【タタール語ニュース】タタールスタンの小児科医ら、ウズベキスタンで手術を行う

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары Үзбәкстанда ун балага операция ясаган


Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары Үзбәкстанда ун балага операция ясаган


201931日付 Татар-информ


"Үзбәкстанда балалар офтальмология хезмәтенә бик җитди карыйлар", - дигән нәтиҗәгә килгән Казан табиблары.

「ウズベキスタンでは、小児眼科の仕事が非常に大切とみなされている」とカザンの医者たちは結論づけた。


Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында, ун балага операция ясаган, шулай ук балаларны дәвалау буенча консультацияләр биргән. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

共和国立小児クリニック病院の医者たちが、ウズベキスタンへの出張 10 人の子供達に手術を行い、そして子供達の治療に関する助言を行った。これについて、病院の広報部が報じた。




"Үзбәкстанда офтальмология бүлегендә 30 ятак бар. Һәм бөтен илдә бу бердәнбер балалар бүлеге. Табиблар бик булдыклы, персонал җаваплы. Кафедра мөдире Батыр Бузруков белән төрле күз авырулары булган унлап бала буенча консультация бирдек. Бергәләп дәвалау планын, операцияләр планын төзедек", - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш офтальмологы, Республика балалар клиник хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире Алексей Расческов.

「ウズベキスタンでは眼科に30のベッドがあり、全国でもここが唯一の小児眼科である。医者たちは非常に能力があり、職員は責任感がある眼科長のバトゥル・ブズルコフ氏とともに、様々な目の病気を患った10人ほどの子供達について助言を行った。一緒に治療・手術のプランを練った」とタタールスタン共和国保健省の外部専門家の代表眼科医、共和国小児クリニック病院の眼科であるアレクセイ・ラスチェスコフ氏が伝えた。


Аның әйтүенчә, икенче көнгә планлаштырып, ул операцияләрне бергә үткәргәннәр.

彼によると、別の日に共同でそれらの手術を行ったそうだ。




Шулай ук, Республика балалар хастаханәсе белгече яңа җиһаз ярдәмендә эшләнә торган яңа технологияне үзләштерергә булышкан. Үзбәк белгечләре бу җиһазны ике ай элек алган.

また、共和国小児クリニック病院医師は新しい機器によって行われる新技術の習得を助けた。ウズベキスタンの医師たちは、この機器を2ヶ月前に購入していた。




"Бүлектәге җиһазлар заманча, дәүләт ярдәме һәм хәйрия фондлары ярдәме белән сатып алына. Коллегалар районнарга чыгып, төрле авырулары булган балаларны барлап, бушлай операцияләр ясый. Республикада балалар офтальмология хезмәтенә бик җитди карыйлар. Коллегаларны тәҗрибә алмашу өчен хәзер үзебездә көтәбез", - диде Алексей Расческов.

「このの機器は最新で、国の援助とチャリティー基金からの援助によって購入された。同僚たちは各地域に出て、様々な病気の子供達を検査し、無料で手術を行っている。ウズベキスタンでは、小児眼科の仕事が非常に大切とみなされている。ウズベキスタンの同僚たちと経験を共有するために、今度はこちら(タタールスタン)で彼らを待っています」とアレクセイ・ラスチェスコフ氏は言った。


訳者:tozangezan

コメント