【タタール語ニュース】カザン地下鉄に「母語列車」が登場

Казан метросында туган телләргә багышланган поезд йөри башлады

 




 

2021920日付 Азатлык радиосы

 

 

20 сентябрь Казан шәһәре метрополитенында Татарстандагы төрле милли телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлады. Ул республикада "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан оештырылды. Поезд метрода ел азагына кадәр йөриячәк.

 

920日、カザンの地下鉄で、タタールスタンに住む様々な民族の言語にちなんだ特別ラッピング列車の運転が始まった。今年はタタールスタンで「母語および諸民族団結の年」であり、これはその一環で行われた。この列車は年末まで運行される。

 




1. Алты вагон эчтән дә, тыштан да этник бизәкләр белән бизәлгән, аларда сөйләм фразалары, төрле телләрдәге популяр гыйбарәләр язылган.

6両編成の列車は、内部も外部も民族の伝統的な模様で飾られ、そこに会話のフレーズや、様々な言語でよく使われる表現が書かれている。


 


2. Юлчылар яшь Тукай сурәте белән фотога төшә һәм тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең атаклы шигырен төзи ала.

乗客は、若いトゥカイの絵と一緒に写真を撮ったり、そこに書かれた単語を組み合わせ、トゥカイの有名な詩を作ることができる。

 



3. Поезд эчендә татар, урыс, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр турында кызыклы фактлар, гади һәм үзенчәлекле сүзләр-гыйбарәләр тәкъдим ителгән. Татар теленә поездда аеруча зур урын бирелгән.

車内では、タタール語、ロシア語、チュヴァシ語、マリ語、ウドムルト語などの言語についての興味深い事実や、基本的な、もしくは面白い単語・表現が紹介されている。特にタタール語に大きなスペースが割かれている。

 

 


4. Мисал өчен татар теленә багышланган вагонда урысча-татарча иң кирәкле сүзләр сөйләүлеге, татар әдәбияты турында кызыклы фактлар, юмор белән татар телендә озын сүзләрне кабатлау тәкъдиме, тизәйткечләр, мәкальләр, "татар телендә аралашучыларга 100 лайк" кебек плакатлар эленгән.

例えば、タタール語がテーマの車両では、ロシア語・タタール語の最重要単語、タタール文学についての面白い事実、ユーモラスにタタール語で長い単語を繰り返すチャレンジ、早口言葉、ことわざ、「タタール語で話す人に100いいね」のようなプラカードが設置されている。

 



9. Аерым вагон Идел буе халыклары телләренә багышланган, анда чуаш, мари, удмурт, мордва, башкорт телләре турында кызыклы фактлар, шул телләрдә "мин сине яратам" гыйбарәсе, тизәйткечләр һәм башка мәгълүмат китерелгән.

別の車両は、沿ヴォルガ諸民族の言語がテーマとなっており、そこにはチュヴァシ語、マリ語、ウドムルト語、モルドヴィン諸語、バシキール語についての面白い事実や、これらの言語での I love you や早口言葉などが紹介されている。

 



13. 2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр җыйган иде.

2021年はタタールスタンで「母語および諸民族団結の年」とされている。カザン市はこれに際し、タタールの社会活動家らを集め、意見を募っていた。

 


訳者:boltwatts

原文:https://www.azatliq.org/a/31469222.html

コメント