【タタール語ニュース】タタール語オリンピック優勝のアメリカ人:「カザンでは誰もタタール語を話していない」

"Казанга кайттым, ә анда татарча сөйләшүче юк"

 




 

2021429日付 Азатлык радиосы

 

 

Халыкара татар теле олимпиадасына тел, тарих, әдәбият белемнәрен тикшерү өчен Татарстан, Русия төбәкләреннән килүче кызлар-егетләр Казанда очрашты, ә чит илләр интернет аша көч сынашты. Сәбәбе – пандемия, чикләр ябык. Катнашучыларның гомум саны – 500 кеше.

 

国際タタール語オリンピックで言語、歴史、文学の知識を試すため、タタールスタン、ロシアの諸地域から来た若者たちは(タタールスタンの首都)カザンで会ったが、外国からの参加者はオンラインで競った。これは、パンデミックや国境封鎖のためである。参加者の総数は500人。

 

 

Быел да ике җиңүче булды: Татарстан, Русия төбәгеннән катнашучылардан иң яхшысы Чуашстаннан Айнур Сабирҗанов булса, чит илләрдән катнашучылардан җиңүче итеп Сан Францискодан Нури Чапаноглы игълан ителде.

 

今年も優勝者は二人。ロシア国内の参加者からはチュヴァシ共和国出身のアイヌルさんが、外国の参加者からはサンフランシスコ出身のヌリさんが選ばれた。

 

 

Нури – АКШның Сан-Франциско шәһәрендә туып-үскән татар. Аңа 19 яшь. Ул Калифорниянең Berkeley университетының беренче курсында белем ала. Әнисе – Диларә ханым чыгышы белән Казаннан. Озак еллар Сан- Францискода татар балаларына татар теле дәресләрен оештырып килде, алар өчен махсус китап нәшер итте. Әтисе – Җүнәйт Чапаноглы, чыгышы белән Япониядән, татар мөһаҗирләре вәкиле, вакытында Сан-Францискодагы татар оешмасын җитәкләде. Кызганычка, ул вафат. Нуриның тагын кыз игезәге бар, исеме – Өмет, тагын Наилә исемле сеңелләре бар. Өмет мәктәпне тәмамлап San Mateo колледжында укый.

 

ヌリさんは、アメリカ合衆国サンフランシスコで生まれ育った19歳のタタール人で、カリフォルニア大学バークレー校の1年生だ。母のディラレさんはカザン出身。長年、サンフランシスコでタタール人の子どもたちにタタール語の授業をしており、彼らのための教科書も出した。父のジュネイトさんは日本出身のタタール移民であり、生前はサンフランシスコのタタール団体を率いたこともある。残念ながら、彼は亡くなっている。ヌリさんにはさらに双子のオメットさんがいる。さらにナイレさんという妹がいる。オメットさんは学校を卒業し、サン・マテオ大学で学んでいる。

 

 



Нури Азатлыкка ни өчен олимпиадада катнашуы, татар тарихының кайсы чоры аңа тәэсир иткәне һәм Русиядәге тел сәясәтенә, татарлар телне саклап калыр өчен нишләргә тиеш дигән фикерләре белән уртаклашты. Нури белән татарча сөйләштек.

 

ヌリさんは我々に、なぜオリンピックに参加したか、タタールの歴史のどの時代が自身に影響を与えたか、ロシアにおける言語政策、タタール人が言語を守るために何をしなければならないか、といったことに関する考えを話した。ヌリさんと我々はタタール語で話した。

 

 

<中略>

 

 

— Татарстанда да, татарлар күпләп яшәгән Башкортстанда да, кызганычка, синең яшьтәшләрең арасында телсез татарлар бар.

 

— Андыйларны үз күзләрем белән күрдем һәм минем өчен гаҗәп ул. Казанга кайткан идем, күпчелек кызлар-егетләр татарча белми дә, аңламаучылары да җитәрлек. Исемнәре татар, Татарстанда туганнар, әмма туган телләрен белмиләр. Минем башыма сыймый иде ул, әле дә аңлау авыррак. Без мәктәптә укымадык татар телен, әти-әни – тырышлыгы һәм соңыннан үзебезнең контроль нәтиҗәсендә телне саклап калдык. Мин Казанда өч тапкыр булдым. Урамда татарча сөйләшүчеләр аз. "Түбәтәй" кафесына кергәч, татарча эндәштем, татарча хезмәт күрсәттеләр. Бусы ошады. Гаиләдә татар теленә игътибар аз дигән фикергә килдем. Чынында Казанны бик сагындык. Мин дә, әни дә, Өмет тә. Сеңлебез Наиләгә дә күрсәтәсебез килә. Ул кайтканда бик кечкенә иде, хәзер башкача хисләр булыр иде. Казанда туганнарыбыз яши, Мәскәүдә дә яшиләр, алар белән һәрвакыт элемтәдә. Ерак яшәсәк тә йөрәктә Казан аерым урында.

 

記者:タタールスタンにも、タタール人が多く住むバシコルトスタンにも、残念ながらあなたと同年代の人たちの間にタタール語ができないタタール人がいます。

 

ヌリさん:そういう人たちを自分の目で見ましたが、私にとっては驚きです。カザンに帰ったことがありますが、若者の多くはタタール語を知らず、理解しない人も多いです。名前はタタール風で、タタールスタンで生まれたのに、母語を知らない。これは私には理解できませんでしたし、今も理解するのが難しいです。私達は学校でタタール語を習いませんでしたが、両親の努力、その後は自分たちの意志で、言語を保持しました。私はカザンに3回行きましたが、外でタタール語を話す人たちは少なかったです。「テュベテイ」(タタール料理のファストフード店)では私がタタール語で話すと、タタール語で対応してくれました。これはよかったです。私は、家庭でタタール語への関心が少ないという考えに至りました。本当はカザンがとても恋しかったです。私も、母も、オメットも。ナイレにも見せたいです。彼女はまだ小さかったので、今は違った風に感じるでしょう。カザンには親戚が住んでいて、モスクワにも住んでいて、彼らといつも連絡を取っています。遠くに住んでいても、カザンは特別です。

 

 



— Русиядә сәяси вазгыять тә төрле өлкәләргә, шул исәптән, халыкларга, аларның телләренә дә тәэсир итә. Бу хакта ишетеп беләсеңме?

 

— Әйе, анысы да бар. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскарганын һәм бу Мәскәү сәясәте аркасында булганын да укып беләм. Бу дөрес түгел, телне өйрәнү өчен бу бик аз. Татарстанда яшәп кешеләрнең мәктәптә булса да тулы рәвештә татар телен, әдәбиятын өйрәнергә хокукы бар. Сөйләм теле бар, әдәби тел бар. Әдәби телне саклап калу да кирәк. Татарстанда укучылар рус, татар, чит телне өйрәнә дип беләм. Бу авыррактыр, барысына да өлгерергә кирәк. Америкада инглиз теле һәм бер чит телне сайлау мөмкинлеге бар. Татарстанда татар дәүләт теле, аны барысының да өйрәнүе кирәк, бу бит шунда аралашыр өчен кирәк. Русия сәясәтен төрле милләтләр яши, барысы да үз мәдәниятен саклый дип күрсәтә, әмма татар теле мәктәпләрдә калмаса, бу гаделсезлек булачак. Татарларга үз телләрен саклап калырга авыр. Әмма Татарстан ул дәүләт, үз телләре өчен җаваплы.

 

記者:ロシアでは、政治状況が諸民族やその言語にも影響しています。これについては知っていますか?

 

ヌリさん:はい、それもあります。学校でタタール語の授業が短縮されたこと、これがモスクワの政策によるものだということを読んで知っています。これはよくないです。言語を学ぶには少なすぎます。タタールスタンに住む人は、学校でであっても、完全な形でタタール語、タタール文学を学ぶ権利があります。口語も文語もあり、文語を守ることも必要です。タタールスタンの子どもたちがロシア語、タタール語、外国語を学ぶということは知っています。これは大変でしょう、すべてを頑張らなければなりませんから。アメリカでは英語と一つの外国語を選ぶことができます。タタールスタンではタタール語が国家語で、全員が学ばなければなりません。そこで会話するために必要ですから。ロシアは、様々な民族が住んでいて、すべての民族が自分の文化を守っているように見せていますが、タタール語が学校に残らなければ不公平です。タタール人にとって、自分の言語を守るのは難しいです。しかし、タタールスタンは国家なので、自分たちの言語に対して責任があります。

 

 



— Ә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсың?

 

— Мин чынында төгәл рецептлар белмим, әйтә алмыйм, чөнки мин Казанда яшәмим. Безнең өчен телне өйрәнү урыны гаилә булды, әни һәм әти. Бу – универсаль алым. Әмма, әнием әйткәнчә, "кухня теле" дәрәҗәсенә тәгәрәмәс өчен гаилә белән генә чикләнү дә кирәкми. Белмим, интернетта татар телен өйрәнәм диючегә күп төрле мөмкинлекләр булырга тиеш дип уйлыйм. Мультфильм, кинолар, компьютер уеннары аша да телне үзләштереп була. Гомумән татар тарихы, татар турында видеолар да булыша, татарлыкны үстерә. "Сәләт" кебек аланнар күбрәк булсын иде, телне шомарту өчен мәйданнар кирәк.

 

記者:何をしなければならないと思いますか?

 

ヌリさん:私は実際、やり方を知りませんし、言えません、なぜなら私はカザンに住んでいないからです。私達にとって言語を学ぶ場は家庭でした、母と父です。これは、普遍的な方法です。しかし、母が言うには、「食卓の言語(=家庭内でのみ用いられる言語)」の状態に陥らないために、家庭内にのみ制限される必要もありません。ネットでタタール語を学ぶという人たちには様々な可能性があるべきだと思います。アニメ、映画、コンピューターゲームを介して言語を学ぶこともできます。タタールの歴史やタタールについての動画も役に立ちますし、タタールとしてのアイデンティティを育みます。「セレット」(タタール語キャンプなどを行っている青年団体)のような場もさらにあるといいです、言語を磨くための場所が必要です。

 

 

<後略>

 

 

訳者:boltwatts

原文:https://www.azatliq.org/a/31227098.html

コメント