【タタール語ニュース】「タタール版ネトフリ」構想の行方は?

Татарстан мәдәният министры «татарча Netflix» ясау идеясе турында фикерен әйтте

 




2021329日付 Татар-информ

 

Ирада Әюпова фикеренчә, булган платформаларны алга этәрү белән шөгыльләнү яхшырак.

 

タタールスタン共和国文化相「既存のプラットフォームを前進させることに努めるほうが良い」

 

 

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәзерге вакытта Netflix стриминг платформасының татар кинофильмнары, спектакльләре һәм анимацион картиналары урнаштырылган вариантын ясау ихтыяҗы булуда шикләнә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда хәбәр итте.

 

タタールスタン共和国のイラーダ・アユポワ文化相は現在、Netflix(ネットフリックス)配信プラットフォームのタタール版(タタールの映画、演劇、アニメを配信する)を立ち上げることに懐疑的だ。これについて大臣は、Татар-информ へのインタビューで述べた。

 

 

«Минем позиция күпләргә ошамаска мөмкин, шәхси фикеремне әйтәм. Минемчә, үзебезнекен ясауга караганда булган платформаларны алга этәрү белән шөгыльләнү яхшырак. Чөнки иң зур чыгымнар мәйданчык ясауда түгел, ә аны алга этәрүдә», — диде министр.

 

「私の立場は多くの人が気に入らないかもしれませんが、個人的な意見を言います。私の考えでは、自分たちのを作るのに比べ、既存のプラットフォームを前進させることに努めるほうがいいでしょう。なぜなら、最も大きな費用は、プラットフォームを作ることではなく、それを前進させることにかかるからです」と大臣は述べた。

 

 

«Барысы да безнең максатларыбызга бәйле. Әгәр сүз татар мәдәнияте өчен ниндидер резервация булдыру турында булса, әйдәгез, татарларга багышланган һәм барысы да татар телендән булган цифрлы платформа ясыйк. Әгәр без үзебезне тануларын телибез һәм контентны глобаль киңлеккә этәрергә ниятлибез икән, бу бөтенләй башка концепция», — дип өстәде Ирада Әюпова.

 

「すべては我々の目標によります。もしタタール文化を保護するための何かを作るということであれば、タタール人向けの、完全タタール語のデジタルプラットフォームを作りましょう。もし私たちが、自分たちのことを知ってもらいたい、コンテンツを世界中に広めたい思っているなら、これは全く別のコンセプトです」とイラーダ大臣は付け加えた。

 

 

Татарстанда «татарча Netflix» ясау турында сөйләшүләр алып барылуы март башында билгеле булды. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «татар телендә милли платформа бик перспективалы һәм алга киткән адым булачак».

 

タタールスタンで「タタール版ネトフリ」を作る議論が行われていることは、3月上旬に明らかになった。これについて、「タタルキノ」(「タタール映画」の意)のミリャウシャ・アイトゥガノワ代表が伝えた。彼女は、「タタール語の民族プラットフォームは、非常に有望で先進的な一歩となるでしょう」と述べた。

 

 

訳者:boltwatts

原文:https://tatar-inform.tatar/news/culture/29-03-2021/tatarstan-m-d-niyat-ministry-tatarcha-netflix-yasau-ideyase-turynda-fikeren-ytte-5815809

コメント