【タタール語ニュース】重さ8キロの巨大キノコ、バシコルトスタンで発見

8 килограммлы гөмбә тапкан Ришат Мусин: «Дусларга да өлеш чыгардык»




2019917日付 Шәһри Казан


Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Гөлнара белән Ришат Мусиннарны урманга гөмбәгә барган җирләрендә 8 килограммлы куык гөмбә (дождевик) каршы алган.

バシコルトスタン中部に住むギュルナラさんとリシャットさんは、森にキノコ狩りに行った際に、重さ8キロのホコリタケを見つけた。


Мондый зурлыктагы куык гөмбә бик сирәк очрый икән. Ришатның сөйләвенә караганда, әлеге гөмбәгә алар каенлыкта тап булган. Гөмбәне ярып, бер өлешен кыздырып ашаганнар, бер өлешен кышка суыткычка катырырга куйганнар. Дусларга да өлеш чыгардык, ди Ришат. Тәме белән шампиньон гөмбәсен хәтерләтә икән. Ришат гөмбәгә вакытлары булганда йөрүләрен, ә иң яраткан гөмбәсе шампиньон белән рядовка булуын сөйләде. Гөмбәче аларны күп итеп суган һәм борыч белән кыздырып, соңыннан каймак та салып ашарга киңәш итте.

これほどの大きさのホコリタケは珍しいそうだ。リシャットさんによると、このキノコは白樺の森にあったという。採ったキノコは切って、一部は焼いて食べ、一部は冬のために冷凍庫に入れたそうだ。友人らにも分けたという。味はマッシュルームに似ているそうだ。リシャットさんは、時間があるときにキノコ狩りをしており、最も好きなキノコはマッシュルームとシメジであると話した。彼によると、それらを玉ねぎやコショウと一緒によく炒め、スメタナ(発酵乳)をかけて食べるのがお勧めだという。




Казан университетының гомуми экология кафедрасы ассистенты, миколог Ким Потапов куык гөмбәгә аңлатма бирде.

カザン大学の真菌学者キム助手は、ホコリタケについて以下のように説明した。


– Бу гөмбә гигант лангермания дип атала. Размеры генетика белән бәйле. Аны Татарстанда да теләсә кайда очратырга мөмкин. Кырда да табучылар бар. Танышымның җиләк түтәлләре янында үскән иде. Парк-скверларда да, ташландык кош фабрикасы территориясендә дә күргәнем булды. Гигант гөмбәләрнең авырлыгы 10 килограммга, диаметры 35 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Аның эшләпәсе дә, сабагы да юк. Үзе шар формасында була. Җәй башыннан октябрьгә кадәр үсә. Куык гөмбә ашарга яраклы, әмма төсе сарылана башлагач, ризык итеп кулланырга ярамый. Бу гөмбә тиз һәм җиңел кибә, – дип аңлатты белгеч.

「このキノコの学名は Langermannia gigantea です。サイズは遺伝子によります。タタールスタンではどこでも見られます。野原で見つける人もいます。知り合いの果樹園の横にも生えていました。公園や、養鶏場の廃墟の敷地でも見たことがあります。巨大キノコの重さは10キロ、直径は35センチまで達することがあります。このキノコには傘も柄もありません。ボールのような形をしています。初夏から10月まで育ちます。ホコリタケは食べられますが、色が黄色っぽくなったら食べられません。このキノコはすぐ、簡単に乾燥します」




訳者:boltwatts

コメント