Япон-татар кызы Мидзуки Сакурама-Накамура: «Татар теленең киләчәгенә ышанам»
2021年2月20日付 Ватаным Татарстан
Халыкара туган тел көне дөньяга сибелгән
татарлар өчен кадерле бәйрәм. Үзен япон-татар кызы дип атаган Мидзуки
Сакурама-Накамура өчен дә шулай ул. Без аны татар теле һәм әдәбияты буенча
халыкара олимпиада җиңүчесе буларак беләбез.Татар телен 20 яшендә өйрәнә башлаган
һәм тел юнәлешендә фәнни эшләр башкарган галимгә без “Татар теле – сезнең өчен
нинди тел”, “Аның киләчәге бармы”, дигән сорауларны бирдек.
国際母語デーは、世界中に散在するタタール人らにとって大切な祝日だ。これは、タタール人の祖母を持つ櫻間瑞希さんにとっても同様である。彼女は、国際タタール語オリンピックの優勝者として有名だ。二十歳でタタール語の勉強を始め、言語分野で研究を行う彼女に我々は、「タタール語はあなたにとってどんな言語か」、「タタール語に未来はあるか」といった質問を投げかけた。
— Минем өчен татар теле — туган тел дип
әйтә алам. Чөнки мин татарча ишеткәндә татар әбием белән үткәргән татлы
балачагымны хәтерлим. Әбиемне, аның тавышларын, бергә җырлаган татар җырларын
хәтерлим…
「私にとってタタール語は、母語であると言えます。なぜなら、私はタタール語を聞くと、タタール人の祖母と過ごした楽しい子供時代を思い出すからです。祖母を、祖母の声を、一緒に歌ったタタールの歌を思い出します…」
Мин аны бик яраттым, һәрвакыт аның белән
булырга теләдем, ләкин мин мәктәпкә барырга әзерләнгәндә ул кинәт вафат булды,
һәм аның белән бу планетада бүтән очраша алмыйм. Татар теле миңа һәрвакыт татлы
һәм моңсу хисләр белән искә төшә. Димәк, туган тел ул — татар теле.
「私は祖母が大好きでした。いつも一緒にいたかったですが、私が小学校に入学する前に突然亡くなりました。もう会うことができません。タタール語はいつも楽しい気持ちや悲しい気持ちと共に思い出されます。つまり、私にとっての母語はタタール語なのです」
Әгәр дә яшь буын татар телен өйрәнүне дәвам
итсә, бу телнең киләчәге бар дип ышанам. Моның өчен теләгән һәр кешегә татар
телен өйрәнү мөмкинлеге киң һәм өзлексез бирелергә тиеш. Белүемчә, Татарстанда
татар теле дәресләре һәм «Ана теле» онлайн мәктәбе кебек татар телен
җанландыручы проектлар эшли, ләкин бу мөмкинлек һәркем өчен бирелергә тиеш.
Монда бер проблема бар. Чөнки татар телен бу тел белән кызыксынган кешеләр генә
өйрәнә. Димәк, һәр мәктәптә укыту — һәркемгә тел өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен
бик нәтиҗәле юл.
「もし若い世代がタタール語を学び続ければ、この言語に未来はあると信じています。そのためには、希望する人全員に、タタール語を学ぶ機会が広く、持続的に与えられなければなりません。私の知る限りでは、タタールスタンではタタール語の授業や、タタール語学習サイト Ana tele のような、タタール語を活性化させるプロジェクトが行われていますが、この機会はすべての人に与えられなければなりません。ここで一つ問題があります。タタール語は、タタール語に関心のある人だけが学んでいるということです。つまり、すべての学校で教えることが、すべての人に言語を学ぶ機会を与えるために非常に効果的な方法なのです」
Россия кебек күпмилләтле илдә толерантлык
бик мөһим фактор. Татар телен белмәгән кешеләр тәнкыйтьләнергә тиеш түгел.
Шулай ук, татар телен өйрәнергә теләмәгән кешеләр дә толерант булырга тиеш.
「ロシアのような多民族国家で、寛容さはとても重要なファクターです。タタール語を知らない人たちを批判してはいけません。同様に、タタール語を学びたくないという人たちも寛容にならなければなりません」
Бер милләт вәкиленең башка милләтләрнең
мәдәниятен аз гына булса да белүе — аларга бер-берсен аңларга булыша ала. Шулай
итеп, татар булмаганнар өчен татар телен өйрәнүнең мәгънәсе бар, һәм, әлбәттә,
татарлар өчен дә башка милләтләрнең ана телләрен өйрәнүнең мәгънәсе бар. Мәҗбүр
итү — каршылык тудыра, бу җәмгыятьнең бүленешенә китерә. Шуңа күрә, мәҗбүр итү
түгел, кызыксындыру, өйрәнү теләген тудыру мөһим.
「ある民族の人が、他の民族の文化を少しでも知ることは、相互理解を助けます。よって、タタールではない人たちがタタール語を学ぶことには意味があります。そしてもちろん、タタール人たちにとっても他の民族の母語を学ぶことは意味があります。強制することは、反発を生みます。これは社会の分断をもたらします。そのため、強制するのではなく、興味を持たせること、学ぶ意欲を持たせることが重要です」
Ничек кенә булмасын, сезнең кебек журналист
бу проблема турында кемгәдер сорау бирсә, һәм бу проблема турындагы мәкаләләр
еш басылып чыкса, тел проблемасына игътибар җәмгыятьтә өзлексез тикшерелер иде.
Җәмгыятьтә өзлексез дискуссия дә бик мөһим. Татарист буларак, мин татар теленең
киләчәге барлыгына ышанам.
「どうであれ、あなたのようなジャーナリストがこの問題について誰かに質問すれば、そしてこの問題についての記事が頻繁に出れば、言語問題への関心が社会で継続的に検討されるでしょう。社会で継続的に議論されることもとても重要です。タタール研究者として、私はタタール語に未来があると信じています」
Мидзукиның ерак бабалары 1919 елда башта
Харбинга, аннан 1920 елда Япониягә килеп урнаша. Мидзукиның әбисе Саҗидә,
(японча исеме Сачико) Япониядә туа, рус теле укытучысы булып эшли. Мидзуки
әбисенең туган телен бик тә өйрәнергә тели, ләкин японча-татарча сүзлек һәм
татар дәреслекләре таба алмый. Ул әлеге хыялын студент булгач чынга ашыра.
Бүген ул социаль фәннәр докторы.
櫻間さんの祖先は1919年にまずハルビンに、その後1920年に日本に移住した。櫻間さんの祖母サジデ(日本名:サチコ)さんは日本で生まれ、ロシア語教師として働いた。櫻間さんは祖母の母語を学びたいと考えたが、日本語で書かれた辞書や教科書は見当たらなかった。彼女はこの夢を、大学生になってかなえた。現在彼女は、社会科学博士である。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿