"Балалар тәрәзәдән сикерә башлады." Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе
2021年5月11日付 Азатлык радиосы
11 май Казанның 175нче гимназиясендә ут
ачу нәтиҗәсенә 9 кеше һәлак булган, шуларның 7се - балалар. Һөҗүм итүче
тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.
5月11日、カザンの第175番学校で銃乱射事件があり、子供7人を含む9人が死亡した。拘束された犯人は、以前に同学校を卒業した19歳の男だという。
11 май иртәсендә Казанда билгесез кеше
175нче гимназиягә мылтык тотып кергән һәм ут ачкан. Бу хакта Гадәттән тыш
хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
5月11日の朝、何者かがカザンの第175番学校に銃を持って侵入し、発砲した。これについて、非常事態省が伝えた。
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
урынга килеп Казанның 175нче гимназиясендә ут ачу нәтиҗәсендә 7 бала корбан
булганын раслады, тагын 16 кеше (12 бала һәм 4 өлкән кеше) хастаханәгә
китерелгән диде ул.
現場を訪問したタタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は、カザンの第175番学校での銃撃により7人の子供が犠牲になったとし、さらに16人(子供12人と大人4人)が病院に搬送されたと発表した。
"Чаралар күрелә. Әлбәттә, мәктәпкә дә,
гаиләләргә дә кирәк булган бар ярдәм күрсәтеләчәк. Бу - бөтен республика,
илебез өчен зур фаҗига" диде ул.
「対策が講じられます。もちろん、学校にも家族にも必要なすべての援助が行われます。これは、(タタールスタン)共和国、我が国(ロシア)全体にとって大きな悲劇です」と大統領は述べた。
Соңрак Миңнеханов Казанның бу мәктәптә
эшләгән тагын бер хатын-кызның һәлак булуы турында хәбәр итте. Барлыгы тугыз
кешене югалттык, диде ул.
その後ミンニハノフ大統領は、カザンの同学校に勤務する女性教師が亡くなったことを伝えた。我々は全員で9人を失った、と大統領は述べた。
Гимназия Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан.
Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар тәрәзәләрдән дә сикергән. Ата-аналар
мәктәп эченә автомат тоткан ике ир кергән дип сөйләде. Шулай ук шартлау булуы
турында да хәбәр ителә.
学校はジェウデット・フェイズィ通りに位置している。一部の情報によると、子供たちは窓からも飛び降りたという。保護者らは、学校の中に自動小銃を持った二人の男が入ったと話した。また、爆発があったことについても伝えられている。
Медиа язуынча, полиция һөҗүм итүчене
тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.
メディアによると、警察は犯人を拘束した。犯人は、以前この学校で学んでいた19歳の男だという。
<中略>
Казанда террорчылыкка каршы операция
тәртибе кертелде. 12 май Татарстанда матәм көне игълан ителде, мәктәпләрдә
дәресләр булмаячак.
カザンでは対テロ作戦体制が導入された。5月12日はタタールスタンで追悼の日とされ、学校は休校となる。
6 сыйныфта укучы кыз:
6年生の女子生徒の証言
"Без урыс теле дәресендә утыра идек.
Беренче катта каты тавышлар ишетелә башлады, без моңа игътибар итмәдек. Шуннан
шартлау артканнан-арта барды. Малайлар тәрәзәгә йөгереп килеп беренче катка
карадылар. Тәрәзәләр, өстәлләр бәреп чыгарылган иде. Шуннан шартлау
икенче-өченче катка күчте. Бездә паника башланды, минем йөрәгем авыртырга
тотынды.
Мәктәп мөдире өстәлләрне ишек янына китергә
кушты. Без бөтен өстәлләрне ишекне каплар өчен тартып китерә башладык. Икенче
каттан балалар тәрәзәдән сикерергә тотынды. Шуннан шау-шу арта барды. Янгын
сүндерүчеләр килеп безне чыгарды. Безгә берни аңлатмадылар, чыгардылар һәм
җибәрделәр. Атыш тавышларын гына ишеттек.
Безнең сыйныфта зыян күрүче булмады. Әмма
өчләп укытучыны алып киттеләр. Алар аңсыз иде. Һәм канга баткан малай
булды".
「私たちはロシア語の授業を受けていました。1階で大きな音が聞こえ始めましたが、私たちは気にしませんでした。それから爆発音がどんどん大きくなっていきました。男の子たちは窓の方に走って来て、1階を見ました。窓や机が散乱していました。それから爆発音が2-3階にまで移ってきました。私達はパニックになり、私の心臓は痛み始めました。校長先生は机をドアのところに運ぶように言いました。私達はすべての机を、ドアをふさぐようにして運び始めました。2階の窓から子供たちが飛び降り始めました。それから騒ぎが大きくなっていきました。消防隊員が来て、私たちを運び出しました。彼らは私たちに何も説明しませんでした。彼らはただ私たちを運び出して、送りました。私たちは発砲音を聞いただけです。私たちのクラスに被害者はいませんでした。でも、3人の先生が運ばれました。彼らは意識がありませんでした。それから、血だらけの男の子がいました。」
<後略>
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿