ズルフィヤさんは、ドラマが短いことにも批判があると述べた。ドラマはCMなしで26分。撮影者らは、これがテレビのフォーマットであると説明した。
«Сериал чыккач, яман сүзләр дә, мактау да актерларга
төшә. Иң мөһиме — халыкка хезмәттә тордык», — диде Зөлфия Вәлиева.
「ドラマが放送されると、悪い言葉も称賛も役者に向けられます。最も重要なのは、私たちが人々のために働いたということです」とズルフィヤさんは述べた。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿