【タタール語ニュース】「タタールスタン大統領」の名称残して ― 若者ら要望

Яшьләр «Татарстан Президенты» атамасын саклауны сорый

 

 

タタール語で「タタールスタン共和国大統領」と書かれている(訳者撮影)



2021104日付 Татар-информ

 

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте. Алар Россия төбәкләренә җитәкчеләрне, хөкүмәтне һәм парламентны ничек атау турындагы карарны үзләренә кабул итәргә рөхсәт бирүне сорый. Мөрәҗәгатьнең тулы тексты оешманың ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә чыкты.

 

世界タタール青年フォーラムは、ロシア連邦とタタールスタン共和国の国会に、ロシアの各地域の指導者・政府・議会の名称を各地域が決められるようにすることを求めている。文書の全文は、世界タタール青年フォーラムのVK公式ページで発表された。

 

 

Документ авторлары сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының атамасы — Россиядә генә түгел, дөньяның утыздан артык илендә яшәүче барлык татар халкының милли символы.

 

文書によると、タタールスタン共和国の指導者の名称は、ロシアだけでなく世界30以上の国に住むすべてのタタール人の民族的シンボルである。

 

 

«Татарстан Президенты — бөтен 7 миллион татар халкының символы, Россия Федерациясенең барлык субъектларында, БДБ илләрендә һәм дөньяның утыздан артык илендә яшәүче татар милләтен берләштерүче символ. Бөтен дөньяда йөзләгән татар оешмасы вәкилләре аны горур рәвештә „президентыбыз“ дип атый. Безне бу символдан мәхрүм итү омтылышын милли хокукларны чикләү буларак бәялибез», диелә мөрәҗәгать текстында.

 

文書では、「タタールスタン大統領は、全タタール民族700万人のシンボルであり、ロシア連邦のすべての構成主体やCIS諸国、そして世界30以上の国に住むタタール民族を統一するシンボルである。世界の何百ものタタール組織の代表者らは、その人を誇りをもって『президентыбыз(私たちの大統領)』と呼んでいる。我々からこのシンボルを奪おうとする試みは、民族の権利の制限であるとみなす」と述べられている。

 

 

Авторлар искәрткәнчә, Конституция нигезендә, Россия — федератив дәүләт. «Россия байлыгы, беренче чиратта, безнең илдә яшәүче төрле кешеләрдә, төрле халыкларда. Безнең көч һәм куәтебез нәкъ менә шушы күптөрлелектә. Һәр төбәк үзенең уникаль үзенчәлекләре белән аерылып тора, һәм барлык төбәкләрне унификацияләү омтылышы, барысын да бертөрле итү — безнең Россия дәүләте нигезләренә һөҗүм», диелә текстта.

 

憲法によれば、ロシアは連邦国家である。「ロシアの豊かさは、まず第一に、この国に住む様々な人々、様々な民族にある。我々の力はまさにこの多様性の中にある。各地域には独自の特徴があり、すべての地域を統一し、同じにする試みは、ロシア国家の基盤への攻撃である」と、文書では述べられている。

 

 

27 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе субъектларында гаммәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын керттеләр. Аның нигезендә Россия төбәкләренең барлык җитәкчеләрен «башлык» дип атарга тәкъдим ителде. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2022 елның 1 июленнән үз көченә керергә мөмкин.

 

927日、ロシア連邦下院は、「ロシア連邦の構成主体における公権力の組織化の一般原則に関する」法案を提出した。それによれば、ロシアの各地域のすべての指導者は「首長」と呼ばれることが提案された。採択された場合、法案は202271日に発効する可能性がある。

 

 

«Владимир Путин субъект башлыгын „президент“ дип атаган төбәкләрнең үзенчәлегенә аңлап карый, ләкин бу мәсьәләдә бердәмлеккә омтылырга кирәк», — диде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков моңа кадәр.

 

以前、ロシアのドミトリー・ペスコフ大統領報道官は、「ウラジーミル・プーチンは、構成主体の長が『大統領』と呼ばれる地域の特徴を理解しているが、この問題では統一に努めるべきである」と述べていた。

 

 

訳者:boltwatts

出典:https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/04-10-2021/b-tend-nya-tatar-yashl-re-forumy-tatarstan-prezidenty-atamasyn-saklauny-soryy-5840046

コメント