"Йонлы
койрык аягымны урап алды" Җеннәр белән очрашуның җиде очрагы



2019年10月27日付 intertat
Кечкенә
вакытымда әбиләр белән аулак өйдә калгач, төрле җен-пәриләр турында
сөйләгәннәрен тыңларга ярата, һәрберсен йотлыгып тыңлап, исемдә калдырырга
тырыша идем. Ә кичләрен үзем генә калганда, ник тыңладым, ник исемдә калдырдым
икән дип үкенәм. Куркыта иде шул. Җен-пәриләр чынлап та бармы икән дигән уйлар
миндә гел булды. Җен-пәриләр барлыгына ышанган кешеләр үзләре белән булган
очракларны "Интертат"ка сөйләде.
私は小さい頃、おばあちゃんたちと村の集いにいるとき、様々な悪魔や妖精についての話を聞くのが好きで、一つ一つを食い入るように聞いて、覚えるように努力していた。しかし(大人になった今)夜を一人で過ごす時に、なぜそんな話を聞いてしまったのか、なぜ覚えようとしてしまったのかと後悔する。怖かったのだ。悪魔や妖精は本当にいるのだろうかという疑問が私にはいつもあった。悪魔や妖精の存在を信じる人たちが、自身の体験について intertat に話した。
"Йонлы
койрык аягымны урап алды"
「毛深い尻尾が私の足を取り巻いた」
"Мин
йөкле. Өйдә үзем генә калган көн. Тыныч кына йокларга яттым. Үзем генә калып
йокларга туры килгәли иде. Караңгыдан да, җен-пәриләрдән дә курыкканым булмады.
Йоклыйм. Йокы аралаш нәрсәдер яныма ятканын сизәм. Ирем кайтты ахыры дип
уйладым. Соңыннан башыма барып җитте - ул кайта алмый! Әкрен генә күзләремне
ачып, борылып карасам, ниндидер йонлы койрык минем аякларны урап алган.
Куркудан тыным кысылды. Башта йоклыйм сыман тоелды. Күзләремне йомдым. Ачтым.
Карыйм. Юк, юкка чыкмый койрык. Урап алган, аякларымны җибәрми. Торасым килә,
куркыта. Селкенмичә, тын да алырга куркып ятам. Күземне чытырдатып йомдым.
Суларга да куркам. Эчемнән генә белгән догаларымны укыйм. Нишләргә дә белмим.
Таң атканчы дога укып яттым. Күземне ачсам, ул юкка чыккан иде", - дип
сөйли Ләлә.
「私は妊娠しています。家に一人でいた日のことです。何事もなく床に就きました。一人で家に残って寝ないといけないことが多かったんです。私は部屋が暗いことも、悪魔や妖精も怖いと思ったことはありませんでした。寝ているときのことです。寝ながら、何かが私の隣で横になっている感じがしました。夫が帰ったのだろうと思いました。少しして思い出しました。(その日)夫が帰るはずはないのです!静かに私は目を開き、振り返ると、何か毛深い尻尾のようなものが私の足に巻き付いていました。恐怖で呼吸が苦しくなりました。最初は夢かと思いました。目を閉じ、また開き、そして見ました。それでも尻尾はなくなりません。巻き付いて、私の足を離しません。起きたい、怖い。身動きが取れず、呼吸もすることさえ怖い。目をしっかり閉じました。呼吸することも怖くて、心の中で、知っている祈りを唱えていました。どうすればいいか分かりませんでした。夜明けまで祈りを唱えていました。目を開けると、それは消えていました。」とララは言う。
- Ул
нинди койрык иде соң, тасвирлый аласыңмы?
それはどのような尻尾だったんですか、描写できますか?
- Әйе.
Озын, кап-кара, йонлы. Куркыныч.
「はい。長くて真っ黒で毛深かったです。不気味でした。」
- Ничек
котыла алдыгыз?
どうやって解放されたんですか?
- Мулла
чакырттым. Ул өшкергәч, мондый хәлләр башка кабатланмады.
「ムッラー(イスラム教聖職者)を呼びました。彼が祈ると、このようなことはもう起こりませんでした」

"Бәдрәф
ишеген ике зур йонлы бармак тотып торды"
「トイレのドアを二つの大きくて毛深い指が掴んでいた」
Алия
белән Каримә туганнарына туйга кайткач булган бу хәл. "Кич җитте. Төнге 11
тирәсе. Бер үзем генә урамга чыгарга курыктым. Иптәш булырсың әйдә дип Каримәгә
әйттем дә, без икәү бергә бәдрәфкә киттек. Бәдрәф өйдән ерак түгел генә. Килеп
ишеген тарткан идем, ул ачылмады. Каримә дә тартып карады. Бөтен кеше өйдә.
Урамга чыккан кеше юк. Әллә берәрсе шаярта микән дип уйладык башта", - дип
сөйләде Алия.
アリヤとカリマは兄弟の結婚式に行ったときにあった出来事。「夜が来ました。夜11時ごろです。一人で外に出るのが怖かったので、私は一緒に行こうとカリマに言い、二人で一緒にトイレに行きました。トイレは家から遠くはなかったです。来てドアを引こうとしましたが、開きませんでした。カリマも引いてみました。他の全員は家にいます。外に出た人はいません。最初は誰かがふざけているのではないかと思いました」とアリヤは話した。
- Аннары
нәрсә булды?
その後何がありましたか?
- Котыбыз
очты. Ишекне өстән ачарга кирәк. Бер тактасы кечерәк итеп эшләнгән. Шуны
тартабыз, тартабыз. Берзаман шул ишек өстеннән ике зур бармак пәйда булды.
「怖くなりました。扉は上の方を持って開けないといけません。一つの板が他より小さく作られているからです。それを何度も引きました。ある時そのドアの上から二つの大きな指が出現しました」
- Сез нишләдегез?
あなたたちはどうしましたか?
-
Куркудан чинап өйгә йөгердек. Калтыр-кылтыр киләбез. Бөтен тәннән тир ага. Җан
бирә яздык. Чынлап та, ишекне ике йонлы бармак эчтән үзенә таба тартып торды.
Башка без ул бәдрәфкә бармадык. Кич чыгып йөрмәдек.
「怖くて悲鳴をあげながら家に走りました。大きな声で叫びました。身体中から汗が出ました。死にそうでした。確かに二つの毛深い指が中から自分の方へ引いていました。それからしばらく、私たちはそのトイレに行きませんでした。夜には外に出ませんでした」
<中略>
Үзем
белән мондый хәлләрнең булганы юк. Ходай саклады. Күрергә дә язмасын. Әкиятме,
уйдырмамы, чынбарлыкмы? Анысына һәркемнең үз фикере. Һәр әкияттә дә дөреслек
бар диләрме әле?
私はこのような体験をしたことはない。神のご加護だ。これからも見ずに済んで欲しい。これは物語なのか、作り話なのか、真実なのか?どう考えるかは皆さんにお任せしたい。え?どんな物語にも真実が含まれているって?
訳者:tozangezan
原文:https://intertat.tatar/society/yonly-koyryk-ayagymny-urap-aldy-enn-r-bel-n-ochrashuny-ide-ochragy/
コメント
コメントを投稿