Болгар
янында венгр һәм Татарстан археологлары катнашында казу эшләре бара






2019年7月4日付
Tatar-inform
Әлегә җирнең
түбәнрәк катлавында каберлекләр арасында хайван сөякләре һәм өскерәк катлауда керамика
калдыклары табылган.
発掘場所の下層では墓跡に散らばる動物の骨が、上層では陶器の遺物が発見された。
Изге Болгар янында, Спас районы Танкеевка авылында
халыкара экспедиция үтә. Биредә венгр һәм Татарстан археологлары катнашында
казу эшләре бара. Бүген анда эш барышы белән Венгриянең Казандагы Генераль консулы
Адам Штифтер танышты.
世界遺産ボルガルの隣にあるタンケイェフカ村で国際調査が行われている。ここではハンガリーとタタールスタンの考古学者らが参加しての発掘作業が進んでいる。今日、そこでの作業をハンガリーの在カザン総領事アダム・シュティフテル氏が視察した。

"Танкеевский могильник" дип аталган бу урында
2016 елда ук эш башланган. Генераль консул моның Венгрия университеты һәм Казан
федераль университеты, Археология институты арасында хезмәттәшлек нигезендә
оештырылганын искәртте. Моңа кадәр казу барышында чыгарылган борынгы венгр табылдыклары
Милли музейда күргәзмәдә дә тәкъдим ителгән булган.
「タンケイェフの墓跡」と名付けられたこの場所で、作業は2016年に始まった。総領事は、これがハンガリーの大学とカザン連邦大学、考古研究所との間の協定に基づいて行われていると述べた。これまでの作業で発掘された古代ハンガリー人の発掘物は(タタールスタンの)民族博物館の展示にも提供された。

"Венгрларның иң борынгы бабалары, тамырлары чыккан
урыны Татарстанга, Башкортстанга, өлешчә Самара өлкәсенә туры килүе турында бик
азлар гына белә. Бу территорияләрдә алар VII-IX гасырларда яшәп, хәзерге
ватаннары булган урыннарга күченгән", - дип сөйләде Адам Штифтер
"Татар-информ" хәбәрчесенә.
「ハンガリー人の最古の祖先が生まれた場所が(現在の)タタールスタン、バシコルトスタン、サマーラ州の一部であることはあまり知られていません。ハンガリー人はこれらの地域に7~9世紀ごろ住んでいて、(その後)今の場所に移住したのです」とアダム・シュリフテル総領事は Tatar-inform の記者に語った。

Татарстанда борынгы венгр халкына кагылышлы экспонатлар
эзләнә торган урыннарга килгәндә, беренче урында Алексеевск районында Олы
Тигәнәле авылы янында зур каберлекләр исәпләнә. Болар VIII-X гасырларга карый
торган табылдыклар. 1970 еллар азагы-1980 еллар башында биредә бик күләмле
эшләр башкарылган. Анда 150 ләп каберлек ачылган булган", - диде консул.
「タタールスタンで古代ハンガリー人に関係した遺物が探されている場所で、最も重要なものとしてアレクセイェフスク郡のオル・ティガナレ村の隣にある大きな墓跡が挙げられます。これは8~10世紀のものです。1970年代後半から1980年代前半にかけて、ここで大規模な作業が行われました。そこでは150ほどの墓跡が発見されました」と総領事は話す。

ТР Фәннәр академиясе Археология институтының өлкән фәнни
хезмәткәре Леонид Вязов Танкеевка авылында 60 лап кеше эшләгәнен әйтте. Ике көн
эчендә ун каберлек тапканнар. Казу эшләре 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
タタールスタン共和国科学アカデミー考古学研究所の主管研究員レオニド・ヴャゾフ氏はタンケイェフカ村で60人ほどの人が作業していると話した。二日間で10の墓跡が発見されたそうだ。発掘作業は7月14日まで続く予定だ。
"Әлегә ниндидер ритуаллар эзе булган әйберләр генә
табылды. Каберләр арасында хайваннар сөякләре, сыерның авыз сөяге, ат тешләре
чыкты, бәлки, бу мәрхүмнәрне искә алганда ашалган терлек сөякләредер. Кичә
шундый өч каберлекне ачтык. Без инде моннан мең еллар элек бабаларыбыз йөргән
катламына төшеп җиттек", - диде ул. Өскерәк катлауда исә, керамик
эшләнмәләр калдыклары табылган.
「今のところ、何らかの儀式の跡がある物だけが見つかっています。墓跡に散らばる動物の骨、牛の口の骨、馬の歯が見つかりました。おそらく、これは死者を弔う際に食べられた家畜の骨でしょう。昨日はそのような三つの墓跡を発見しました。我々はすでに今から千年前の祖先が歩いていた層に到達したのです」と彼は述べた。より上層では陶器製の遺物が発見されている。
訳者:boltwatts
コメント
コメントを投稿