【タタール語ニュース】チェチェンでヨーロッパ最大のモスクが完成

Чечняда ачылган «Мөселманнар горурлыгы» мәчете Европада иң зуры булып санала




2019823日付 Tatar-inform


Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

モスクの落成式にはタタールスタンのムフティー(イスラム教の宗教指導者)、カミル・サミグッリン氏も参加した。


Бүген Чечня Республикасында Шәле шәһәрендә «Мөселманнар горурлыгы» мәчете ачылды. Ул Европада иң зур мәчет булып санала. Мәчет бер үк вакытта 30 меңгә кадәр мөселманны кабул итә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

今日、チェチェン共和国で「ムスリムの誇り」モスクが完成した。このモスクはヨーロッパ最大で、3万を収容できる。これについてタタールスタン・ムスリム宗務局の広報が伝えた。


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров чакыруы буенча Чечня Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Ул Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыйровның тууына 68 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.

タタールスタンのムフティー、カミル・サミグッリン氏は、チェチェン共和国のラムザン・カディロフ首長の招待を受け、チェチェン共和国を訪問した。カミル氏は、チェチェン共和国初代大統領でロシア連邦英雄であるアフマド・カディロフ氏の生誕68周年に合わせて行われた落成式に参加した。


«Ак мәрмәр мәчет бинасын 63әр метрлы дүрт манара һәм 40 метрдан биегрәк үзәк гөмбәз бизи. Территориядә көнчыгыш стилендәге 12 фонтан һәм мәрмәр беседкалар төзелгән, анда намаз алдыннан юыну мөмкинлеге бар. Мәчет шәһәр үзәгендә 5 гектардан артыграк мәйданны били», — диелгән хәбәрдә.

「白い大理石のモスクは 63 m 4つのミナレット(尖塔)と、40 m 以上の高さの中央ドームによって飾られている。敷地には東洋式の12の噴水と、大理石のあずまやが設けられている。そこでは礼拝前のお清めをすることができる。モスクは街の中心の5ヘクタール以上の面積を占めている」とニュースで伝えられている。


訳者:boltwatts

コメント