Япониядә
татар милли бизәкләре төшерелгән «Тартар» язу карасы җитештерелә башлаган

2020年5月15日付 Tatar-inform
Караны
чыгарган компания яшел төс татар халкының милли костюмнарында кулланыла дип
аңлатма биргән.
インク販売会社によると、インクの緑色はタタールの民族衣装で使われている色であるという。
Япониянең
«Tono & Lims» компаниясе «Тартар» дип исемләнгән яшел төстә язу карасы
җитештерә башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә япон кызы Мидзуки
Накамура-Сакурама хәбәр итте.
日本の Tono & Lims 社は「Tartar」という名前の緑インクの販売を始めた。これについて Tatar-inform の記者に、日本人の櫻間瑞希さんが伝えた。
«Соңгы
елларда Япониядә язу караларын яратып кулланучылар бик күп. Мин дә шулар рәтенә
керәм, язу карасы белән язарга яратам. Белүеңчә, Япония — төрле хоббилар иле.
Шуңа күрә яшел төсләрнең дә төрле төсмерләре бар, күргәнеңчә, әлеге компания
татар халкы яратып кулланган яшел төс чыгарган», — диде ул.
「近年、日本ではインクを好んで使う人たちがとても多いです。私もそのうちの一人で、インクを使って書くのが好きです。ご存じのように、日本は様々な趣味の国ですので、緑色と言っても様々な種類があります。見てわかるように、この会社はタタール人が好んで使う緑色のインクを発売しました」と彼女は話した。
Мидзуки
язу карасын ни өчен «татар» дип атаганнарын белми. «Бәлки, алар милли кием
төсен очраклы рәвештә табып, ошатканнардыр. Компаниянең социаль челтәр битендә
аңлатканча, „бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүче мәче булган. Ул каяндыр матур
көй ишеткән. Күрәсең, бу — татарлар көе. Әлеге яшел төс татарларның милли
костюмнарыннан“ дип язылган», — дип сөйләде Мидзуки Накамура.
櫻間さんは最初、インクがなぜ「Tartar」という名前なのか分からなかったという。「おそらく、民族衣装の色を偶然見つけて、気に入ったのでしょう。会社のSNSの説明によると、『世界中を旅するネコがいました。そのネコはどこかで美しい曲を聴きました。なんと、それはタタールの歌だったのです。この緑色は、タタールの民族衣装の色です』とのことです」と櫻間さんは伝えた。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿