【タタール語ニュース】タタール語オリンピック入賞の留学生「ひいおばあちゃんの親戚に会いにタタールスタンに行きたい」

Татарча өйрәнүче Зәринә: "Чын татар телен ишетү – бәхет булды"

 




 

2021515日付 Азатлык радиосы

 

 

Сәмәркандта туып үскән, хәзерге вакытта Токиода укучы Зәринә Фәйзиева татар телен ярты еллап өйрәнә. Быел ул Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урынга да иреште. Азатлык аның белән әңгәмә тәкъдим итә.

 

(ウズベキスタンの)サマルカンドで生まれ育ち、現在東京で学んでいるザリナ・ファイズエワさんは、タタール語を半年学んだ。今年、彼女は国際タタール語オリンピックに参加し、入賞した。

 

 

2020 елның көзендә Токионың чит телләр университетында татар теле дәресләре укытыла башлады. Ул дәресләрне татар телен үзе өйрәнеп үзләштергән аспирант Юто Хишияма оештыра һәм укыта. "Курсның максаты – студентларны татар теле һәм татар дөньясы белән таныштыру", дип сөйләгән иде Азатлыкка Юто.

 

2020年秋、東京外国語大学でタタール語の授業が始まった。この授業は、タタール語を独学で習得した菱山湧人さんが担当している。菱山さんは我々に、「授業の目的は、タタール語とタタール世界について知ることです」と語っていた。

 

 

Күп тә узмады, әлеге курсларның беренче җимешләре дә күренә башлады. Анда татар телен өйрәнгән Зәринә Фәйзиева быел Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урын яулый алды. Алга таба да татар телен камилләштерү нияте бар, ди ул.

 

間もなく、この授業の最初の成果が見え始めた。この授業でタタール語を学んだザリナ・ファイズエワさんが今年タタール語オリンピックに参加し、入賞したのだ。彼女はこれからもタタール語を勉強するつもりだという。

 

 

Зәринәгә 23 яшь. Тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәреннән. Хәзер Токиода яши. Әтисе – үзбәк, әнисе – таҗик, үзен ул Сәмәрканд кызы дип атый. Азатлык яшь кыз белән татар телен өйрәнүе һәм дөньяга карашы турында сөйләште.

 

ザリナさんは、ウズベキスタンのサマルカンド出身の23歳。現在は東京に住んでいる。父はウズベク人、母はタジク人で、自身のことはサマルカンド人であるとしている。我々は彼女に、タタール語学習や世界観についてインタビューした。

 

 



— Зәринә, башта үзегезнең Япониягә ничек күченгәнегезне аңлатыгызчы. Токиода сез кайда укыйсыз?

 

— Балачагымны Сәмәркандта үткәрдем, монда урта мәктәптә урыс телендә белем алдым. Миңа 10 яшь булганда, әтигә эше сәбәпле Малайзиягә күчәргә кирәк иде, гаиләбез белән анда күчендек, шунда 2 ел яшәдек. Урта мәктәпне тәмамлагач, мин Япониягә килергә булдым. 2015 елда монда килеп, башта 2 ел дәвамында япон телен өйрәндем. Шуннан соң инде Токио чит телләр университетының япон теле һәм мәдәнияте факультетына белем алырга кердем. Хәзер монда лингвистика юнәлешендә укыйм.

 

 

記者:ザリナさん、まずどうして日本に来たかについて教えてください。東京ではどこで学んでいますか?

 

ザリナさん:子供時代はサマルカンドで過ごし、中学校ではロシア語で学びました。10歳の時、父の仕事でマレーシアに行きました。家族みんなで引っ越し、そこに2年間住みました。中学校を卒業した後、私は日本に行くことにしました。2015年に来日し、まず2年間日本語を学びました。その後、東京外国語大学の日本語専攻に入学し、今は言語学を学んでいます。

 

 

— Ә татар телен сез кайчан һәм ничек өйрәнә башладыгыз? Моңа нәрсә этәрде?

 

— Мин үзем кечкенәдән телләрне өйрәнергә яратам. Таҗик, үзбәк, урыс телләреннән тыш инглиз, корея, япон, испан телләрен беләм, яратып сөйләшәм. Татар теле белән электән кызыксына идем. Кызыксынуның сәбәбе – әтиемнең әбисе – Казан татары. Ул cугыш алды елларында Сәмәркандка килгән, анда үзбәк кешесенә кияүгә чыккан. Шуңа күрә, ни кызганыч, минем гаиләмдә беркем дә татарча сөйләшми.

 

記者:タタール語はいつ、どうやって学び始めましたか?何がきっかけでしたか?

 

ザリナさん:私は小さいときから語学が好きでした。タジク語、ウズベク語、ロシア語以外に、英語、韓国語、日本語、スペイン語ができます。タタール語には以前から興味がありました。なぜなら、父の祖母がカザン出身のタタール人だからです。彼女は戦前にサマルカンドに来て、そこでウズベク人と結婚しました。なので、残念ですが、私の家族は誰もタタール語を話しません。

 

 

Татарча иркен сөйләшә алсам, вафат булган әбиемә якынлаша алырмын

タタール語を自由に話せれば、亡くなったひいおばあちゃんに近づける

 

 

Мин татарча иркен сөйләшә алсам, вафат булган әбиемә якынлаша алырмын дип уйлыйм. Татар телен яхшы белгәннән соң, берәр вакыт Татарстанга, әбиемнең туганнары янына барырга бик телим.

 

タタール語を自由に話せれば、亡くなったひいおばあちゃんに近づけると思います。タタール語が良くできるようになったら、いつかひいおばあちゃんの親戚に会いにタタールスタンに行きたいです。

 

 

Һәм менә узган елның көзендә безнең университетта татар теле дәресләрен укыта башладылар. Аларны Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган Юто Хишияма алып бара. Мондый дәресләр үткәрелгәнен ишетүгә үк, бу курсны сайларга булдым. Хәзер татар телен өйрәнә башлавыма 6 ай булды.

 

それから、去年の秋に私たちの大学でタタール語の授業が始まりました。授業は、タタール語オリンピックで優勝した菱山さんが担当しています。この授業があるのを知ってすぐに受講することにしました。今はタタール語の勉強を始めて半年になります。

 

 


 

— 6 ай гына өйрәнсәгез, ә татарча инде шактый яхшы беләсез, афәрин! Дәресләрдә сез нишлисез? Телне башка урыннарда да үзләштерәсезме?

 

— Юк, татарча мин бары тик университет дәресләрендә генә өйрәнәм. Алар япон телендә укытыла, инде дистәдән артык дәрес оештырылды. Укытучыбыз Юто Tatarstan Fanbook китабын актив куллана, безнең дәреслек ул. Китапны татар телен өйрәнгән берничә япон кешесе язган: Акира Сакурама, Мидзуки Сакурама һәм Юто Хишияма үзе. Дәресләр бездә бик кызык үтә. Миңа шунысы ошый, телдән тыш без Татарстан, татарлар турында да шактый күп кызыклы мәгълүмат алабыз. Татарстанның үзе турында бу дәресләрдә бик күп белдем.

 

記者:半年だけですが、タタール語がもうかなり良くできますね、素晴らしい!授業では何をしましたか?タタール語は授業以外でも勉強していますか?

 

ザリナさん:いいえ、タタール語は大学の授業でだけ勉強しました。授業は日本語で10回以上行われました。先生は『タタールスタンファンブック』をよく使っていました。この本は、タタール語を学んだ日本人が書きました。櫻間瑛さん、櫻間瑞希さん、そして菱山湧人さん本人です。授業は面白かったです。言語以外に、タタールスタンやタタール人について多くの面白い情報を得られたのが良かったです。タタールスタンについて、この授業で多くのことを知りました。

 

 

— Татар телен өйрәнү сезнең өчен авырмы? Нинди авыр яклары бар, ә нәрсә, киресенчә, сезгә җиңел бирелә?

 

— Татар телен өйрәнү минем өчен һич тә авыр түгел. Ул үзбәк теле белән бер үк төрки телләр гаиләсенә карый бит, лексика, сүзләрне аңлау бик җиңел. Дөрес, минем төрки тел белүем һәм телләр белән бик кызыксынуым сәбәпледер.

 

記者:タタール語は難しいですか?どんなところが難しい、または簡単ですか?

 

ザリナさん:タタール語は私にとって全く難しくありません。タタール語はウズベク語と同じくチュルク諸語に属していますので、語彙を理解するのはとても簡単です。これは、私がチュルク語を知っていて、言語に興味があるからだと思います。

 

 

Грамматик формаларны урынлы һәм дөрес итеп куллану авырлык тудыра

文法形式を正しく使うのが難しい

 

 

Икенче яктан, сүзләргә басымны дөрес кую авыррак. Шулай ук грамматик формаларны урынлы һәм дөрес итеп куллану авырлык тудыра. Мәсәлән, үзбәк телендә берәр нәрсә күрергә теләгәндә "ko’rgim keladi" диләр, әмма татар телендә "күрәсем килә" диләр. Татар теле олимпиадасында катнашканда, мин нәкъ шундый хата ясадым да: "Татарстанга барасым килә" дип әйтү урынына, "баргым килә" дип әйтеп куйдым. Шуның сәбәпле бераз оялып та алдым.

 

ですが、単語にアクセントを正しく置くのが難しいです。また、文法形式を正しく使うのも難しいです。例えば、ウズベク語では何かを見たい時に ko’rgim keladi と言いますが、タタール語では күрәсем килә (küräsem kilä) と言います。タタール語オリンピックでは、私はまさにそのような間違いをしてしまいました。барасым килә (barasım kilä) ではなく баргым килә (barğım kilä) と言ってしまいました。ですので、少し恥ずかしかったです。

 

 

— Олимпиадада катнашу турында күбрәк сөйләгезче? Быел ул ничек узды, сезгә ошадымы?

 

— Телне әле өйрәнә башлау сәбәпле, быел мин олимпиадада беренче тапкыр катнаштым. Коронавирус аркасында ул онлайн оештырылды. Күп төрле илләрдән олимпиадада катнашучылар әдәби, сокландыргыч татар телендә шундый матур презентацияләр ясады, бик ошаттым! Сөйләгәннәрен тыңлап таң калдым.

 

記者:オリンピックに参加したことについて教えてください。今年はどんな風に行われましたか?楽しかったですか?

 

ザリナさん:まだ勉強し始めたばかりなので、今年私はオリンピックに初めて参加しました。オリンピックはコロナのためオンラインで行われました。色々な国からの参加者がきれいなタタール語で素晴らしいプレゼンをするのを見て、驚きました。

 

 

Чын, матур татар телен ишетү дә – бәхет булды

生のきれいなタタール語を聞いて嬉しかった

 

 

Пандемия аркасында олимпиадага Казанга бара алмавым кызганыч булды, әлбәттә. Тик чын, матур татар телен ишетү дә – бәхет булды, минем өчен кызыклы тәҗрибә булды бу. Олимпиадада үзем призлы урынга лаек булдым. Дөресен әйткәндә, моны көтмәгән идем, чөнки телне әле ярты еллап кына өйрәнәм бит, татарча яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Шулай да мин призлы урынга лаек булуыма шатландым. Киләсе елларда белемемне тагын да яхшырак шомартып катнашачакмын!

 

パンデミックのせいでカザンに行けなかったのは残念でしたが、生のきれいなタタール語を聞いて嬉しかったです。私にとってこれは面白い経験になりました。私は入賞しましたが、これは予想していませんでした。なぜなら、まだ半年しか勉強しておらず、タタール語が良くできるとは言えないからです。ですが、入賞して嬉しかったです。これからもっと良く勉強してまた参加します!

 

 


 

— Ә телдән тыш сезгә татарларда, татар мәдәниятендә нәрсә ошый?

 

— Татар милли ризыкларын бик яратам. Кызганыч, Казанда, Татарстанда әле булганым юк, һәм чын милли ризыкларны ашау бәхетенә әле ирешмәдем. Шулай да, без татар ризыкларын үзебез тырышып пешерәбез. Үзем әзерләгән чәкчәк бик тәмле, миңа нык ошады! Бер вакыт, Мидзукига кунакка барганда, алар бик тәмле өчпочмаклар пешергән иде, бик яратып ашадым, тәмле ризык.

 

記者:言語以外に、タタール人やタタール文化の何が好きですか?

 

ザリナさん:タタールの民族料理が好きです。残念ながら、タタールスタンに行ったことがないので、本場のタタール料理も食べたことがありません。それでも、私達はタタール料理を自分たちで頑張って作っています。自分で作ったチャクチャクはとても美味しかったです!櫻間さんのお宅にお邪魔したとき、彼らはとても美味しいオシポシマクを作ってくれました。とても気に入りました。美味しい料理だと思います。

 

 

— Киләчәккә планнарыгыз нинди? Татар телен өйрәнүегезне дәвам итәсезме?

 

— Хәзер мин дүртенче курс студенты. Әлегә иң зур максатым – диплом эшен язып тәмамлау. Аннан ераграк карарга да куркам, әлбәттә, магистратурага кереп, укуымны дәвам итәргә ниятлим. Укуым белән беррәттән мин бар көчемне татар телен тагы да яхшырак өйрәнүгә, шомартуга куячакмын, сүз бирәм. Татар телендә иркен сөйләшә башлаганнан соң, мин Татарстанга, әбиемнең туганнары янына барырга телим.

 

記者:将来は何をしたいですか?タタール語の勉強は続けますか?

 

ザリナさん:今私は大学4年生です。今のところ最大の目標は、卒論を書いて卒業することです。その後は、大学院に進んで勉強を続けたいと考えています。同時に、タタール語の勉強も頑張りたいと思います。タタール語を自由に話せるようになったら、ひいおばあちゃんの親戚に会いにタタールスタンに行きたいです。

 

 

訳者:boltwatts

出典:https://www.azatliq.org/a/31251349.html

コメント