ТАТДиг
“Эзләгеч” - татар “Гугл”ы ясаучы Айрат Закир дәүләт ярдәменә өметләнүен әйтте

2019年2月1日 Татар-информ
Яндекска
татарча язгач, казах сайтларын тәкъдим итүе татар эзләгечен ясарга этәргеч
булды, ди татар егете.
Яндекс(ヤンデックス:ロシアの大手検索サイト)で、タタール語で検索すると、カザフ語のサイトが出てくることが、タタールの検索サイトを作るモチベーションになったという。
Флоридада яшәүче Айрат Закир 2017 елда “ТАТДиг”
(инглизчәдән - татар һәм казу сүзләреннән) дип исемләнгән интернет эзләгеч
ясаган. Nigez.com адресындагы бу ресурсны алга таба киңәйтү өчен дәүләт
ярдәменә өметләнүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
フロリダに住むアイラト・ザキルさんは2017年にTATDig(Tatar「タタール」+ dig「掘る」から)という名前の検索サイト(アドレス:Nigez.com)を作った。今後このリソースを拡大するため、国の支援を期待していると彼は述べた。これについて、彼自身がТатар-информの記者に伝えた。
“Төп максатыбыз: Татар теле өчен иң яхшы эзләгеч булдыру
һәм аны халыкка кирәкле итү. Татар телендә интернет бизнес өчен урын булдыру.
Татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү. Билгеле, дәүләт ярдәме
булса, бик әйбәт”, - диде Айрат Закир. Ул татар эзләгече кирәк дигән нәтиҗәгә
12 ел элек килгән. Яндекста татарча язгач, казах сайтларына сылтама килү шушыңа
сәбәпче булган.
「主な目的は、タタール語の最も良い検索サイトを作ることと、それを人々にとって必要なものにすること、タタール語でのネットビジネスの場を作ること、タタール語とタタール文化の保護と振興です。当然ですが、国の支援があればとてもいいです」とアイラト・ザキルさんは述べた。彼は、タタールの検索サイトが必要だという結論に12年前に至ったそうだ。Яндексで、タタール語で検索すると、カザフ語のサイトが出てくることがその理由になったという。
“Россия Федерациясендә халык саны буенча икенче урында
торган милләт вәкиле буларак, мине бу хәл шаккатырды. Шуның нәтиҗәсе, ТАТДиг
проекты барлыкка килде”, - диде Айрат Закир.
「ロシア連邦で二番目の人口を持つ民族の一人として、この状況は驚きでした。これを受けて、TATDigプロジェクトが生まれました」とアイラト・ザキルさんは話した。
“Бу сайт 80 процент эшли.ТАТДиг проектына миллион сум
акча керде, ә бу әле башы гына. Эзләү системаларының бурычы - тиз эшләү,
ышанычлы һәм уңайлы куллану. Гадиләштерелгән дизайн битләрне тиз ачарга ярдәм
итә һәм серверга йөкләнешне киметә”, - диде ул сайтның дизайны нигә гади дигән
сорауга җавап биреп.
「このサイトは80%稼働しています。TATDigプロジェクトには100万ルーブル単位の金が投入されましたが、これはまだ始まりに過ぎません。検索システムの課題は、速さと信頼性、そして利便性です。簡略化されたデザインは、ページをすぐ開くことを可能にし、サーバーの負荷を軽減します」と、彼はサイトのデザインがなぜシンプルかという質問に答えた。
Айрат Казаннан. 2009 елда ул АКШка күченеп киткән. Айрат
Казанны үзенең авылы дип саный, аның сүзләренчә, “ТАТДиг” эзләгеченең nigez.com
домены татар телен саклау һәм үстерү өчен нигез булып тора. Айрат төп эшендә 8
сәгать эшләсә, 2-3 сәгатен “ТАТДиг”ка багышлаган. Ике ел булачак система өчен
компонентлар сайлап алуга һәм бер ел проектны гамәлгә ашыруга киткән.
アイラトさんはカザン出身だ。2009年にアメリカに移住。アイラトさんはカザンを自分の村だと考えている。彼によると、TATDigのnigez.comというドメインは、タタール語の保護と振興のための基礎となっている(訳者注:nigezはタタール語で「基礎」の意味)。アイラトさんは本業で8時間働き、2-3時間をTATDigに使っている。システムのためのコンポーネント選択に2年、プロジェクトの実現に1年かかった。
“Проект алга таба да үсәчәк, моны мин гарантиялим. Юнәлеш
һәм методларны аудиториянең ихтыяҗларыннан чыгып сайлаячакбыз. Нинди тизлек
белән һәм нинди күләмдә эшлиячәгебез финанслау, кадрлар һәм техник мөмкинлекләр
нинди күләмдә булуына бәйле”, - диде Айрат Закир.
「プロジェクトは今後も大きくなります。私が保証します。方向性と方策は、利用者の需要に基づいて選びます。どれほどの速さで、どんな規模で取り組むかは、資金供給、パートナー、そして技術的な可能性がどれほどの規模になるかによります」
訳者:boltwatts
原文:
コメント
コメントを投稿