Татар, чуаш
һәм удмурт музыкантлары Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда концерт
оештыра
![]() |
| コンサートのポスター。上からウドムルト語、チュヴァシ語、タタール語 |
2019年2月7日付 Азатлык Радиосы
Халыкара
туган тел көне алдыннан Казанда Идел буе халыклары телләрендә классик джаз һәм
эксперименталь инди-фолк концерты оештырыла.
国際母語デーの前に、カザンで沿ヴォルガ諸民族の言語でクラシック・ジャズとエクスペリメンタル・インディー・フォークのコンサートが行われる。
19 февраль Казанның Заманча сәнгать галереясендә татар,
удмурт һәм чуаш телләрендә заманча музыка концерты уза. Концертта Juna татар
инди-фолк төркеме, удмуртларның Suomi этно-инди-поп музыкаль төркеме һәм
Чуашстаннан этно-джаз башкаручы Вера Кожеманова чыгыш ясый.
2月19日にカザンの現代芸術ギャラリーで、タタール語・ウドムルト語・チュヴァシ語の現代音楽のコンサートが行われる。コンサートではタタールのインディー・フォークのグループJuna、ウドムルトの民族インディー・ポップのグループSuomi、チュヴァシ共和国からは民族ジャズ歌手のヴェラ・コジェマノワさんが出演する。
Заманча музыка кичәсе 21 февраль – Халыкара туган тел
көненә багышлана.
現代音楽コンサートは、2月21日の国際母語デーを記念して行われる。
"Мондый концерт ясау идеясе белән башта удмуртлар
чыкты, аннары аларга чуашлар кушылды. Ә чараның концепциясе – безнеке.
Татарстанда булган заманча музыканы күрсәтергә теләк күптән бар иде, аерманы
да, уртаклыкларны да билгелисе килә", дип сөйләде Азатлыкка концертны
оештыручыларның берсе музыкант Рәдиф Кашапов.
「このようなコンサートを行う考えは、まずウドムルトの人たちから出ました。その後、彼らにチュヴァシ人らが賛同しました。イベントのコンセプトは、我々タタール人のものです。タタールスタンにある現代音楽を披露したいという気持ちは以前からありました。違いも、共通点も示したいと思います」と、コンサートの開催者の一人であるミュージシャンのラディフ・カシャポフ氏は述べた。
Концертка килүчеләр татар, чуаш, удмурт халыкларының
заманча җыр сәнгате белән таныша алачак. Чарада чыгыш ясаячак һәр башкаручының
халык музыкасының бүгенге ничек яңгырарга тиешлеге турында үз күзаллавы бар.
Халыкара туган тел көне алдыннан Казан халкы Идел буе халыклары телләрендә
классик джаз һәм эксперименталь инди-фолк белән таныша алачак.
コンサートでは、タタール・チュヴァシ・ウドムルト民族の現代音楽を聞くことができる。コンサート出演者らは皆、民族音楽が今日どうあるべきかについて自身の展望を持っている。国際母語デーの前にカザン市民は、沿ヴォルガ諸民族の言語のクラシック・ジャズとエクスペリメンタル・インディー・フォークを聞くことができる。
Концертны Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан
удмуртлары милли-мәдәни автономиясе, Татарстан чуаш милли-мәдәни автономиясе
каршындагы "Аталан" яшьләр хәрәкәте Заманча сәнгать галереясе
ярдәмендә оештыра.
コンサートは全世界タタール人青年フォーラム、タタールスタンに住むウドムルト人の民族文化自治、タタールスタンに住むチュヴァシ人の民族文化自治所属の青年団体「Аталан(アダラン)」が、現代芸術ギャラリーの後援で行う。
訳者:boltwatts

コメント
コメントを投稿