【タタール語ニュース】タタール語を話す人形、需要なく生産終了

Мәскәүдә "Татар курчагы" проекты эшчәнлеген туктата


Гаязовалар ясаган татар курчаклары


2020120日付 Азатлык радиосы


Татар телендә "сөйләшә" торган милли киемле курчаклар ясаучы Әдилә һәм Диана Гаязовалар проектны ябуларын хәбәр итте. Сәбәбе ихтыяҗ юклык һәм илдәге кризис.

タタールの民族衣装を着た、タタール語を話す人形を製作・販売する姉妹のアディラさんとディアナさんは、人形の製作・販売を終了すると述べた。理由は、需要がないこととロシアにおける経済危機である。


Мәскәүдә туып үскән, шунда яшәгән бертуган кызлар Әдилә һәм Диана Гаязовалар татар курчаклары эшләп чыгаруны туктата. Моның сәбәбен алар халыкта акча булмау аркасында ихтыяҗ кимү белән аңлатты.

モスクワで生まれ育ち、今もそこに住んでいる姉妹のアディラさんとディアナさんは、タタール人形の製作・販売をやめるという。理由は、人々にお金がなく、需要が減少したためとしている。


Кызлар әйтүенчә, хәзер алар элек җитештерелгән курчакларын сатып бетерергә тели. Шуннан соң җитештерү тукталачак. Алар үзләрендә курчакларны тавышландыру өчен эшләнгән музыка әсбаплары калуын да әйтә. Бу эшне дәвам итәргә теләүчеләр булса, бизнесны башка кешегә тапшырырга әзер булуларын белдерә. "Без бөтенесен татар телен һәм мәдәниятен шул рәвешле саклап калу белән кызыксынучыларга тапшырырга әзер. Бәлки ул дәүләт структуралары булыр", ди проект авторлары.

彼女らは、今は以前に生産した人形を売り切りたいと考えている。その後、生産は終了する。人形に声を吹き込むために作られた音響機器は手元に残るそうだ。この仕事を引き継ぎたい人がいる場合、ビジネスを他の人へ託す準備ができているという。「私たちはすべてを、タタール語とタタール文化を守ることに関心のある人たちに託す準備ができています。おそらくそれは、政府機関でしょう」と彼女らは話す。


Әдилә Гаязова Азатлыкка аңлатканча, мондый курчакларны ясау бик катлаулы технологик процесс, аңа бөтен көчеңне һәм вакытыңны бирергә кирәк. "Ә ихтыяҗ соңгы вакытта кимеде, 3 500 сумга курчак алу кешенең хәленнән килми. Илдә кризис. Кеше татар курчагы дип тормый, кибеттән очсызгарак кытай курчаклары ала", ди ул.

アディラさんによると、このような人形の製作は技術的に非常に複雑であり、すべての労力と時間をかけなければならない。「ですが、需要が最近減り、3500ルーブル(約6200円)で人形を買う余裕が人々にありません。ロシアでは経済危機です。人々はタタールの人形だからといって買わず、店でもっと安い中国製の人形を買います」と彼女は言う。


Гаязова әйтүенчә, хәзер татар милли продукциясе базарыннан көчле җитештерүчеләр дә китә. Моның сәбәбе дә шул ук ихтыяҗ юклыгы ди ул. "Чыннан да Русиядә чыгарылган татар продукциясе кыйммәтрәк торырга мөмкин. Моның сәбәпләреннән берсе аның җитештерү күләме азрак булуы. Татарстанда да мондый курчаклар белән кызыксыну артык зур түгел. Русия төбәкләрендә ныграк кызыксыналар, әмма аларны алырга теләгән кешеләрне табу җиңел түгел. Бу эшкә көчебез күп салына, ә кызыксыну җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шул сәбәпле эшчәнлегебезне туктатабыз", дип аңлатты Гаязова.

彼女によると現在、タタール民族製品の市場からは強力な生産者らも去っている。この理由も、同様に需要がないためであると彼女は言う。「本当に、ロシアで出るタタール製品は高いかもしれません。この理由の一つは、生産量が少ないことです。タタールスタンでもこのような人形に関心を持つ人はそれほど多くありません。ロシアの(他の)地方では関心がより強いですが、人形を買いたい人を見つけるのは簡単ではありません。この仕事に私たちはかなり力を入れていますが、関心が十分ではありません。そのため、私たちは活動をやめます」と彼女は説明した。


<中略>


Мәскәүдә туып үскән, шунда яшәгән бертуган кызлар Әдилә һәм Диана Гаязовалар кулдан татар курчакларын 2015 елның декабрендә чыгара башлаганнар иде. Һәр курчак милли киемгә киендерелгән, туган телдә алты җөмлә әйтә белә, шигырь укый һәм татар халык җырын җырлый. "Көтмәгәндә безнең татар балалары өчен курчаклар булмаганын аңладым. Татар милли күлмәкләре киеп, шигырьләр сөйли, татар җырлары җырлый белә торган курчаклар турында әйтәсе дә юк. Җитмәсә, бала­чага алар белән уйный да алырлык булсын. Алдыбызга куйган төп бурыч балалар яратырлык кына түгел, аларны өйрәтерлек тә булган татар уенчыгы булдыру. Бала өчен татар курчагы алуның өстен яклары бик күп. Беренчедән, баланы милли мәдәнияткә тарту, өйрәтү мөмкинлеге. "Татар курчагы" проекты татарларның сакланып калуы һәм үсешенә бездән кергән кечкенә бер өлеш. Без татар балалары татарча сөйләшсен иде, дибез!" дип сөйләгәннәр иде Азатлыкка апалы-сеңелле Гаязовалар.

モスクワで生まれ育ち、今もそこに住んでいる姉妹のアディラさんとディアナさんは、手作りのタタール人形を201512月に作り始めた。すべての人形がタタールの民族衣装を着ており、タタール語で6つの文を話し、詩を詠み、タタール民謡を歌う。「偶然、タタール人の子供たちのための人形がないことに気づきました。タタールの民族衣装を着て、詩を詠み、タタールの歌を歌う人形については言うまでもありません。さらに、子供たちが遊べるようなものでないといけません。設定した一番の目標は、子供たちが好きになるだけでなく、子供たちを教育することもできるようなタタールのおもちゃを作ることです。子供にタタール人形を買うことのメリットはとても多いです。まず、民族文化に興味を持たせ、教えることができる点です。『タタール人形』プロジェクトは、タタール人の保護と発展に私たちが行った小さな貢献です。私たちは、タタールの子供たちがタタール語を話してほしいと思っているのです!」と彼女らは以前話していた。


訳者:boltwatts

コメント