【タタール語ニュース】カザンで「民族帽タワー」建設へ

Казанда гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар




2019226日付 Татар-информ


Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең башка күзәтү мәйданчыкларыннан аермалы буларак, бу манара махсуслаштырылган нокта буларак төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

カザンに、先端が巨大なテュベテイ(タタールの民族帽)の形をした展望タワーができる。カザンの他の展望場とは異なり、このタワーは展望のためのスポットとして建設される。これについて今日、タタールスタン共和国内閣で行われたブリーフィングで、タタールスタン投資開発局のタリヤ・ミンヌッリナ局長が伝えた。


-Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә. Казанда бүгенге көндә бер генә күзәтү манарасы да юк. Күзәтү мәйданчыклары бар, әмма дөньяның башка күпчелек илләрендә кебек нәкъ менә күзәтү өчен махсус манара юк, - ди Талия Миңнуллина.

「このプロジェクトは『テュベテイ・タワー』という名前です。カザンには現在、一つの展望塔もありません。展望場はありますが、世界の他の多くの国のように、展望専用の塔はありません」とミンヌッリナ局長は述べた。


Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак.
-Проект бик кызыклы. Бу – гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы. Әлеге вакытта кулай урын эзлибез. Мөгаен, манара “Казан Арена” стадионы янында урнашыр, - диТалия Миңнуллина.

プロジェクトの目的は、外国や国内の観光客を呼び込むことだ。そのために、展望台以外に塔には売り場や店、レストランが入る。
「このプロジェクトはとても面白いです。これは、先端が巨大なテュベテイの形をした展望塔です。今は適した場所を探しています。おそらく、タワーはサッカースタジアム『カザン・アリーナ』の隣に建つでしょう」とミンヌッリナ局長は言う。


タワー上部の展望台


Аның сүзләренчә, проектның инвесторы бар инде.
- Әлеге инвесторның шундый ук манараларны Казахстанда һәм башка илләрдә ясаганы бар. Инвесторның эше дәүләт-хосусый партнерлыгы схемасы буенча ниятләнә. Кыенлык - кулай урын эзләп табуда. Монда Казан Кремле дә күренергә тиеш, шәһәрнең архитектура йөзе дә бозылмаска тиеш, - ди Талия Миңнуллина.

タリヤ氏によると、既にプロジェクトの出資者がいるという。
「その投資家は同様のタワーをカザフスタンや他の国で作っています。投資家の仕事はPPP(官民連携)方式に従って行われる見込みです。難しいのは、適した場所を見つけることです。そこはカザン・クレムリンも見えなければなりませんし、都市景観を損ねてもいけません」とミンヌッリナ局長は話す。


Казанда гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар
カザン中心部


“Инвестор үзе керткән инвестицияләр күләме якынча 300-350 млн сум тәшкил итәчәк. Без күзәтү манарасын “Казан Арена” стадионы янында урнаштырырга телибез. Безнең бу эшкә юнәлтелгән кишәрлекнең кадастр номеры да бар. Күзәтү мәйданчыгы әлегә 120 квадрат метр булыр дип планлаштырыла”, - диде Талия Миңнуллина.

「投資家自身の投資額はおよそ3-3.5億ルーブル(約5-6億円)になります。私たちはタワーを『カザン・アリーナ』スタジアムの隣に建てたいです。私たちはこのプロジェクト向けの土地台帳番号も持っています。広さは今のところ120㎡になると計画されています」とミンヌッリナ局長は述べた。


ミンヌッリナ局長


“Манараның биеклеге турында мин әйтә алмыйм. Эшләүчеләр пыяла идән тәкъдим итә, әмма авыру кешеләр дә бар бит. Алар өчен пыяла идән күңел ачу функциясен үтәүче түгел, ә куркыныч тудыручы әйбер булачак. Ә без әлеге манараның Россия туристлары өчен дә, чит ил туристлары өчен дә үзенә тартып торучы нокта булуын телибез”, - дип йомгаклады Талия Миңнуллина.

「塔の高さについては言うことができません。計画者らはガラスの床を薦めていますが、病気の人もいます。彼らにとってガラスの床は楽しむためのものではなく、恐怖を与えるものになります。私たちはそのタワーが、国内外の旅行者をひきつけるスポットになってほしいと思っています」とミンヌッリナ局長はまとめた。


訳者:boltwatts
原文:

コメント