【タタール語ニュース】タタール語版ウィキペディアの閲覧数が過去最高を記録

Май аенда татарча Википедияне караулар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән

 

 




2021年6月1日付 Tatar-inform



2019 елдан татарча википедиягә керүчеләр саны ике тапкыр арткан.

 

2019年からタタール語版ウィキペディアの訪問者数は2倍に増加した。

 

 

2021 елның май аенда татарча Википедия караулар буенча рекордлы күрсәткечкә, биш миллионга җиткән.

 

20215月にタタール語版ウィキペディアの閲覧数が過去最高の500万回を記録した。

 

 

«Татарча Википедияне караулар саны буенча апрель аенда кимү күзәтелгән иде, майда ул күрсәткеч артты. 2019 елның май аеннан карасак, тренд арта. Шул ук вакытта мәгълүмат та арта бара, әмма караулар саны артуны мәгълүмат арту белән бәйләмәс идем. Төп фактор татар телле кулланучы Википедиянең өстенлекләрен таный һәм кызыксына», — дип сөйләде татарча википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрһад Фәткуллин.

 

「タタール語版ウィキペディアの閲覧数は4月に減少しましたが、5月に増加しました。20195月から増加傾向です。また、情報も増え続けていますが、閲覧数の増加は情報の増加とは関係ないと思います。主な要因は、タタール語ユーザーがウィキペディアの良さを知り、関心を持っていることです」と、タタール語版ウィキペディアの編集者で、翻訳者のファルハッドさんは話した。

 

 




Фәрһад Фәткуллин сүзләренчә, 2019 ел белән чагыштырганда, татар Википедиясен караучылар саны ике тапкырга арткан.

 

ファルハッドさんによると、2019年に比べ、タタール語版ウィキペディアの閲覧者数は2倍に増加した。

 

 

Май аенда татарча Википедиягә мөрәҗәгать иткән биш миллион караучының 95 меңе Россиядән, ә калганнары чит илләрдән. 50 мең караучы Америка Кушма Штатларыннан, 30 мең — Канададан, 23 мең — Германиядән.

 

5月にタタール語版ウィキペディアにアクセスした500万人のうち95千人はロシアから、残りは外国からです。5万人がアメリカ、3万人がカナダ、23千人がドイツからです。

 




 

«Россия телләре арасында чечен телле Википедия бик күп карала, тик Россиядән 45 мең караучы булган. Татарча Википедияне Россиядән ике тапкыр күбрәк карыйлар. Рус Википедиясенә Россиядән 498 млн караучы мөрәҗәгать итә», — дип сөйләде Фәрһад Фәткуллин.

 

「ロシアの言語の中ではチェチェン語版ウィキペディアが非常に多く閲覧されていますが、ロシアからの閲覧者は45千人でした。タタール語版ウィキペディアはその2倍多く閲覧されています。ロシア語版ウィキペディアにはロシアから49800万人がアクセスしています」とファルハッドさんは述べた。

 

 

訳者:boltwatts

出典:https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/01-06-2021/may-aenda-tatarcha-vikipediyane-karaular-sany-rekordly-k-rs-tkechk-itk-n-5825408

コメント