【タタール語ニュース】タタールスタンで人気!インスタ映えスポット「ファセリア畑」

Фацелия кырында булдыгызмы әле?




2019710日付 Шәһри Казан


Лаеш районының Сокуры авылы янындагы фацелия кырында фотога төшеп өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз. Берәр атнадан чабып алачаклар икән аны. Хәер, анда фотога төшмәгән кеше калдымы икән әле. Инстаграм кырында шәмәхә төстәге фацелия чәчәген кочаклап утыручыларга гел «абынып китәргә» туры килә. Социаль челтәрләрдә фотографлар халыкны фацелия кырында фотосессия ясарга чакыра.

ライシェフスキー郡ソクルィ村の隣にあるファセリア畑でまだ写真を撮っていないなら、急いだほうがいい。数週間後に刈り取られてしまうそうだ。ただ幸いなことに、そこでまだ写真をとっていない人がいるだろうかと思うほどだ。インスタグラムでは、紫色のファセリアの花を抱いている人たちの写真が常に目に飛び込んでくる。SNS上の写真が、人々をファセリア畑での写真撮影に駆り立てている。




Лаеш юлында да шул ук хәл. Машиналар юлда туктап, колонна хасил итә. Барысы да шул шәмәхә төстәге чәчәк аланына йөгерә. 25 июнь көнне бер кыз да машинасыннан төшеп, шул фацелия басуында фотога төшәм дип юл аша йөгереп чыкканда һәлак булды.

ライシェヴォへの道でも同じような状況だ。車は道に止まり、列ができている。みんなこの紫色の花畑に走っている。625日にはある女性が車から降り、ファセリア畑で写真を取ろうと道を走って渡っているときに(事故に遭い)亡くなった。


Фацелия дип аталган яңа төр культураны без уйлаганча быел гына чәчмәгәннәр икән. Өченче ел утырталар икән инде аны. Эш шунда «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» аны быел күбрәк мәйданда чәчкән. Фацелия безнең берничә кырда үсә, дип сөйләде безгә үзәкнең баш агрономы Ленар Кадыйров.

ファセリアという名前の新しい栽培物の種は、私たちの考えとは違い、今年初めて蒔かれたわけではない。今年で3回目だそうだ。なぜ今年これほど人気になっているかというと、「ロシア科学アカデミーカザン学術センター」が、今年はより広い範囲に蒔いたからだ。ファセリアは我々のいくつかのフィールドで育っていると、センターの主任農学者レナル・カドィロフ氏は話す。


Ул да сүзен иң элек, фацелия турында язмаган газета калдымыни әле, дип башлады. Фацелия аркасында алар үзләре дә популярлашкан икән. Матбугат чаралары тарафыннан игътибар арткан.

彼もまず初めに、ファセリアについてまだ書いていない新聞はあるだろうか、と述べた。ファセリアのおかげで、彼ら自身も有名になったという。マスコミからの注目が増したからだ。




Культураның үзенә килгәндә, былтыр ул 120 гектар мәйданда чәчелгән булса, быел ике тапкырга артыграк – 256 гектарны били. Мин аны әллә терлек азыгымы дигән идем. Юк икән, орлыгы өчен утырталар, аннары аны Карелиягә саталар. Фацелия халыкны гына түгел, бал кортларын да җәлеп итә. Аңардан кортлар күп итеп нектар җыя. Ленарның сүзләренә караганда, нектар күләме буенча ул юкәгә генә оттыра. Бер гектар фацелия кырыннан кортлар 180 кг га кадәр бал җыя ала. Шуңа да күп кенә умартачылар корт ояларын кырга якынрак урыннарга китереп куйдылар, ди Ленар. Чәчәк орлыгын сатып алучылар арасында умартачылар да күп икән.


栽培物自体はというと、去年は120ヘクタールの広さに蒔かれた一方、今年は約2倍の256ヘクタールを占める。筆者は最初、家畜の餌かと思ったが、そうではなく、種のために植えられており、その後カレリア共和国に売られるそうだ。ファセリアは人々だけでなく蜂も引き寄せている。ファセリアから蜂は多くの蜜を集める。レナル氏によると、蜜の量は菩提樹に匹敵するという。1ヘクタールのファセリア畑から蜂は180キロまでの蜜を集めることができる。そのため、多くの養蜂家が蜂の巣を花畑の近くに置いているとレナル氏は言う。花の種を買う人たちの間には養蜂家も多いという。





Моннан тыш, фацелия туфракның составын яхшырта, ягъни яхшы черемә булып тора. Аны шул рәвешле чәчү әйләнешенә дә кертеп була. Фацелия үскән урынга икенче бер культураны утыртсаң, ашлама җирдә ул әйбәт кенә уңыш та бирә. Аннары бу чәчәк чүп үләннәренә дә таралырга ирек бирми, ди. Ленар: «Чәчәкне йолкып алып китүчеләр дә очрый», – дип, аның ике көннән шиңүен әйтте.


このほかに、ファセリアは土壌の組成を改善する。つまり、良い有機質肥料である。よってそれを栽培サイクルにも組み込むことができる。ファセリアが育っている場所に他の栽培物を植えると実りが良くなる。さらにこの花は、雑草の拡散を防ぐという。レナル氏は、花を摘んでいく人たちもいるが、二日後にはしおれると述べた。



訳者:boltwatts

コメント