【タタール語ニュース】タタールスタン製品、中国市場に進出へ

Татарстан товарлары Кытай базарына чыгачак




2019618日付 Шәһри Казан


Кытай базарында Татарстан вертолетлары, суднолары, медицина инструментлары барлыкка килергә мөмкин. Баксаң, безнең продукция белән чит ил кызыксына башлаган. Бу хакта Харбинда узган VI Россия – Кытай ЭКСПО-2019 чарасында билгеле булды.

中国市場にタタールスタンのヘリコプター、船舶、医療器具が登場するかもしれない。我々の製品に外国が興味を持ち始めたようだ。これについて、ハルビンで行われた第6回ロシア・中国エクスポ2019で明らかになった。


Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан зур игътибар бирә. «Без үз продукциябезне: йөк машиналарын, компрессорлар, шиннар, башка җиһазларны Кытай базарына чыгару белән кызыксынабыз», – дигән Президент.

ルスタム・ミンニハノフ大統領によると、二国間協力の発展にタタールスタンは大きな注意を払っている。「我々は自分たちの製品、トラックやコンプレッサー、タイヤやその他機器を中国市場に出すことに興味を持っている」と大統領は述べた。




Татарстан Кытайның җиде провинциясе һәм муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзегән. Президент фикеренчә, Кытай төбәкләре арасында Россия белән иң тыгыз хезмәттәшлек итүче провинция – Хэйлунцзян. Рөстәм Миңнеханов андагы компанияләрнең Татарстанда да актив булачагына өмет белдергән.

タタールスタンは中国の7つの省や自治体と協定を結んだ。大統領によると、中国の地域の中でロシアと最も緊密に協力している省は黒竜江省だ。大統領は現地の企業がタタールスタンでも活発に活動することへの望みを表明した。


Кытайга эшлекле сәфәр кысаларында Президент Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән дә очрашкан. Алар Казан һәм Харбин арасында туры авиарейслар ачу турында фикер алышканнар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән очракта, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгачак.

中国への実務訪問の一環として大統領は黒竜江省の王文涛省長とも会談した。両者はカザン・ハルビン間の直行便開設に関して意見交換したと、タタールスタン大統領広報部は伝えた。この問題が解決された場合、両国間の関係は新たな段階へ進む。




Билгеле булганча, Кытайның төньяк-көнчыгышында бердәнбер мөселман мәчете санала. Ул Харбинда урнашкан. Бу изге йортны ХХ гасыр башында Кытай Көнчыгыш тимер юлы төзелешендә катнашучылар төзегән. Рөстәм Миңнеханов әлеге татар мәчетенә күрсәтелгән ярдәм өчен Ван Вэньтаога рәхмәтен җиткергән. Бу тарихи һәм архитектура һәйкәле хәзер дәүләт тарафыннан саклана.

中国東北部にはたった一つのモスクがあることが知られている。このモスクはハルビンにある。このモスクは20世紀初頭に中国東北部での鉄道建設に参加した人たちが建てた。大統領はこのタタール人のモスクへの支援に関し、王文涛省長に感謝を伝えた。この歴史的建築物は現在、国によって保護されている。


訳者:boltwatts

コメント