【タタール語ニュース】タタール語オリンピックで日本人が優勝

Халыкара татар теле олимпиадасында япон егете җиңү яулады


Татар теленнән халыкара олимпиадада япон егете Чихиро Тагучи Гран-при иясе булды


2019425日付 Азатлык Радиосы


Казанда VII Халыкара татар теле олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиаданың гран-при ияләре билгеле булды.

今日カザンで第7回国際タタール語オリンピックの閉会式が行われ、グランプリ受賞者が発表された。


Быел бәйгенең төп җиңүчеләре итеп хәзерге вакытта Британиядә укучы япон егете Чихиро Тагучи, Башкортстаннан Тимур Суфиянов, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина табылды.

今大会の優勝者として、現在イギリス留学中の日本人チヒロさん、バシコルトスタンのティムールさん、タタールスタンのリリヤさんが選ばれた。




Сулдан уңга: Тимур Суфиянов, Лилия Гатина, Чихиро Тагучи
グランプリを受賞した3人


Быел Халыкара татар теле олимпиадасы финалында Татарстаннан 232 укучы, Русия төбәкләреннән 191 укучы, чит илләрдән 37 укучы-студент катнашты.

今年の国際タタール語オリンピックの本選には、タタールスタンから232人、ロシアの他の地域から191人、外国から37人の学生が参加した。


Быел җиңүчеләрне котлауга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килмәде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев катнашты.

今大会、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は閉会式に参加しなかった。授賞式にはタタールスタンのファリット・ムハンメトシン国会議長、ラフィス・ボルハノフ教育相、ヴァスィル・シャイフラズィエフ副首相らが参加した。


Чихиро Тагучи татар телен инде берничә ел өйрәнә, ул Токиода оештырылган татар теле дәресләренә йөргән. 2015 елда ул Азатлыкка Татарстанга килеп татарча сөйләшергә теләвен сөйләгән иде. Ул шулай ук төрле чараларда татарлар турында чыгышлар да ясаган.



Чихиро – Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган өченче япон кешесе. 2014 елда олимпиадада Юто Һишияма җиңгән иде, 2017 елда гран-при бүләгенә Мидзуки Накамура-Сакурама ия булды.

チヒロさんは、国際タタール語オリンピックで優勝した3人目の日本人。2014年にはユウトさんが、2017年にはミズキさんがグランプリを受賞している。


訳者:boltwatts

コメント