【タタール語ニュース】在日タタールの雑誌「ヤポン・モフビレ(日本事情)」、ウェブ上で公開

Япония татарлары чыгарган «Япон мөхбире» журналы ачык кулланылышка урнаштырылды




202065日付 Tatar-inform


Берничә ел дәвамында Америкада сакланган сирәк журналлар исемлегенә кергән мирас белән теләгән һәркем файдалана ала.

数年間アメリカで保管されていた希少雑誌が、誰でも利用可能になった。


Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге 1931 елда Япониядә нәшер ителгән «Япон мөхбире» дип исемләнгән журналны ачык кулланылышка чыгарды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе Илһам Гомәров сөйләде.

タタールスタンの言語・文学・芸術研究所の文書・音楽遺産センターは、1931年に日本で創刊された雑誌「ヤポン・モフビレ(日本事情)」を公開した。これについて、センター長のイルハム・ゴメロフ氏が伝えた。


«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 2-3 февральдә АКШка сәфәр кылды. Шундагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага бүләк буларак 1933-1934 елларда чыккан „Яңа япон мөхбире“ журналының 14 номерын тапшырды. Хөкүмәт аларны даими саклауга ТР Фәннәр академиясенең Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә җибәрергә карар кылды», — диде ул.

「タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は今年の22-3日にアメリカを訪問しました。現地のタタール人コミュニティーの代表者らは、タタールスタンへのプレゼントとして、1933-34年に出た雑誌『ヤガ・ヤポン・モフビレ(新日本事情)』の14つの号を贈ってくれました。政府は、それらを常時補完するためにタタールスタン共和国科学アカデミーの文書・音楽遺産センターに送ることにしました」とイルハム氏は述べた。




Илһам Гомәров әлеге номерларның халыкка хезмәт итүен, фәнни әйләнешкә кереп китүенә өметләнүен әйтте. «Без журналларны сканердан чыгардык һәм үзебезнең сайтка ачык кулланылышка урнаштырдык. „Япон мөхбире“ журналы — Япониядәге милләттәшләребезнең шушы илдә яшәү елларында чыккан уникаль мирас. Алар сирәк очрый торган журналлар исемлегендә», — дип сөйләде галим.

イルハム・ゴメロフ氏は、それらの号が人々にとって有益なものとなり、学術研究に利用されていくことを願っていると述べた。「私たちは雑誌をスキャンし、自分たちのサイトで公開しました。雑誌『ヤポン・モフビレ(日本事情)』は、同胞たちが日本に住んでいた期間に出たユニークな遺産です。それらは希少雑誌のリストに入っています」とセンター長は話した。


«Япон мөхбире» журналы — татар тарихы, татар мөһаҗирлеге белән кызыксынучыларга менә дигән мөмкинлек туды. Журналдагы текстлар иске татар имлясында язылган, бүгенге көндә аларны кирилл графикасына күчерү эше алып барыла. Киләчәктә сайтыбызда урнаштырырга уйлыйбыз», — диде Илһам Гомәров.

「雑誌『ヤポン・モフビレ(日本事情)』は、タタール人の歴史やタタール移民に関心のある人たちにとって、素晴らしい可能性を生み出しました。雑誌のテキストは古いタタール文字(アラビア文字)で書かれており、現在キリル文字への翻字作業が進められています。今後、サイト上に載せようと考えています」とイルハム氏は述べた。


<補足>
«Япон мөхбире» журналы 1931 елда Токиода чыга башлый. Бер елдан соң ул «Яңа япон мөхбире» дип атала, 1932 елның 20 декабреннән алып 1938 елның апреленә кадәр, Япониядән Дайрянга сөргенгә озатылганчы, аның мөхәррире Мөхәммәд Габделхәй Корбангали була. 1933-1937 елларда журнал даими рәвештә һәр ай саен чыгып бара. Барлыгы 61 нче журнал дөнья күрә (соңгы сан — 1938 елның апрелендә чыга).

「ヤポン・モフビレ(日本事情)」は1931年に東京で創刊された。翌年、「ヤガ・ヤポン・モフビレ(新日本事情)」に改名され、19321220日から19384月までの間、日本から大連に追放されるまで、編集長はムハンマド・ガブドゥルハイ・クルバンガリーが務めた。1933年から1937年にかけて、雑誌は毎月刊行された。全61号(最終号は19384月号)。


Журнал мөһаҗирлектәге татарларны Япония һәм дөньядагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән таныштыруны максат итеп куйган мәгълүмати белешмәлек буларак кабул ителә.

雑誌は、日本に移住したタタール人らに日本や世界の社会・政治情勢を伝えることを目的とした情報誌とされていた。


訳者:boltwatts

コメント