Сахалин
татары Зәкия Вәлитова бер халыкка да үз Ватаны Татарстан күк ярдәм итми, дип
саный

2019年2月8日付 Татар-информ
Милләттәшебез
республикадан күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.
サハリン在住の同胞が、タタールスタンの行った支援について語った。
Сахалин өлкәсе Көньяк-Сахалинск шәһәренең “Туган тел”
татар уку-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова бер халыкка да үз Ватаны
Татарстан кебек ярдәм итми, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы
хәбәрчесенә әйтте.
サハリン州の(州都)ユジノサハリンスクにあるタタール学習文化センターТуган тел(トゥガン・テル:「母語」)のセンター長ザキヤ・ヴァリトワさんは、タタールスタンが行うほどの支援はどの民族も受けていないと考えている。これについて彼女がТатар-информの記者に話した。
“Хөкүмәткә татар, чуваш, мордвалар да кирәк түгел. Әле дә
ярый, Татарстаннан гел ярдәм булгач, без сакланып кала алдык. Бер халыкка да үз
Ватаны Татарстан безгә караган кебек карамый. Татарстаннан артистларын да,
башкаларын да җибәреп торалар. Мәгариф министрлыгы китаплар юллый, һәр китапны
без кадерләп тотабыз”, - диде Зәкия Вәлитова.
「(ロシア)政府にはタタール人もチュヴァシ人もモルドヴィン人も必要ありません。ですが、タタールスタンが常に支援してくれているおかげで、私たちは生き残れました。タタールスタンが私たちに行うほどの支援はどの民族も受けていません。タタールスタンはアーティストなどを派遣してくれています。教育省は本を送ってくれます。全ての本を私たちは大切にとっています」とザキヤさんは言う。
Әңгәмәдәш Татарстаннан читтәге татарларга яшәү читен булуын да әйтте.
“Сахалинда татар хәрәкәте лидеры буларак, миңа төртеп күрсәткәннәрен сизгәч, инде гадирәк
кешеләргә ничек авыр икәнен күз алдына китереп буладыр. Мин гел “Мин татар,
Ватаным Татарстан булу белән горурланам” дип җавап бирәм. Без спортчылар,
җырчылар, яшьләр уңышларын – барысын да күзәтеп барабыз, алар өчен тавыш
бирәбез”, - диде.
ザキヤさんは、タタールスタンの外のタタール人にとって、(民族の言語や文化を守って)生きていくのは難しいと語った。「サハリンのタタール運動のリーダーとして、彼らが私を指差したことを感じるに、普通の人たちにとって(それが)どれほど困難であるかは想像できるでしょう。私はいつも、『私はタタール人で、祖国がタタールスタンであることを誇りに思います』と答えます。私たちは(タタールの)スポーツ選手や歌手、若者たちの成功、すべてを見ています。彼らに声援を送っています」
“Мин Сахалинга 1982 елда тел, традиция, гореф-гадәтләрне,
догаларны белеп килдем. Без ислам динендә тәрбияләнгән. Мин монда килгәч,
татарлар шаккатты, чөнки алар балалары белән рус телендә сөйләшә иде. Мине бик
якын иттеләр. Үз балаларына “Кара, әнә ул татар телен, татар җырларын белә”
диделәр. Алар өчен концертлар оештырдык, бу күңелләренә рухи байлык булды”, –
диде.
「私はサハリンに1982年、(タタール人の)伝統や習慣、礼拝などを知っている状態で来ました。私たちはイスラム教の教えの中で育てられました。私がここに来ると、(ここの)タタール人たちは驚きました。なぜなら、彼らは自分の子供たちとロシア語で話していたからです。(彼らは)私と仲良くしてくれました。彼らは自分の子供たちに、『ほら、この人はタタール語やタタールの歌を知っているんだよ』と言いました。私たちは彼らのためにコンサートを行いました。これは彼らの心にとって精神的な財産となりました」と、ザキヤさんは話した。
“Мин үземне Сахалинда татар теле, мәдәниятен саклап
калуга өлеш керттем дип саныйм. “Туган тел” оешмасы 2006 елда Сахалин тарихында
беренче Сабан туен үткәрде. Ел саен балалар Сабан туе оештырабыз. Якшәмбе
мәктәбе, җырчы балалар бар. Ел да татар кухнясы фестивале уза. “Татарстан”
футбол командасы бар. Шәһәр һәм өлкә чараларында Татарстан флагы белән
катнашырга тырышабыз”, - ди милләттәшебез.
「私は自分がサハリンでタタール語やタタール文化の保護に尽力したと思っています。(私たちの団体)Туган
телは、2006年にサハリン史上初めて(タタールのお祭り)サバントゥイを開催しました。(それから)毎年、子供たちのサバントゥイを行っています。日曜学校もあり、歌を歌う子供たちもいます。毎年、タタール料理の祭りがおこなわれます。サッカーチーム『タタールスタン』もあります。街や田舎のイベントに、タタールスタンの旗を持って参加することに努めています」と、ザキヤさんは語った。
Зәкия Вәлитова 6 мартта “Кем мин, татар булмагач?!”
лозунгы астында чара узачагын әйтте. “Бу бездә татар мәдәняитен саклап калуда
яңа этап булыр дип ышанабыз”, - дип белдерде.
ザキヤ・ヴァリトワさんは、3月6日に「Кем
мин, татар булмагач?!(私は誰?タタール人でないのなら)」というスローガンのもとイベントが行われるとし、「これは、ここでタタール文化を守るための新たなステップになると信じています」と述べた。
訳者:boltwatts
原文:
コメント
コメントを投稿