【タタール語ニュース】タタールスタンのムスリム系ファッションブランド、布マスクの販売を開始

Казанның мөселман брендлары битлекләр тегеп сата




202043日付 Азатлык радиосы


Татарстан, Башкортстан даруханәләрендә битлекләр күптән бетте. Алар килеп чыккалый, әмма бер тапкыр киелә торган битлек кайбер очракта 70 сумга кадәр үк җитә. Бу кытлыкны киметер өчен мөселман брендлары битлекләр җитештерүгә күчте. Азатлык бизнесның башка якка авышуын тикшерде.

タタールスタンとバシコルトスタンの薬局で、マスクはとっくに売り切れた。市場に出回りはするものの、使い捨てマスクが70ルーブル(約99円)もすることがある。この不満を減らすため、ムスリム系ブランドはマスクの生産に移った。我々は、このようなビジネスの方向転換について取材した。


Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле Казанда күп кенә мөселман киеме кибетләре битлекләр тегә башлады. Кибет хуҗалары бер сүздән, бу гамәлне халыкка ярдәм йөзеннән, ә акча эшләү максатыннан ясалмавын әйтте.

世界でのコロナウイルス感染拡大のため、カザンでは多くのムスリム衣服店が布マスクを作り始めた。店のオーナーらは一様に、これは人々を支援するためであり、金儲けのためではないと話した。


Jamila style бренды җитәкчесе Җәмилә Сәлахова сүзләренчә, сыйфатлы тукымадан, күп тапкыр куллана алырлык битлек тегү билгеле чыгымнар таләп итә, шуңа да аның бәясе 250 сум. "Бу гамәлдә безне гаепләүчеләр булмады. Без бит даруханәдән битлекне 1 сумга алып аны халыкка 100 сумга сатучы алыпсатарлар түгел. Узебез җитештергән сыйфатлы битлекләр тәкъдим итәбез. Аларны төгәл күпме җитештергәнне әйтә алмыйм. Көнгә 10-20шәрләп сатабыз. Кайбер оешмалар, кафелар күпләп тә сатып ала", ди ул.

ムスリム系ブランド Jamila style のオーナーであるジャミラさんによると、高品質の布から使い回し可能なマスクを作るのにはある程度の費用が掛かる。そのため、価格は250ルーブル(約355円)だ。「このことで私たちを批判する人はいません。私たちは薬局からマスクを1ルーブルで買い、100ルーブルで売る転売ヤーではありません。自分たちで生産した高品質のマスクを提供しています。マスクの正確な生産量は分かりません。一日に10-20枚ずつ売っています。一部の団体やカフェが大量購入することもあります」と彼女は言う。


Алия Гыймадиева
アリヤさん


Sabr ширкәте дизайнеры Алия Гыймадиева да битлекләрнең бик популяр булуын әйтә. Аның сүзләренчә, алар битлекләрне чит ил мисалында күреп ясый башлаган. Халыкта ихтыяҗ зур булгач, күпләп җитештергәннәр.

Sabr 社のデザイナーであるアリヤさんもマスクが大人気であると話す。アリヤさんによると、彼女らはマスクを外国の例を見て作り始めたという。需要が増えたため、多く生産したそうだ。


Татьяна Закирова
タチヤナさん


Ensar кибетендә исә башта битлекләрне кием-салым сатып алучыга гомумән бушлай бирә торган булганнар. Әмма өләшә торгач битлекләр беткән. "Гадәттә зур ширкәтләр сораган заказларга алынабыз, кибеткә ни бары 40-50 данә генә килә, анысын да бер сәгать өчендә алып бетерәләр", ди кибет сатучысы Татьяна Закирова.

Ensar という店では当初マスクを、衣服を購入した人に無料で配っていたという。しかし、配っているうちにマスクがなくなったそうだ。「普段は大きな会社の注文を受け、店には40-50枚だけ来ます。それも1時間以内になくなります」と店員のタチヤナさんは話す。


Җәмилә Сәлахова
ジャミラさん


Гомумән алганда, коронавирус һәм дөнья икътисадында барган киризис күренешләр мөселман кибетләренә нык тәэсир итә. "Сонгы 2-3 атна өчендә атна уртасында кибеткә керүчеләр саны кинәт кимегән, ялларда халык бераз йөри. Җитәкчеләребез яллар игълан итсә дә, без эшчеләргә хезмәт хакын түләргә, кичектереп булса да салым, аренда бәяләрен түләргә тиешбез. Кибет ябылса авырга туры киләчәк. Әмма бу вәзгыять 2-3 атна, һичьюгы 2 ай өчендә тәмамланыр дип ышанасы килә", ди эшмәкәр Җәмилә Сәлахова.

コロナウイルスと世界経済の危機的状況は、ムスリム系ファッション店にも大きく影響している。「ここ2-3週間のうちに、平日の来店者数が急激に減りました、休日には少しいらっしゃいます。国の指導者らが休暇を宣言しても、私たちは従業員に給料を払い、遅れても税とテナント料を払わなければなりません。店が閉まれば落ちぶれることになります。しかしこの状況は2-3週間、そうでなくとも2ヶ月以内には終わると信じたいです」とジャミラさんは話す。




Алия Гыймадиева сатып алучыларның саны әзәюен әйтә. Аның каравы коронавирус онлайн сатуга тәэсир итмәгән. Кибет эшләп торса, ничек тә булса яшәргә була әле ди ул. "Эшчеләргә түләргә кирәк. Моның өчен нидер сатырга кирәк. Кибет ябылса авырга туры киләчәк. Шуңа күрә әлегә без билгезеслек хәлендә" ди ул.

アリヤさんは客の数が減ったと話す。一方、コロナウイルスはオンラインショッピングには影響していない。店がやっていれば、どうにかして生きることができると彼女は言う。「従業員に給料を払う必要があります。そのためには何かを売らなければなりません。店が閉まれば落ちぶれることになります。そのため、今のところ私たちはどうなるか分からない状態です」と彼女は話す。


訳者:boltwatts

コメント