Башкортстан кешесе ипи эчендә алтын балдак тапкан
2021年2月8日付 интертат
Кыйммәтле табылдыкны хуҗасына кайтару
өчен, ипи пешерүче хатынны эзләп тапканнар.
発見者は高価な見つけ物を持ち主に返そうとし、パンを焼いた女性を見つけた。
Башкортстанның Уфа районында яшәүче Николай
Дәүләкән районында яшәүче дусты Владимирга мөрәҗәгать итә, ул кибеттән ипи алып
кайтуын үтенә. Аннары Владимир Николай белән очраша. Ул ипине һәм Дәүләкәннән
алган башка күчтәнәчләрен дустына биреп җибәрә.
バシコルトスタン共和国ウファ郡に住むニコライさんは、ダヴレカノフスキー郡に住む友人のウラジーミルさんに連絡し、パンを買って帰るよう頼んだ。その後、ウラジーミルさんはニコライさんと会い、パンと、ダヴレカノフスキー郡で買った他のお土産をニコライさんに渡した。
Кич өенә кайткач, Николай Дәүләкән ипиенең
беренче кисәген кисеп алуга ук, алтын балдак таба. Балдак 585нче үрнәкле
алтыннан шактый киң итеп эшләнгән була. Башкортстанның Дәүләкән районының
«Асылыкүл» газетасы шул хакта хәбәр итә.
夜、ニコライさんが家に帰って、もらったパンを切ると、金の指輪が出てきた。それは、純度58.5%の金から作られた、かなり幅広の指輪だった。バシコルトスタン共和国ダヴレカノフスキー郡の地元紙がこれについて報じた。
Николай кыйммәтле табылдыкны хуҗасына тапшырырга
тели. Шуннан соң тиз арада ипине кибеткә сатуга китергән кешеләрне эзләп
табалар. Алтын балдак хуҗасы райондагы ипи пешерә торган заводта эшләүче хатын
булуы ачыклана. Ул смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган. Тик эш барышында
балдагын ипи камыры өстенә сыпырып төшергән, диелә бу хәбәрдә.
ニコライさんは、高価な見つけ物を持ち主に返そうと考えた。その後すぐに、パンを店に卸した人たちを見つけた。金の指輪の持ち主は、郡のパン工場で働く女性であることが分かった。彼女は、勤務時間が始まる前に指輪を置いておいたが、仕事中に誤って指輪をパン生地の上に払い落してしまったのだという。
訳者:boltwatts

コメント
コメントを投稿