【タタール語ニュース】フジクラのモスクワ事務所長「カザンはハイテク産業でロシアの中心になる」

Фуджикураның Мәскәүдәге башлыгы: Казан илнең югары технологияләр үзәге булачак


Фуджикураның Мәскәүдәге башлыгы: Казан илнең югары технологияләр үзәге булачак


2019826日付 Tatar-inform


Шуо Масутани әйтүенчә, Россия белән эшләүче Япония эшмәкәрләренең барысы да Татарстан турында югары фикердә.

増谷州欧さんによると、ロシアと仕事をする日本のビジネスマン全員が、タタールスタンについて高く評価しているという。


Япониянең электр җиһазлары, оптик чыбык җитештерү буенча махсуслашкан Fujikura Ltd (Фуджикура) компаниясенең Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Шуо Масутани Казан Россиядә югары технологияләр җитештерү буенча үзәк булачак дип фаразлады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

電子機器や光ファイバーの製造を手掛ける日本企業フジクラのモスクワ事務所長である増谷州欧さんは、(タタールスタンの首都)カザンが、ハイテク製造業の分野でロシアの中心になると予想した。これについて彼が Tatar-inform の記者に伝えた。


“Казанда югары технологияләргә зур игътибар бирәләр. Ул -  бу өлкәдә Россиядә лидер шәһәр. Киләчәктә Казан илдә югары технологияләр үзәге булачак дип уйлыйм. Сезнең бу өлкәдә тәҗрибәгез дә бар. Сез күп илләр белән аралашасыз”, - диде ул.

「カザンではハイテクに大きな関心が向けられています。カザンはこの分野でロシアのリーダー的な都市です。将来、カザンはロシアでハイテク産業の中心になると思います。皆さんにはこの分野での経験がありますし、多くの国とも交流しています」と彼は話した。


Шуо Масутани Казанның һәм Татарстанның белгечләр арасында билгеле булуын әйтте. “Россия белән эшләгән бөтен Япония эшмәкәрләре дә Татарстан турында хәбәрдар. Билгеле, беркайчан да Россиядә булмаган кешеләр белми торгандыр. Әмма минем белән эшләгән бөтенесе дә Казанны, Татарстанны белә, аларның бөтенесе дә сезнең турында югары фикердә”, - диде ул.

増谷州欧さんは、カザンとタタールスタンが、専門家らの間で知られていると述べた。「ロシアと仕事をしている全ての日本のビジネスマンが、タタールスタンについて知っています。もちろん、ロシアに来たことが全くない人は知っていないでしょう。しかし、私と働いている人は全員カザンやタタールスタンを知っていますし、全員が皆さんについて高く評価しています」と彼は述べた。


Компания вәкиле моңарчы Казанда бер тапкыр гына булган. “Шәһәрнең бик чиста һәм матур булуына сокландым. Инфраструктура үсеш алган, халык җитеш тормышта яши. Универсиада, спорт чемпионатлары узган. Билгеле, әгәр инфраструктура булмаса, оештыру урыны итеп сезне сайламаган да булырлар иде. Сездә әле киләчәктә дә зур чаралар узар, Казан андый чаралар өчен идеаль урын”, - диде Шуо Масутани.

増谷州欧さんは、これまで一回だけカザンを訪れた。「街がとても清潔で美しいことに感心しました。インフラは発達しており、人々は豊かな生活を送っています。ユニバーシアードやスポーツの世界大会が行われました。もしインフラが十分でなければ、開催地としてカザンは選ばれなかったでしょう。皆さんの街ではこれからも大きなイベントが行われるでしょう。カザンはそのようなイベントにとって理想的な場所です」と増谷州欧さんは語った。


Шуо Масутанидан нәрсә аеруча ошады дип сорагач, ул бармаклары белән өчпочмак ясап күрсәтеп көлде. “Мин өчпочмакны бик яраттым. Яшел төстәге милли киемнәрегез бик ошады. Мин япон, Азиядән, мин татарлар белән рухи якынлык та сизәм, сез күпмедер дәрәҗәдә Азия халкы. Кешеләргә мөнәсәбәт Азиячә, кешенең күңелен күрә, җанына үтеп керә беләсез”, - диде ул.

増谷州欧さんに、何が特に気に入ったかを聞くと、彼は指で三角形を作って笑った。「私は(三角形のパイ)オシポシマクがとても気に入りました。緑色の民族衣装もとても気に入りました。私は日本人で、アジアから来ました。私はタタール人との精神的な近さも感じます。みなさん(タタール人)はある程度アジアの民族です。人との接し方もアジア的で、人を喜ばせたり、思いやることができます」と彼は話した。


Фуджикура – төп офисы Япония башкаласы Токио шәһәрендә урнашкан, телекоммуникацион системалар, оптик чыбыклар җитештерү буенча махсуслашкан дөньякүләм предприятие. Аның барлык офисларында 58 мең кеше эшли. Компаниянең Мәскәүдәне вәкиллеге җитәкчесе Шуо Масутани Ворлдскиллс чемпионатындагы “Мәгълүмати кабель челтәрләре” компетенциясен җиһазлар белән тәэмин иткән.

フジクラは東京に本社を置き、電気通信システムや光ファイバーの製造を手掛けるグローバル企業。全事業所に58千人が勤務している。モスクワ事務所長の増谷州欧さんは、(カザンで開催中の)国際技能競技大会 (WorldSkills) の「情報ネットワーク施工競技部門」に機器を提供した。


訳者:boltwatts

コメント