«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан
2021年9月24日付 Татар-информ
Диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34
илендә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе,
мәктәп, балалар бакчасында язганнар.
ディクテーションは、ロシアの71の地域、34ヶ国、5000ほどの会場(モスク、マドラサ、民族文化センター、カフェ、学校、幼稚園)で行われた。
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли
Шура утырышында «Татарча диктант»ны бер миллионнан артык кеше язганын әйтте.
世界タタール会議のワスィル・シェイフラズィエフ代表は会議で、「タタール語ディクテーション」(Татарча диктант) を100万人以上が行ったと述べた。
«Татарча диктант»ка бер миллион татарны
җәлеп итү максатын куйган идек. Сайттан алган рәсми саннарга күз салсак, быел 1
млн 20 мең кеше диктант язган», — диде ул утырышта.
「タタール語ディクテーションに100万人のタタール人を呼び込むことを目標としていました。サイトから得た公式の数字を見ると、今年は102万人が参加しました」と代表は会議で述べた。
Аның әйтүенчә, диктантны Россиянең 71
төбәгендә, 34 илендә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни
үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.
代表によると、ディクテーションは、ロシアの71地域、34か国、5000ほどの会場(モスク、マドラサ、民族文化センター、カフェ、学校、幼稚園)で行われた。
<中略>
Васил Шәйхразиев фикеренчә, киләсе елда да диктантта
бер миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим.
«Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип
әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы — зур горурлык», —
диде ул.
ワスィル・シェイフラズィエフ代表によると、来年もディクテーションに100万人のタタール人を参加させ、タタール語の知識の質を高めることが重要だという。「タタール民族について話すとき、タタール語を話し、読み、書くことができなければならない、と我々は言っています。世界の800万人のタタール人のうち、100万人がディクテーションに参加したことは、大きな誇りです」と代表は語った。
<後略>
訳者:boltwatts
画像:https://dictant.site/tatarcha-diktant-tatarskij-diktant.html

コメント
コメントを投稿