Константин
Малышев: Чувашлар өчен татарлардан да якынрак төрки халык юк
タタールスタンで行われたチュヴァシの祭りに参加した両共和国のリーダー |
2019年7月9日付
intertat
Чувашлар –
Татарстан Республикасында сан буенча өченче милләт. Чуваш телендәге беренче
газета Казанда чыккан, беренче чуваш спектакле дә Казанда куелган.
Республикабызның күп кенә районнарда чувашлар яши. Татарстан башкаласында инде
25 ел дәвамында “Сувар” чуваш газетасы басылып килә. Басма турында аның баш мөхәррире Константин Малышев
белән сөйләштек.
チュヴァシ人は、(タタール人、ロシア人に次いで)タタールスタン共和国で人口が3番目に多い民族だ。初のチュヴァシ語紙は(タタールスタンの首都)カザンで刊行された。初のチュヴァシ語劇もカザンで上演された。タタールスタンの多くの郡にチュヴァシ人が住んでいる。カザンでは25年前からチュヴァシ語紙「スヴァル」が刊行されている。私たちは今回、スヴァル紙の編集長コンスタンチン・マルィシェフ氏にインタビューした。
<中略>
- Чувашлар һәм татарлар күп гасырлар дәвамында дус булып,
янәшә яшәүче ике төрки халык. Идел Болгары әлеге ике тугандаш халыкның ватаны
булып санала. Татарстанда һәм Идел буенда чувашларның һәм аларның
ата-бабаларының тарихы нинди?
記者:「チュヴァシ人とタタール人は、何世紀も友として隣同士で生きてきたチュルク民族です。(7~13世紀に今のタタールスタンのあたりに存在した国家)ヴォルガ・ブルガールは、この二つの兄弟民族の祖国だとされています。タタールスタンやヴォルガ沿岸のチュヴァシ人、彼らの祖先の歴史はどのようなものですか?」
![]() |
コンスタンチンさん |
- Тарихчыларның күптәнге бәхәсенең теге яки бу ягын
яклап, бик күп дәлилләр китерергә була. Әмма Идел Болгары дәверендә һәм аның
территорияләрендә бер генә этнос яшәгән дип әйтү хата булыр иде. Һичшиксез,
аның территориясендә мордваларның, мариларның, удмуртларның да ата-бабалары
яшәгәндер. Алар шулай ук әлеге дәүләтнең бер өлеше булган.
コンスタンチンさん:「歴史学者らによる昔から続く議論(ブルガール論争)の様々な面に基づいて、多くの証拠を示すことができます。しかし、ヴォルガ・ブルガールの時代、その領域に一つの民族だけが住んでいたというのは誤りでしょう。間違いなく、その領域にはモルドヴィン人、マリ人、ウドムルト人の祖先もいたでしょう。彼らもまた、ヴォルガ・ブルガールの一部だったのです」
Шунысы да мөһим: күпмилләтле булуына карамастан, бу
дәүләт бердәм булган һәм ул чордагы иң көчле дошманына да каршы тора алган.
Монголларның беренче явы да Идел Болгары тарафыннан җимерелүен беләбез. Бу
әлеге дәүләткә кергән этносларның һәм кабиләләрнең бердәмлеге турында сөйли.
「このことも重要です。多民族であるにも関わらずこの国家は団結していて、当時最も強かった敵にも対抗できていました。モンゴルの最初の侵攻をヴォルガ・ブルガールが撃退したことは我々の知るところです。これは、ヴォルガ・ブルガールの諸民族・諸部族の一体性を示しています」
Бүген дә чувашлар өчен татарлардан да якынрак башка төрки
халыклар булмавын күрәбез. Безнең тамырлар бәйләнгән һәм менталитетыбыз да
охшаш – бу күрше халыклар өчен бик әһәмиятле. Без татар бәйрәмнәрен үзебезнеке
итеп кабул итәбез һәм татарлар да безнең бәйрәмнәрне үзләренеке кебек кабул
итә. Дини бүленеш бар, әмма ул артык сизелерлек түгел. Иң мөһиме, безнең
тормышка карашлар охшаш.
「現在も、チュヴァシ人にとってタタール人ほど近しい他のチュルク民族はいません。私たちの起源は結びついており、民族性も似ています。これは隣同士の民族にとってとても重要です。私たち(チュヴァシ人)はタタール人の祭りを自分たちのものとして、タタール人も私たち(チュヴァシ人)の祭りを自分たちのものとして受け入れています。宗教の違いはありますが(タタール人はイスラム教徒、チュヴァシ人はキリスト教徒)、これはそれほど感じられるものではありません。最も重要なのは、私たち両民族の人生観が似ているということです」
チュヴァシの民族衣装を着た女性たち |
<中略>
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿