【タタール語ニュース】ザギトワ選手の活躍、タタールスタン指導部へ刺激に

Алинә Заһитова Татарстан җитәкчеләрен илһамландырган


「алина загитова」の画像検索結果





2019215日付 Шәһри Казан


Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары җиңүчесе Алинә Заһитованың уңышлары татар халкын спортка җәлеп итеп кенә калмады, җирле җитәкчеләрне дә республикада яңа спорт объектлары төзергә илһамландырды.

フィギュアスケートの五輪金メダリスト、アリーナ・ザキトワ選手の活躍は、タタール人をスポーツに引き寄せるだけでなく、タタールスタンの指導者らが現地で新しいスポーツ施設を建設するきっかけともなった。


Якын киләчәктә Казанда 700 миллион сумга яңа боз сарае торгызмакчылар. Хәзерге вакытта спорт объектына урын эзлиләр.

近い将来、カザンに70億ルーブル(約117億円)で新しい屋内アリーナの建設が見込まれており、現在は用地探しが行われている。


Алинә Заһитова, Евгения Тарасова, Камилә Вәлиева – бу кызларның спорт карьерасы нәкъ менә Татарстанда башланды, ләкин йолдыз булып алар Мәскәүдә «кабынды». Сәләтле яшьләрне читкә җибәрмичә, үзебездә тәрбияләү максатыннан, Татарстан спорт министры Владимир Леоновка Олимпия чемпионнарын әзерли торган яңа боз сараен төзергә кушканнар. Яңа үзәкне легендар тренер Нина Мозер җитәкләячәк.

アリーナ・ザギトワ、エフゲーニヤ・タラソワ、カミラ・ワリエワといったフィギュアスケート選手たちのキャリアはタタールスタンで始まったが、スターとしてはモスクワで輝き始めた。才能ある若者を外に出さず、自分たちのところで育成する目的で、タタールスタン共和国スポーツ省のウラジーミル・レオノフ大臣に、五輪チャンピオンを育成する新しい屋内アリーナの建設が要請された。センター長は、伝説的なコーチであるニーナ・モーゼル氏が務める。


Башта боз сараен Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе яки «Казан-Арена» стадионы янәшәсендә төземәкче булганнар. Соңыннан спорт объекты Идел буе районында булырга тиеш дигән карарга килгәннәр.

当初は屋内アリーナをカザン国立獣医学アカデミーか、サッカースタジアム「カザン・アリーナ」の隣に建設することが検討されたが、後に(カザンの)沿ヴォルガ地区に建設されることが決定した。


– Безнең барысы да әзер инде, төзелеш өчен урынны гына билгелисе калды. Бинаны Татарстан үз көче белән генә төзи алмаячак, монда федераль проект кирәк. Ләкин берничә елдан без хыялыбызга ирешербез, чөнки бу бик зур өметләр баглый торган объект, – диде боз сарае турында Владимир Леонов.

「私たちは全て準備できています。あとは建設用地を決定するだけです。建物はタタールスタン独力だけでは建設できません。連邦のプロジェクトが必要です。しかし、我々は数年後に夢に到達するでしょう。なぜならこれはとても大きな望みがかかった施設だからです」と、屋内アリーナについてウラジーミル・レオノフ大臣は述べた。


Фигуралы шуудан тыш, боз сараенда шорт-трек спорт төре өчен юл булдырачаклар. Шорт-трек шулай ук Олимпия уеннары исемлегенә кергән.

フィギュアのスケートリンク以外に、屋内アリーナにはショートトラックのためのコースも作られる。ショートトラックもオリンピック競技の種目に入っている。


訳者:boltwatts

コメント

  1. Миниханов Шаймиевларга татарлар кирәкми...

    返信削除

コメントを投稿