【タタール語ニュース】タタールスタンへの観光客、6割がリピーター

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – республикага кабат килүче кешеләр




202081日付 Tatar-inform


Туристлар республикадагы барлык истәлекле урыннарны да карап өлгермәгәнгә күрә яңадан килә.

観光客は、タタールスタンのすべての観光地を(1回で)回りきることができないため、リピートするという。


Татарстанда туристларның күпчелеген республикага кабат ял итәргә килүчеләр тәшкил итә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

タタールスタンでは、観光客の多くがリピーターである。これについて、タタールスタン共和国観光委員会のセルゲイ・イヴァノフ委員長が述べた。


«Без туристларның Татарстанга сәфәр кылганнан соң калдырган фикерләренә мониторинг үткәрәбез, алар республика халкының кунакчыллыгын, чисталыкны һәм бик яхшы инфраструктураны билгеләп үтә. Шунлыктан кешеләр бирегә кабат килергә әзер, чөнки берьюлы барысын да карап өлгерә алмыйлар. Туристларның 60 процентка якыны — Татарстанга яңадан килүчеләр», — диде Иванов.

「我々は、観光客がタタールスタン訪問後に残した感想をチェックしています。彼らはタタールスタンの人々のおもてなし、清潔さ、非常に良く整備されたインフラを評価しています。また、リピートするという人たちもいます。なぜなら一回ですべてを見ることができないからです。観光客の60%近くがリピーターです」とイヴァノフ氏は述べた。


Киләчәктә туризм өлкәсендә эшләүчеләр әлеге санны «Бөек Болгар юлы» проекты хисабына арттырырга ниятли. «Татарстанда ике яки өч тапкыр булган кешеләрнең бирегә дүртенче, бишенче мәртәбә килүен, республика һәм күрше төбәкләр белән танышуын телибез», — дип искәртте спикер.

今後、観光業界は、この数を「偉大なるボルガルへの道」プロジェクトによって増やしたいと考えている。「タタールスタンに2回、3回来た人たちが4回、5回来ること、周辺地域も訪れることを願っています」とイヴァノフ氏は話す。


Бүген Татарстан туризм базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр Татарстанга сәяхәт итүне Европаның башка илләренә альтернатива буларак карый.

こんにち、タタールスタンは観光市場においてヨーロッパの国々と競争している。モスクワとサンクトペテルブルクの住民は、タタールスタンへの旅行を、ヨーロッパや他の国々への旅行の代わりとして見ている。


«Без республикага Казанда беркайчан да булмаган һәм Европага яки башка чит илләргә даими рәвештә сәяхәт иткән бик күп кешенең килүен күрәбез», — диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

「我々は、カザンに来たことはないがヨーロッパや他の国々をいつも旅行している多くの人たちがタタールスタンに来ているのを見ています」とイヴァノフ氏は述べた。


訳者:boltwatts

コメント