【タタール語ニュース】フィンランドのタタール人、全世界タタール女性大会でロシア語を話す参加者らに困惑

Фин татары Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларының русча сөйләшүенә гаҗәпләнә


Фин татары Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларының русча сөйләшүенә гаҗәпләнә


2019418日付 Татар-информ


“Алар үзара татарча сөйләшмәсә, балалары ничек татарча сөйләшсен”, - ди Бәдретдин Гөлтән.

「彼女らがお互いタタール語を話さないで、どうやって子供たちがタタール語を話すというのでしょうか」とバドレッディン・グルタン氏は述べた。


Финляндиянең Хельсинки шәһәреннән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән Бәдретдин Гөлтән делегатларның үзара рус телендә аралашуына гаҗәпләнгән. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

フィンランドの首都ヘルシンキから、第2回全世界タタール女性大会に参加したバドレッディン・グルタン氏は、参加者らがお互いロシア語で会話しているのに驚いたという。これについて彼女自身がТатар-информの記者に語った。


“Без татар теле әһәмияте турында сөйлибез, әмма мондагы хатын-кызлар русча сөйләшә бит. Ә без русча белмибез, шуңа аптырап та калабыз. Автобуста утырабызмы, башка җирдәме – рус телендә аралашалар. Безгә бик уңайсыз. Алар үзара татарча сөйләшмәсә, балалары ничек татарча сөйләшсен ди”, – дип гаҗәпләнүен белдерде Бәдретдин Гөлтән.

「私たちはタタール語の重要性について話していますが、ここにいる女性たちはロシア語で話しているではありませんか。私たち(フィンランドのタタール人)はロシア語が分かりませんから、戸惑っています。バスの中でも、他の場所でも、(彼女らは)ロシア語で話しています。これはとても困ります。彼女たちがタタール語を話さないで、(彼女らの)子供たちがどうやってタタール語を話すというのでしょうか」と、バドレッディン・グルタン氏は自身の驚きを伝えた。


Бүген ТР Фәннәр академиясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән 450 делегатка татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Чара барышында милләтне, телне саклауда хатын-кызларга зур өмет баглануы ассызыкланды.

今日、タタールスタン共和国科学アカデミーで、第2回全世界タタール女性大会に参加した450人に、タタール民族の成長戦略の草案が示された。大会では、民族や言語の保護において、女性らに大きな望みがかかっていることが強調された。


“Татар анасы, татар гаиләсе булмаса, стратегия турында сөйләүнең мәгънәсе дә булмас иде”, - диде “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

「タタールの母親、タタールの家族がいなければ、戦略について話す意味もないでしょう」と、全世界タタール女性組織アク・カルファクのリーダー、カドリヤ・イドリソワ氏は述べた。


訳者:boltwatts

コメント