【タタール語ニュース】タタール語オリンピック参加の東大生「タタール語は年寄りの言葉じゃない」

Икуме Һиде: "Татар теле – әби-бабайлар теле генә түгел"


Икуми Һиде


2019215日付 Азатлык Радиосы


Быел татар теленнән Халыкара олимпиадага Казаннан Япониядән 23 яшьлек Икуме Һиде киләчәк. Азатлык аның белән татар теле белән кызыксынуы, ничек өйрәнүе, киләчәктә татар телендә ниләр эшләргә теләгәне турында сөйләште. Урыс телен белмәгән чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү авыррак, ди ул.

今年の国際タタール語・文学オリンピックに日本から23歳の秀さんが参加する。タタール語への興味や勉強法、将来タタール語で何をしたいかについて我々は彼にインタビューした。ロシア語を知らない外国人にとってタタール語の学習はより難しいと彼は言う。


Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде, анда күбесенчә япон яшьләре йөргәне билгеле.

近年、日本でタタール語への関心が広がりを見せている。何十人もの若者がタタール語を学び、カザンで開かれるオリンピックに参加し、日本の大学でタタール人やタタールスタンに関するイベントが行われている。東京ではタタール語講座も行われており、受講者の多くは日本人の若者である。


Азатлык татар теленә гашыйк булган чит ил яшьләре белән даими таныштырып килә. Татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама, шулай ук татар теле белән кызыксынган Масая Сешимо, Чихиро Тагучи, Казуки Аояма безнең укучыларга яхшы таныш. Быел да татар теленнән Халыкара олимпиадада ике япон кешесе катнашачак: берсе хәзерге вакытта Лондонда укыган Чихиро Тагучи булса, икенчесе – Токио университеты аспиранты Икуме Һиде.

我々は常に、タタール語が好きになった外国の若者たちを紹介してきている。国際タタール語オリンピックでグランプリを受賞した菱山さんや櫻間さん、タタール語に興味を持った瀬下さん田口さん青山さんは、我々の読者の間でもよく知られている。今年も国際タタール語オリンピックに2人の日本人が参加する。一人目は今ロンドンで学んでいる田口さん、二人目は東京大学大学院生の秀さんだ。


Икуме белән аның татар теле белән кызыксынып китүе, телне ни рәвешле өйрәнүе һәм башка темаларга әңгәмә кордык. Икумега 23 яшь, ул экология юнәлешендә аспирантурада укый.

我々は秀さんに、彼のタタール語への興味や勉強法などについてインタビューを行った。秀さんは23歳で、大学院で生態学を学んでいる。


— Икуме, иң кызыктырган соравыбыз шул: син татар телен кайчан һәм ни өчен өйрәнә башладың? Токиода кулланылмаган, аз кеше белгән тел сине кайсы ягы белән кызыктырды?

記者:秀さん、私たちが最も聞きたい質問ですが、あなたはタタール語をいつ、どうして学び始めたのですか?東京で使われていない、ほとんどの人が知らない言語のどのようなところがあなたにとって面白いのですか?


— 2016 елда минем берничә дустым Казанда булды, алар информатикадан Халыкара олимпиадада катнашты. Мин Татарстан турында, татарлар турында алардан белдем, миңа кызык булды. Шуннан соң 2017 елда татар теленнән дә Халыкара олимпиада оештырылганын белдем, Твиттерда анда Мидзукиның җиңүен күреп алдым.

秀さん:2016年に数人の友人がカザンに行きました。彼らは国際情報オリンピックに参加しました。私はタタールスタンやタタール人について彼らから聞いて知りましたが、これは私にとって面白かったです。その後、2017年に国際タタール語オリンピックが開かれたのを知りました。ツイッターで櫻間さんが優勝したのを知りました。


Шуннан соң ничектер үземнең дә татар телен өйрәнәсе, олимпиадада катнашасым килде. Онлайн тур өчен мин нибары өч атна гына әзерләнә алдым, ул миңа шактый авыр булып тоелды. Ләкин процессы да бик ошады, кызыктырды.

その後、どうしてか自分もタタール語を学び、オリンピックに参加したくなりました。ネット試験の勉強は3週間しかできず、とても難しいと感じましたが、勉強は楽しかったです。


— Телне син ничек өйрәнәсең соң? Кемдер өйрәтәме, үзең интернеттан укыйсыңмы?

記者:どうやって勉強していますか?誰かが教えていますか、それとも自分でネットで勉強していますか?


— Күбесенчә татар телен интернет ярдәмендә өйрәнәм. Миңа "Ана Теле" онлайн мәктәбе нык ярдәм итә, телнең нигезен шуннан өйрәндем. Хәзер күбрәк грамматика өйрәнәм, көн саен яңа сүзләр ятларга тырышам.

秀さん:タタール語は大体ネットで学んでいます。オンラインスクールАна Теле(アナ・テレ「母語」)がとても役に立っていて、基礎はそこで学びました。今は文法を主に学んでいて、毎日新しい単語を覚えるようにしています。


Азатлыкта хоккейчы Эмиль Гарипов белән чыккан әңгәмәне япончага тәрҗемә иткән идем

タタール人ホッケー選手についての記事を日本語に訳した


Татарстан, татар яңалыкларын мин татарчадан япончага тәрҗемә дә итәм, телне өйрәнүдә бу бик ярдәм итә. Мәсәлән, Азатлыкта хоккейчы Эмиль Гарипов белән чыккан әңгәмәне япончага тәрҗемә иткән идем. Яңалыкларны укыганда, тәрҗемә иткәндә авыррак сораулар булса, мин Юто Һишиямадан сорыйм. Аерым дәресләргә йөрмәсәм дә, ул минем өчен чын укытучы.

タタールスタンやタタールについてのニュースを私はタタール語から日本語に翻訳しています。これはタタール語の勉強にとても役立っています。例えば、ホッケー選手エミル・ガリポフさんのインタビュー記事を訳したことがあります。ニュースを読むときや訳すときに難しいことがあると、私は菱山さんに聞きます。私はタタール語の授業に通ってはいませんが、彼は私にとって本当の先生です。


— Токиода татар теле дәресләре уза иде, аларга йөргәнең булмадымы?

記者:東京でタタール語講座が行われていましたが、そこには通わなかったのですか?


— Әйе, дәресләр булды, алар турында ишеткәнем бар. Ләкин анда катнашканым булмады шул. Телне үзлектән генә өйрәнәм.

秀さん:はい、講座はありましたし、それについて聞いたこともあります。ですが、受講したことはありません。タタール語は独学で学んでいます。


 


— Татар телен өйрәнү синең өчен авырмы? Нинди мәсьәләләр авыр булып тоела?

記者:タタール語の勉強は難しいですか?どんなところが難しいと感じますか?


— Минемчә, татар теле әллә ни авыр түгел. Грамматикасы ягыннан ул япон теленә бик охшаш. Авырлыклар арасында татар телен өйрәнү өчен японча яки инглизчә китапларның юк дәрәҗәсендә булуын әйтер идем.

秀さん:タタール語はそれほど難しくないと思います。文法は日本語ととても似ています。難しい点としては、タタール語を学ぶのに日本語または英語で書かれた教材がほとんどないことが挙げられます。


Татарча-инглизчә сүзлекләр юк, бу зур проблем тудыра

タタール語・英語辞書がないことが大きな問題


Урыс телен белгән кешеләргә, әлбәттә, татар телен, аның грамматикасын өйрәнү күпкә җиңелрәк. Татарча-инглизчә сүзлекләр дә юк, анысы зур проблем тудыра. Миңа берәр сүзнең мәгънәсен белер өчен башта татарча-урысча сүзлек кулланырга туры килә, аннары гына урыс сүзен Google тәрҗемәсе аша япончага тәрҗемә итәм. Сүзләр тәрҗемәсе белән әле эш итеп була, ә менә "миңа 23 яшь", "яңа ел белән" кебек гыйбарәләрне тәрҗемә итү авыррак.

ロシア語ができる人にはもちろん、タタール語やその文法を学ぶのはずっと簡単でしょう。(しかしロシア語ができない人にとって)タタール語・英語辞書さえないのは大きな問題です。私は単語の意味を知るためにまずタタール語・ロシア語辞書を使い、次にロシア語の単語をグーグル翻訳で日本語にしなければなりません。単語はまだいいのですが、миңа 23 яшь「私は23歳です(直訳:私に23歳)」やяңа ел белән「あけましておめでとう(直訳:新年でもって)」のような表現を訳すのはより難しいです。


— Татар теле, мәдәнияте турында синдә инде ниндидер күзаллау бар. Чит ил кешесе буларак, сиңа татарларда нәрсәләр ошый, кызыктыра?

記者:タタール語やタタール文化についてあなたにはすでに何か考えがあると思います。外国人として、タタール人のどういうものが好きで興味深いですか?


— Татар җырлары бик ошый! Аеруча халык җырларын тыңларга яратам, Алсу, Ак Бүре, Казан Егетләре җырларын тыңлыйм. Бәхәссез, Илһам Шакиров башкаруында халык җырлары бик матур.

秀さん:タタール語の歌が好きです!特に民謡を聞くのが好きです。アルスー、アク・ブレ、カザン・イェゲトラレといったアーティストの歌を聞きます。言うまでもなく、イルハム・シャキロフの歌う民謡もとても美しいです。


Татар әдәбиятын ошатам, татар шигырьләрендә рифмалар бик матур. Тукайның "Шүрәле" шигыре миңа ошый, ләкин кайбер авыр сүзләр, гыйбарәләрне аңлап бетермим. Шуңа укыйсы килгән, ләкин әлегә авыррак булган әсәрләр күп. Киләчәктә, телем шомаргач, "Итил суы ака торур" әсәрен, Ак бүре турында әкиятне укырга телим.

タタール文学が好きです。タタールの詩の韻がとても美しいです。トゥカイの「シュラレ」が気に入っていますが、いくつかの難しい単語や表現はよくわかりません。ですから、読みたいけれどまだ難しい作品がたくさんあります。将来もっと上手になったら、Итил суы ака торур(ヴォルガの水は流れ続ける)という作品や、白いオオカミの物語などを読みたいです。


— Быел син олимпиадага килергә җыенасың. Бу сәфәрдән, Татарстаннан, Казаннан нәрсәләр көтәсең, анда ниләр эшләргә җыенасың?

記者:今年あなたはオリンピックに参加しようとしています。この旅で、あなたはタタールスタンやカザンから何を期待し、そこで何をしようとしていますか?


— Казанда татар ризыкларын авыз итәсем килә. Өчпочмаклар, кыстыбыйлар турында күп ишеттем, ләкин Япониядә аларны ашап булмый.

秀さん:カザンではタタール料理を食べてみたいです。オシポシマクやクストゥブィについてよく聞きましたが、日本では食べられません。


Олимпиадага килгәндә, анда катнашачак кешеләр белән дуслашырга телим. Безне барыбызны да, яшәү урынына карамастан, бер нәрсә берләштерә: без татарча сөйләшәбез. Вакытым булса, "Ак барс" такымы сувенирларын да алырга теләр идем, хоккей белән кызыксынам бит.

オリンピックでは、参加者と交流したいです。参加者は住んでいるところが違っても、一つのことが共通しています。皆タタール語を話すということです。時間があれば、(地元のホッケーチーム)アクバルスのグッズを買いたいです。ホッケーが好きなので。


— Алга таба планнарың нинди? Татарча өйрәнүне дәвам итәрсеңме, татар телен үстерү эшендә катнашырга теләгең бармы?

記者:この先どのようなプランを立てていますか?タタール語の勉強を続けますか?タタール語の発展に寄与したいという気持ちはありますか?


Татар телен тирәнрәк өйрәнгәч, татарча берәр әсәр дә язар идем

タタール語を深く学んだら、タタール語で作品を執筆したい


— Әлбәттә, алга таба татар телен өйрәнергә дә, кулланырга да теләгем зур. Вконтактеда дуслар белән татарча аралашуымны дәвам итәрмен. Бәлки Youtube-ка татарча видеолар ясау, Telegram-га татар стикерларын ясау белән шөгыльләнермен. Татар телен тирәнрәк өйрәнгәч, иҗат итәсем дә килә, татарча берәр әсәр дә язар идем.

秀さん:もちろん、これからもタタール語を勉強し、使っていきたいという気持ちは強いです。(ロシアの大手SNSVKで友達とタタール語でやり取りを続けます。多分、YouTubeにタタール語のビデオを投稿したり、Telegram向けにタタール語のステッカーを制作したりするかもしれません。タタール語を深く学んだら、創作がしたいです。タタール語で何か作品を執筆したいとも思っています。


Шунысы мөһим: татар теле ул карт буын, әби-бабайлар теле генә түгел бит. Интернетта татарча кызыклы контент шактый күп, мәсәлән татарча мемнар бар, бу да яшьләр мәдәнияте чагылышы бит. Шул юнәлештә татар теле алга таба да кулланырга, үземнән дә өлешемне кертергә телим.

重要なのは、タタール語は高齢世代の、おじいさんおばあさんの言葉というだけではないということです。ネットにはタタール語の面白いコンテンツがかなり多く、例えばタタール語のミームもあります。これは若者文化の反映です。その方向でタタール語をこれからも使い、自分からも貢献したいと思います。


Белешмә
Икуме Һиде 1995 елның 18 февралендә Япониянең Сайтама префектурасында туган. Хәзерге вакытта Токио университетында экология юнәлешендә аспирантурада укый. Информатика белән кызыксына, 2012 елда информатикадан Халыкара олимпиадада катнашкан. Програмлау өлкәсендә төрле ярышларда катнаша. Хоккей уены белән кызыксына.

補足
秀さんは1995218日、埼玉県生まれ。現在、東京大学大学院でエコロジーの分野を学んでいる。情報学に関心があり、2012年に国際情報オリンピックに参加。プログラム分野で多くのコンテストに参加。ホッケーに関心がある。


訳者:boltwatts

コメント