【タタール語ニュース】「タタールのくびき」は不自然な用語?

Тарихчы “Татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады


Тарихчы “Татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады


2019626日付 Tatar-inform


Вадим Трепавлов сүзләренчә, бу терминны кулланганда, аның каян килеп чыкканын аңларга кирәк.

歴史家のヴァディム・トゥレパヴロフ氏によると、この用語を使う際には、その起源を理解する必要があるという。


Россия халыклары тарихы һәм Россия тарихы институтының этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов “татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

ロシア史研究所のヴァディム・トゥレパヴロフ氏は、「タタール・モンゴルのくびき」を不自然な用語であるとした。これについて彼は Tatar-inform で行われた会見で述べた。


“Мин Татар-монгол изүе аңлатмасына карата тискәре караш бар икәнен беләм. Ул берничә гасыр элек барлыкка килгән һәм тарихны өйрәнү өлкәсенә сеңеп калган. Мин, әлбәттә, бу сүздән файдалануга каршы түгел. Ләкин һәрчак бу термин артында нәрсә ятканын аңларга кирәк”, - диде ул.

「私はタタール・モンゴルのくびきの概念に関して否定的な見解があることを知っています。この用語は数世紀前に登場し、歴史研究の分野に定着しています。私はもちろん、この用語を使うことに反対ではありません。しかし、常にこの用語の背後に何があるかを理解する必要があります」と彼は述べた。


Тарихчы әйтүенчә, Балканда Госманлы империясенең 500 еллык идарәсе (игосы) Алтын Урданың рус җирләренә идарәсенә караганда күпкә авыррак булган. “Татар-монгол изүе (игосы) ул ясалма әйбер”, - диде ул.

彼によると、バルカン半島におけるオスマン帝国の500年間に及ぶ支配(くびき)は、キプチャク・ハン国のロシアの地における支配よりもずっと過酷であったという。「タタール・モンゴルのくびきは、不自然なものだ」と彼は言う。


Вадим Трепавлов бу терминның никадәр таралганын, халыкның “игоны” ничек кабул иткәнен аңлатыр өчен, үзе белән булган бер мәзәк хәл турында сөйләде.

ヴァディム・トゥレパヴロフ氏は、この用語がどれほど普及し、人々が「くびき」をどのように理解しているかを説明するために、自身が経験したある笑い話のような出来事について話した。


“Берничә ел элек мин казах журналистының сорауларына җавап биргән идем. Журналист татар-монгол игосының казах халкына тәэсирен ничек бәялисез дип сорады. Ул кыз Алтын Урдада казахларның бабалары - кыпчаклар яшәгәнлеген, шул кыпчакларның “татар-монголлар” икәнен белгәч, гаҗәпкә калды”, - дип сөйләде Вадим Трепавлов.

「数年前に私はカザフ人ジャーナリストの質問に答えました。彼女は、タタール・モンゴルのくびきのカザフ民族への影響についてどう考えているか、と尋ねました。彼女は、キプチャク・ハン国にはカザフ人の祖先であるキプチャク人が住んでいたこと、そのキプチャク人がまさに『タタール・モンゴル人』であることを知ると、驚いたんです」とヴァディム・トゥレパヴロフ氏は話した。


“Без “игомы”, “иго түгелме” терминнары белән уйнаганга карап кына безнең башлардан бу “ботка” юкка чыга алмый. Бу - ясалма термин. Ләкин әдәбиятта бу терминны куллануның бер начарлыгын да күрмим”, - диде тарихчы.

「私たちは『くびきか』、『くびきでないか』と用語で遊んでいるだけでは、私たちの頭からこの『混乱』はなくなりません。これは、不自然な用語なのです。しかし、文献でこの用語を使うことには何の害もないと見ています」と彼は述べた。


訳者:boltwatts

コメント