【タタール語ニュース】プーチン大統領、チュヴァシ共和国のイグナチエフ首長を解任

Путин Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьевны вазифасыннан алды


Михаил Игнатьев


2020129日付 Азатлык радиосы


Русия президенты Владимир Путин Чуашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаевны билгеләде. Михаил Игнатьев вазифасыннан “ышанычны югалту сәбәпле” алынды.

ロシアのプーチン大統領は、チュヴァシ共和国の首長代行にオレグ・ニコラエフ氏を任命した。ミハイル・イグナチエフ氏は、「信用を失ったため」解任された。


Русия думасы депутаты, Чуашстан башлыгы вазифаларын башкаруга билгеләнгән Олег Николаев - илдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдырган Мәгариф кануны авторларының берсе. Бер атна элек кенә ул думаның Милләтләр эшләре комитеты башлыгы итеп билгеләнгән иде. Комитетны аңа кадәр җитәкләгән Илдар Гыйлметдинов ул вазифасыннан 22 гыйнварда китте.

チュヴァシ共和国首長代行に任命されたオレグ・ニコラエフ氏はロシアの国会議員で、民族語の教育を任意にした教育法の立案者の一人。先週、国会の民族問題委員会の委員長に任命された。


28 гыйнварда Михаил Игнатьев "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгарылды. Моның сәбәбе дип аның "этика нормаларын бозуы" күрсәтелә.

128日にミハイル・イグナチエフ氏は、ロシアの与党「統一ロシア」から追放された。理由は「倫理違反」だとされた。


Элегрәк Чуашстан башлыгы әйткән сүзләре һәм гамәлләре белән җәнҗал чыгуга сәбәп булган иде. 18 гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында Игнатьев хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк дип белдерде.

ここ最近、イグナチエフ氏の発言や行動がスキャンダルの原因となっていた。118日に行ったスピーチでイグナチエフ氏は、政権批判的なジャーナリストやブロガーを「一掃する」必要があると述べた。


23 гыйнварда Игнатьев республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Тантаналы чарада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

123日に(長身の)イグナチエフ氏は、(自分よりも背の低い)共和国非常事態省の職員に車のカギをプレゼントする際、(カギを頭の上に高く掲げ)受け取るためにジャンプさせた。この様子を収めた動画はSNSで拡散された。


Соңрак ул әлеге гамәлләре өчен гафу үтенде, ләкин җәмәгатьчелек, кайбер иҗтимагый оешмалар башлыкны тәнкыйтьләвен дәвам итте. Моннан тыш, Игнатьевның коррупция белән бәйле гамәлләре, республика бюджеты хисабына мунча төзү, кыйммәтле машиналар сатып алу белән бәйле җәнҗаллар да чыккан иде.

その後イグナチエフ氏はこれらの行為を謝罪したが、世論や一部の社会団体は非難を続けた。この他に、イグナチエフ氏に関しては汚職に関する行為や、共和国の予算でサウナを作ったり、高級車を購入したりといったスキャンダルも出ていた。


58 яшьлек Михаил Игнатьев Чуашстан республикасын 2010 елның августыннан бирле җитәкләде.

ミハイル・イグナチエフ氏は58歳で、20108月からチュヴァシ共和国首長を務めていた。


訳者:boltwatts

コメント