【タタール語ニュース】アフガニスタンでタタール語講座開講へ

Әфганстанда татар теле курсларын ачарга ниятлиләр


Әфганстанда татар теле курсларын ачарга ниятлиләр


2019113日付 Татар-информ


Беренче этапта татар телен Кабулдагы рус теле укытучылары укытачак.

最初の段階では、首都カーブルのロシア語教師らが教える。


Кабулда татар теле курсларын ачу ниятләнә. Әфганстан Ислам Республикасының Кабул провинциясе губернаторы Мөхәммәд Якуб Хәйдәри Россия делегациясе белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр иткән. «Татар-информ»га бу хакта Мөселманнарның патриотик Хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

アフガニスタンの首都カーブルで、タタール語講座の開講が企図されている。カーブル州のムハンマド知事が、ロシア代表団との会談でこれについて知らせた。Tatar-informには、ムスリム基金のルスタム代表が伝えた。


Рөстәм Хәбибуллин губернаторга Кабулда яшәүче татарларның гозерен җиткергән. «Әфганстан татарлары, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аксакал, минем татарча сөйләшүемне ишеткәч, елап җибәрде. Татарлар туган телләрен оныткан, төрек телен өйрәнә, аны туган тел дип таный. Әфганстан татарлары туган телләрен өйрәнергә хаклы дип уйлыйм", - ди Рөстәм Хәбибуллин.

ルスタム代表は州知事に、カーブル在住タタール人の要望を伝えた。「アフガニスタンのタタール人は、タタール語・文化の学習への支援を求めています。長老は、私がタタール語で話すのを聞いて泣き出しました。タタール人たちは母語を忘れ、トルコ語を学び、それを母語と思っています。アフガニスタンのタタール人は母語を学ぶ権利があると思います」とルスタム氏は言う。




«Минем өчен Кабул һәм аның янәшә-тирәсендәге халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү, торгызу - беренче чираттагы бурыч. Без Россия мөселманнары фондының башлангычын хуплыйбыз», - дип җавап биргән губернатор Мөхәммәд Якуб Хәйдәри.

「私にとっては、カーブルとその周辺の諸民族の言語・文化の発展と復興が最優先の課題です。我々はロシア・ムスリム基金の最初の取り組みに賛同します」とカーブル州知事は返答した。


«Без Кабулдагы урта мәктәпләр базасында татар теле курсларын ачарга ниятлибез. Кабулда рус телен укыту буенча эш көйләнгән, беренче этапта рус теле укытучыларын татар телен укытырга җәлеп итәргә телибез. Очрашу вакытында без башлангыч класс укучылары өчен китаплар, укытучылар өчен кулланмалар тапшырдык», - диде Рөстәм Хәбибуллин.

「我々はカーブルにある中学校をベースにしてタタール語講座を開講しようと考えています。カーブルではロシア語教育の環境が整っています。まず最初の段階では、ロシア語教師らをタタール語教育に引き寄せたいと思っています。会談で我々は、一年生用の本や、教師向けの指導書を贈りました」とルスタム氏は話した。




Әфганстан татарлары турында мәгълүмат бик аз. Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстанда 500 мең татар бар. Алар арасында электән яшәгән татарлар да, XX гасыр башында күченгән татарларның оныклары да бар. Татарлар башлыча Кабулда, Бамиан, Саманган провинцияләрендә яши. Әфганстанда күп тапкырлар булган Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстан татарларын төрки халыклар дип кенә кабул итәләр.

アフガニスタンのタタール人についての情報は大変少ない。ルスタム氏によると、アフガニスタンには50万人のタタール人がいる。彼らの中には、昔から住んでいる人たちも、20世紀初頭に移住したタタール人の子孫もいる。タタール人は主にカーブル州、バーミヤーン州、サマンガーン州に住んでいる。アフガニスタンを多く訪問したルスタム氏によると、アフガニスタンのタタール人はチュルク系民族としてしか認識されていない。


<中略>


訳者:boltwatts

コメント